XXI гасыр әдәбиятының киләчәге якты. Бүгенге көндә әдәби жанрларыбыз 90 нчы елларда ук башланган яңа шартларга, яңа сыйфат баскычына күчеш чорын үтеп, тәмамлап килә. Кызык кына проза туып ята, аның үзәгенә сыгылмалы, йөгерек тел, яңа образлар һәм мавыктыргыч интрига чыга, поэзиядә ике тенденция ачыкланып җитте – затлы, интуитив «Дәрдемәнд традициясе»ннән һәм халыкчан, демократик «Тукай мәктәбе»ннән килә торган поэтик юнәлешләр формалашты. Балалар әдәбиятында яңа исемнәр күп, алар баланың психологиясенә, көндәлек мәшәкатьләренә, хыялларына ныграк үтеп керә башладылар, ниһаять, бала белән баланың үз телендә сөйләшергә керештеләр. Драматургия гомумкешелек проблемаларына якынайды, публицистика декларациядән фәнни анализга күчте.
Мондый әдәбиятның киләчәге бар. Киләчәк кайчан башлана – анысын инде һәр язучы үзе хәл итә.
– Рәхмәт, Галимҗан абый! Татарстан Язучылар берлегенең юбилее котлы булсын! Эшләренең нәтиҗәле, сүзләренең төпле һәм үтемле булуын телим!
2005
«ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕН ӨМЕТЛЕ КҮРӘМ»
1 февраль көнне күренекле язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, әдәбият мәйданына килгән күп кенә каләм ияләренең остазы Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановка 60 яшь тулды.
Минемчә, иҗатта Галимҗан абый күбрәк прозаик, аның төп көче шунда, шулай ук ул бик яхшы балалар шагыйре дә, лирик шигырьләре дә үзәккә үтә торган. Кыскасы, ул – киңкырлы шәхес.
Бу әңгәмә каләм әһеленең тормыш юлын, иҗатын яктырту, аның үткән юлына күз ташлау һәм язучының бүгенге күңел халәте турында булыр.
– Галимҗан абый, Сез – төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә эшләүче сирәк каләм иясе. Проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть… Халык авыз иҗаты әсәрләрен, бигрәк тә татар мифларын җыеп, китап итеп чыгаруыгызны беләбез. «Тукайның мең сере» дигән фәнни-популяр, биографик хезмәт яздыгыз… Мондый киң колач, сулыш иркенлеге каян килә?
– Кызыксынучанлыктан дип уйлыйм. Ә бәлки, язмыштандыр. Минем язмышка шулай язылган булгандыр. Әдәби, иҗади гомеремне шигырь белән башладым, фәндә тормышка җитди күз белән карарга, фикер тупларга өйрәндем, әдәби тәнкыйтьче булып Язучылар берлегенә алындым, балалар өчен язган әсәрләремдә самимилегемне, ихласлыгымны саклап кала алдым, җырларымда күңел тынычлыгы таптым, сәхнә әсәрләрендә чыныктым, мифологиядә рухи көч тупладым, Бабичны, Тукайны өйрәнеп, шәхеслекнең чын хак-бәясен аңладым, ниһаять, прозада мин үземне таптым. Бүген мин – күбрәк чәчмә әдәбиятта. Өстәлемдә ике роман, повестьлар, хикәяләр ята. Новеллалар, нәсерләр, парчалар җыентыгы төзеп бетереп киләм. Шундый кыска жанрлар да татар укучысы күңеленә бик матур кереп урнаша.
Чынлап та, миңа берьюлы төрле жанрда эшләү кызык икән. Кайчакта күңел шуны таләп итә, үзем дә аңлап бетерә алмыйм, кайчакта берсеннән тәмам арып-алҗып, махсус бүтән жанрга утырам, ял итү өчен төрләндерәм, аннары кайсы жанр өлгергәнрәк – шунысына ияреп киткән чаклар да була… Еш кына берьюлы берничә жанрда эшлим – бу хәл яшәешемнән үк килә. Мин һәрвакыт берничә эштә эшләдем. Гаиләмне карау өчен, тормышымны алып бару өчен шулай тырышырга туры килде.
– Сез – татар әдәбиятына бер төркем яшь каләм ияләрен тәрбияләгән остаз да. Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының йөзе булган «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен яңадан сафка бастырып йөргән еллар хәтергә мәңге онытылмаслык булып сеңеп калды… Барысына да вакыт тапкансыз бит, язарга да, безнең белән эшләргә дә… Ничек булдыра алдыгыз?.. Уйлап карасаң, Сез эшләмәсәгез, башка берәү дә башкарып чыга алмас иде, ә татар әдәбияты, киләчәк югарылыгыннан караганда, күпме иҗат потенциалын югалтыр иде.
– Син миңа бик авыр сораулар бирәсең, Ленар. Әлбәттә, соравыңа җиңел генә дә җавап биреп булыр иде. Әйтик, сез, талантлы яшьләр, үзегез күтәрелдегез, мин сезнең янда җайлы гына туры килдем дип… Ләкин мәсьәлә катлаулырак. 1990 еллар ахырында – 2000 еллар башында миңа «Мәгърифәт», «Сабантуй» газеталарында бик күп әдәби конкурслар, иҗади бәйгеләр алып барырга туры килде. Саный китсәң, егермегә җыела… Шул бәйгеләр вакытында ук тойган идем: ниндидер яңа әдәби буын килә. Яңа дулкын, яңа сулыш… Бер-ике генә кеше дә түгел, егерме-утызлап бала әдәби иҗатта яна, күңелләрен зур әдәбиятка багышламакчы була… Ленар, мин синең үзеңне дә Минзәлә педагогия көллиятеннән таптым ласа… Бу конкурсантларның күбесен татар филологиясенә, татар журналистикасына көйләргә тырыштым. Һәм, берничә ел узуга, мин аларның күбесе белән Казан дәүләт университетында очраштым да. Күңелдә шундый теләк туды: бу яшьләрне үз агымнарына гына җибәрмәскә иде, аларга юнәлеш бирергә, бер буынга оештырырга иде! Өстәвенә Татарстан Язучылар берлегендә эшлим, бу эшем дә турыдан-туры яшь иҗатчылар тәрбияләүгә корылган иде. Менә шулай мин татар факультеты деканы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев кабинетында пәйда булдым. Ул эшнең нидә икәнен шундук аңлап алды, бүлмә бирде, шартлар тудырды, һәм без яңартылган «Әллүки»нең беренче утырышына җыелдык. Исеңдәдер, бертавыштан Ленар Шәех дигән егетне староста итеп билгеләдек. Бераздан татар студентлары өчен «Тәрәзә» дигән газета да чыга башлады… Мин күбрәк рухи җитәкче булдым, студентлар барысын да үзләре эшләде, чараларны да үзләре оештырды. Без бервакытта да шигырь болай язылмый, ә менә болай языла дип утырмадык, без бик күп сөйләштек, хәтта бәхәсләштек, дөнья, яшәеш, әдәбият, милләт, шәхеслек хакында күп фикер алыштык…
Читать дальше