Ятьмәләрен карап бетергәч, Гыйльми каршыдагы ярга чыкты да көймәдәге балыкларны капчыкка тутыра башлады. Алдан сөйләшеп куелгандыр, шул арада аның янына «Жигули» автомобиле килеп туктады. Аннан малайларга таныш түгел егет, чыгып, Гыйльми янына килде.
– Рәт бармы, абзыкай? – дип сорады.
– Бар, – дип, канәгатьлеген яшерә алмыйча җавап кайтарды Гыйльми.
Алар куркып сөйләшмиләр, шикләнмиләр, биредә үзләрен хуҗа кебек тоталар иде. Үзләренең бакчаларында иркенләп бәрәңге алалармыни?!
– Юлга кайчан кузгаласың? – дип сорады Гыйльми егеттән.
– Бүген үк.
– Нигә иртән түгел?
– Таң белән урында булырга кирәк, эш чыгып тора, – дип җавап кайтарды егет.
– Аңарчы ничек сатып бетермәкче буласың?
– Сатып тормыйм, магазинга сдавать итәм.
– Арзан китмәсме?
– Китми. Сөйләшенгән. Бераз гына кайтыш түлиләр. Ваклап сатканга караганда уңайлырак, – дип тынычландырды егет Гыйльмине.
– Үлчәп тормыйм. Мине алдамассың бит инде? – диде Гыйльми, егеткә карап.
– Шту син, Гыйльми абзыкай! Миңа да ышанмасаң! Изгелеккә явызлык эшлиләрмени?
– Дөрес аңлыйсың икән, – диде Гыйльми, егет сүзеннән канәгать калып.
Тулыр-тулмас ике капчык балык машинаның багажнигына кереп урнашкач, егет Гыйльмигә карап әйтте:
– Иртәгә өеңдә булырга тырыш, кайтышлый ук кагылырмын, – диде.
«Ярар» дигән мәгънә аңлатып, Гыйльми баш селекте.
«Жигули» Чаллы ягына юл алды.
Машина киткәч, Гыйльми көймә төбендә калган балыкларны челтәр капчыкка салды да суга батырды. Капчыкка беркетелгән бау очын яр читендәге талга бәйләде. Көймәсен камышлар арасына кертеп яшергәч, кайту ягына кузгалды.
Малайларда балык тоту кайгысы калмады. Аларга әзере дә бар иде инде. Яшеренгән урыннан шыпан-шыпан гына чыгып, Гыйльми балык калдырган төбәккә килделәр. Челтәр капчыкны күтәрделәр. Андагы балыклар малайларның үзләре белән алып килгән киндер букчаларны шыплап тутырырга җитте…
Хилаф эшкә кул тыксаң, тынычлык югала шул. Курку биләп алды малайларны. Гыйльми арттан килеп тотмагае дигәндәй, йөгерә-атлый сыпырдылар гына. Кайткач, балыкны кулга ничек төшерүләре хакында берәүгә дә сөйләмәскә ант итештеләр. Өйдәгеләр ишетсә, бигрәк яман. «Урланган балык бу, бар, илтеп куегыз», – дип куып чыгарачаклар.
Ахыры ничек килеп чыгасын белмәсәләр дә, малайлар шат иде. Чөнки алар Гыйльмидән үч алдылар…
Илгиз белән Ирек план кора
Үз гамәлләре турында авыз ачмаса да, Илгиз Гыйльминең сату өчен ике капчык балык җибәрүен әйтми кала алмады. Әтисенә сөйләде.
– Кем алып китте? – дип кызыксынды ата.
– Кешесен танып булмады. Мин күргән бәндә түгел. Кызыл «Жигули»га утырып килде. Үлән арасыннан машинаның номеры да рәтләп күренмәде. Алдагы ике саны гына күзгә чалынды, егерме ике иде, – дип, белгән чаклысын җиткерде малай.
– Гыйльминең бертуган сеңлесенең малае инде ул, алайса. Районда яши. Абыйлы-энеле акча сугалар булып чыга. Койрыкларына басарга иде комсызларның! – диде Әхтәм, җирсенә төшеп.
– Милициягә әйтергә кирәк, – диде Илгиз кырт кына.
– Анда әйтүдә хикмәт юк. Гыйльми балык белән аларны да туендыра шул, улым. Ревкомиссия кешеләрен алып барып, сезнең шикелле күзәтеп торганда гына инде. Алар урында ук акт төзеп, эшне судка җибәрергә мөмкиннәр. Һичьюгы, штраф чәпеттерерләр.
– Шөлләтсеннәр иде, ичмасам, – дип, Илгиз әтисе әйткәннәрне хуплады.
Милиция белән дә җиңә алмагач, нинди кеше соң ул Гыйльми? Аны ничек акылга утыртырга? Илгиз белән Ирек әнә шул хакта баш вата башладылар. Уйлаштылар-уйлаштылар да, үзләренчә хәтәр акыллы фикергә килгәндәй булып, Нәсим янына киңәш-табыш итәргә киттеләр.
Нәсим алардан олы. Егет булып өлгереп килә. Малайлар арасында, кырыныштыра да икән, дигән сүзләр йөри. Авылда иң калын тавышлы малай ул. Ни җитте ирләрнекеннән дә гайрәтле аның авазы. Шуңа күрә аны авылда «Левитан» дип атап йөртәләр. Илгиз белән Иреккә менә шушы Левитанның кирәге чыкты. Аларны тыңлап, йомышны үтәве генә кирәк…
Алар Нәсимне өйдә очрата алмадылар.
– Нәсим ферма каралтылары ремонтлаучы ирләргә булыша, – диде әнисе.
Малайлар шунда киттеләр. Биш-алты ир арасында яшьләрдән Нәсим берүзе генә иде. Ял итеп утырган чакларына туры килделәр. Ферма каравылчысы Акмал бабай ниндидер мәзәк сөйли. Аны тыңлаучылар рәхәтләнеп көлеп утыралар иде.
– …Шулай, җәмәгать, теге замандагы Донбасс шахталарында күмер ватып, илне шаулаткан шахтёр татар егете булган. Фамилиясен генә бутап язганнар. Стаханов түгел, Остаханов булган ул. Ханнар нәселеннән, – дип, үз ачышыннан канәгать булып, башта үзе кеткелди иде Акмал бабай. Аның «борчак ярырга» хирыслыгын бөтен авыл белә. Шуңа күрә аның сөйләгәннәрен бүлдерми генә, елмая-көлә тыңлыйлар. Бәхәсләшеп кәефен төшермиләр. Һәр авылда шундыйрак сәер кеше була бит инде. Акмал бабай нәкъ шундыйлар рәтенә кертеп йөртелә. Мәләкәс авылының «Щукарь карты». М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» китабын барысы да укымасалар да, киносын карамаган кеше калмады. Шуннан соң Акмал картка Щукарь атамасы куштылар…
Читать дальше