Сәкинә сыерны ашык-пошык сауды да Хәнифләргә китте. Әхтәм бары шуларда гына булырга мөмкин дип санады. Тик Хәниф тә югалган булып чыкты. Әле генә эштән кайткан өлкән малай Гамир тавыш-тынсыз шыбырдама чөмерә, әнисе Сабира казан янында бөтерелә. Үзе нидер сөйләнә.
– Синеке дә юкмы? – диде ул ишектә Сәкинәне күрү белән.
– Юк шул, малайкаем!..
– Тиз-тиз кабыштыр да йөгереп кенә сораштырып кайт. Урманга китеп адашмагайлары, – дип, Сабира Гамирны кабаландыра башлады.
– Кеше адашырлык урман бармыни бездә? – диде Гамир, өстәл артыннан күтәрелеп.
– Бүрегә тап була күрмәсеннәр, Ходаем. Куркудан йөрәкләре алыныр, – дип хафалануын дәвам итте Сабира.
Сәкинәнең дә йөрәге жу итеп китте. Урман-басу тулы ач бүре. Хайванга гына түгел, кешеләргә ыргылырга күп сорамыйлар. Бала-чаганы өзгәләп ташларга бик мөмкиннәр…
Сәкинә белән Гамир урамга чыктылар. Очраган берәүдән сораштырып киттеләр. Белүчеләр юк иде, ә малайларын югалтучылар алардан башка да бар икән. Ике хатын балаларын юллый чыккан. Авылдан кем чыккан, кем кергән – моны белсә Мәдинә түти генә белер, дип, аңа киттеләр.
– Бер көтү малайларны Чатан, ат белән куып алып кайтып, амбарга япты. Күрү ягым чамалы, кем балалары икәнлекләрен танымадым, – диде Мәдинә түти, үз янына килүче хатыннарга.
«Чатан» дигәне Сәхеш була. Бер аягы тездән бөгелми. Сугыштан шулай. Яздан алып кара көзгә кадәр ат өстеннән төшми. Аның төп хезмәтен авылда ныклап белүче юк. Икенче кушаматы «Бөке», ягъни кайда тишек бар, шунда тыга торган бөке. Ферма эшенә генә артыгын тыгылмый. Игенчелектә катнашмаган җире юк: басуга тирес чыгарттыра, көл, кош тизәкләре җыйдыра. Бригадир юкта колхозчыларны эшкә куа. Иген җитешкәндә, борчак өлгергәндә басу саклый. Басуга килгән малайларны, чыбыркы белән сыдыра-сыдыра алып кайтып, амбарга яба. Бүгенгесе дә беренче очрак түгел.
– Барыгыз, кайтыгыз, малайларны үзем коткарырмын. Сез бәладән читтәрәк торыгыз, – дип, Гамир үзенә ияргән хатыннарны китәргә әйдәкләде.
Хатыннар Бөкенең бәйләнчек гадәтен беләләр. Малайларны амбардан чыгарган өчен ни генә кыланмас әле дигән шиккә төшеп, китәргә ашыкмадылар. Гамир ике уйлап тормады: йөгереп килде дә келәт ишеген көч белән этте. Елаудан шешенеп, ярдәм килүдән өмет өзгән малайлар почмакка, бер-беренең җылысына сыенышканнар иде. Малайларны чыгаргач, Гамир Сәхешләргә юнәлде.
– Син малайларны ни өчен келәткә томырыкладың? – дип ташланды егет, керә-керешкә.
– Борчак басуын таптаганга, – дип, исе дә китмичә җавап бирде Сәхеш. – Иртәгә кадәр ятсалар, акыл керер.
– Яткырырмын мин сиңа! Үзеңне шунда бикләп, атна буена ач яткырасы бар. Әгәр малайларга бер-бер хәл булса, аягыңның җиргә тимәячәген чамалыйсыңмы соң син? Чыгардым мин аларны…
– Иртәгә иртән үк милиция чакыртам. Аларга нәрсә сүләячәгеңне кичтән уйлап ят.
– Миңа түгел, сиңа җавап тотарга туры килер. Үзең уйлан… Алып китүләре дә ихтимал…
– Ә ни өчен?
– Колхоз икмәген капчыклап урлаган өчен. Әллә белмиләр, күрмиләр, дисеңме? Шаһитлар җитәрлек, – дип, ишекне шап итеп ябып чыгып китте Гамир.
Үч алу
Әхтәм белән Хәниф чатан Сәхештән үч алу турында баш ватарга керештеләр. Йодрык белән берни майтарып булмаячак. Сәхеш алар ише малайларны гына түгел, зурларны камчыларга да күп сорамый. Аны көч белән акылга утыртырдай ирләр сугыштан кайтмаганнар шул. Их, Әхтәмнең әткәсе булсын иде дә!.. Юк шул! Үзләре дә бик акрын үсәләр…
Әхтәмгә бу җәйдә – тугыз, ә Хәнифкә унбер яшь тулды. Гәүдәгә дә әллә ни алдыра алмадылар. Бу килештән үч алырга ыргыласы түгел дә… әмма күңел әрнүен, кимсенү хисен ничектер басарга кирәк бит.
Сәхешнең Хәниф белән яшьтәш энесе бар. Иң кулае – шуны төп башына утырту. Әндәр исемле ул. Әхтәмнең анда икеләтә ачуы бар. Электән дуслар иде, уйламаганда бозылыштылар. Аның сәбәбе болай килеп чыкты…
Бабасы ясаган каен чаңгыда тау шуганда, аның бавы өзелде. Әндәр дә шунда иде. Алар тау буенда гына яшиләр.
– Әйдә, безгә кереп бау тагабыз, – дип, Әндәр Әхтәмне үзләренә әйдәкләде.
Керделәр. Өйдә берәү дә юк иде. Чаңгыга әле генә ишелгән юкә бау бәйләгәч чыгарга җыендылар. Әхтәм стенада эленеп торган рәсемгә имән бармагын төбәде дә:
– Стой! Стрелять буду! – дип, малайлар авызыннан еш әйтелә торган сүзне кабатлады.
– Син шулаймыни? Лилин бабайны атмакчымыни? Башың бетә бит! Хәдер силсәвиткә барып әйтәм, – дип ырлап ябышты Әндәр.
Чын әйтәме, шаярыпмы – белүе кыен. Нишләмәк кирәк? Сугышлы уйнаганда әйтелә торган сүз Әхтәм авызыннан ычкынды шул. Белсәләр, баштан сыйпамаячаклар. Өтермәнгә тыгулары да ихтимал. Законнарны аңламаса да, юлбашчы белән булашкан өчен гафу юклыгын чамалый Әхтәм.
Читать дальше