Быел Ирекне тинтерәтмәсләр инде. Бөтен авыл белә аны, халык таный. Үз кеше дияргә дә ярый. Аның кайтуы малайлар өчен дә файдалы: уйнарга бер иптәш арта. Аннары икенче ягы да бар: малайлар Ирекне татарча сөйләшергә өйрәтәләр, ә ул урыс сүзләрен ятлаттыра.
Ирек – шәһәр малае. Шунда туган. Сафураның бертуган сеңлесенең улы. Былтыр чирләштереп торганга, авыл һавасы суласын дип, әнисе Ирекне җәйгә апасы янына җибәргән иде. Быел бөтенләй кайткан. Сәбәбен рәтләп әйтүче юк. Төп хикмәтне ачыклау нияте белән, Илгиз әнисеннән сорап куйды:
– Ирекне ни өчен бөтенләйгә җибәргәннәр?
– Әнисе яшь иргә барган, шуңа улын авылга җибәргән, – дип җавап бирде ана.
– Нигә үзе белән алып китмәгән?
– Малайны сыйдырмаганнар…
Илгиз башкасын төпченмәде. «Бер малайны да сыйдырмаслык иргә нигә барды микән ул апа? Ирек үзе әйтми калмас, сораштырырмын әле», – дип, үз-үзен тынычландырды ул. Ирекнең бөтенләй кайтуына Илгиз шат иде. Мәктәпкә бергә йөрергә иптәш булуына сөенде. Җитмәсә, бер сыйныфта укыячаклар…
Узган ел Иреккә кушамат та тактылар. «Кран» дип йөрттеләр. Күз алдында да әйттеләр. Үпкәләмәде. Көлде генә. Малайлар да шаяртып, үз итеп кенә әйттеләр инде…
Ирекнең авыл мунчасында юынганы булмаган. Бер елны кайткач, Сафура аны беренче итеп мунча керергә җибәргән. Киткән Ирек. Ун-унбиш минут юынганмы-юкмы, кайтып та килгән. Трусиктан гына икән. Сафура сорый тегеннән:
– Нигә киенми кайттың?
– Юынып бетмәдем.
– Юынып бетмәгән килеш, нигә мунчадан чыгасың?
– Мунчаның суы бетте. Ә мин су агызып алырга кран тапмадым.
– Гел беттеме? – дип сораган апасы, хикмәтнең нәрсәдә икәнен сизенеп. Үзенең дә мунчага барасы бар бит әле.
– Совсем, – дигән малай, кул селтәп.
– Һай, анаңның ак сөяге! Бездә кранлы сулар юк, бездә бидрәле сулар гына бар. Чиләк ал да суга йөгер. Бушаткан савытларыңны тутырып бетер, – дип, Сафура малайга су ташытмасынмы.
Мунчаны кабаттан ягарга туры килгән…
Менә шул хикмәтне ишеткәч, малайлар Ирекне «Кран» дип атый башлаганнар иде.
Ирек авыл мунчасының рәтенә тиз төшенде. Тәмен дә сизде. Илгиз белән еш кына икәү керделәр. Кырлач суыгында туңып кайтып, җылы таба алмаган юлчы сыман, дөбер-шатыр чабына Ирек. Ярата малай эссе мунчаны. Авыл мунчасы икенче шул инде. Шәһәрнеке бер якта торсын. Ташларны шартлата-шартлата эссе салып, каен пиннеге белән чат-чот чабынуга ни җитә!
Илгиз дә чабынырга сәпәрәй. Мунчага беренче булып киткәндә, кайчакта: «Эссене безгә дә калдыр», – дигән булалар өйдәгеләр. Шаяртып әйтәләр инде. Әмма Ирек белән икесе кергән очракта калмаска да мөмкин…
Илгиз Ирекне сагынган. Тизрәк күрәсе килә. Үсте микән? Былтыр Илгиздән тәбәнәгрәк иде…
– Әни, Ирек янына кереп чыгыйммы әллә? – дип, киңәш итеп карады ул анасына.
– Иртәгә чаклы түзәрсең әле. Бүген соң инде. Килгәндә дә арыгандыр, бүген ял итсен. Көн бетмәгән, күрешеп арып бетәрсез, – диде ана.
Вакыт чыннан да соң иде. Кичтән ут алмыйча йокларга ятучыларның төш күрер чаклары җитеп килә. Илгиз дә ятты. Әмма озак йокыга китә алмады. Иртәгә булачак очрашу хакында хыялланып яту күздән йокыны качырды. Күпме яткандыр тагын, оеп киткән, ахрысы. Тора-бара шундый тирән йокыга талган, кояш ындыр артындагы биек тупыллар түбәсеннән күтәрелгәнче уянмаган. Уятмаганнар да…
Балыксыз балыкчылар
Кунак малаен күрү исәбе белән Илгиз Сафураларга керде. «Йокысыннан уянды микән?» – дип икеләнгән иде, Ирек күптән торган, чәй эчеп утыралар.
– Менә күрше егете дә керде. Күчтәнәч белән чәй эчерик үзен, – дип каршылады аны Сафура.
Илгиз баш тартты. Юри генә түгел, ихластан. Өстәл яныннан әле генә кузгалган иде. Рәхмәт әйтеп, тәкъдимне кире какты. Иреккә күз салды. Ул бераз ябыгып киткәндәй булган. Буйга да калыккан сыман.
– Безнең Ирек быел озакка кайтты. Бергә уйнарсыз, бергәләп мәктәпкә йөрерсез, бер-берегезгә күз-колак булырсыз, – дип, үзенең теләк-нәсыйхәтләрен җиткерде күрше апа.
– Шулай итәрбез, – дип килеште Илгиз.
Ирек иске дустын күрүгә шат иде. Чәй урыныннан кузгалу белән, балыкка йөрү өчен алып кайткан кирәк-яракларын күрсәтергә кереште. Кораллар җитәрлек иде. Иң кирәге – кармак белән кармак җепләренең төрле юанлыктагысын алып кайткан. Авылда аларны таба торган түгел. Район кибетләренә дә сирәк кайта. Сатуга чыгу белән алып бетерәләр аларны.
– Бу әйберләрдән миңа да өлеш чыгарырсың инде, – диде Илгиз, дустының байлыгыннан бераз көнләшеп.
– Обязательно, – диде Ирек. – Балыкка бергә йөриячәкбез бит…
Читать дальше