– Әйтмә инде? – дип ялыну юлына басты Әхтәм.
– Нәмә бирәсең, әйтмәем, – дип, үз ягын каера Әндәр.
– Бер нием юк шул…
– Әткәңнең киң каешын бирсәң әйтмәем.
– Әткәй төсе бит ул. Әнкәй ачулана.
– Алайса, әйтәм…
Әхтәм ялына, Әндәрнең чигенүдә исәбе юк. Нишләсен, каешны китереп бирмичә котыла алмады Әхтәм. Каеш бер елдан бирле Әндәрдә, ләкин Әхтәмнең бу хакта әнкәсенә сиздергәне юк.
Үч кайтару җае үзеннән-үзе килеп чыкты. Әхтәм белән Хәниф урманга барырга ниятләделәр. Чабата ясарга икесенә дә юкә кирәк иде. Аларга урамда Әндәр очрады.
– Кая барасыд? – дип кызыксынды ул.
– Урманга. Барышлый тегермәнгә дә кагылабыз, – дип җаваплады Хәниф.
– Тегермәндә ни бар?
– Әйтмибез.
– Әйтегед инде?
– Синең авызда сүз тормый, – диде Хәниф.
– Тора! Берәүне дә әләкләгән, кешегә сүләгән юк әле.
– «Әйтмәм» дип ант ит!
– Валлаһи, билләһи…
– Әйдә, ияр, алайса…
Киттеләр. Тегермәнгә барып җиттеләр. Ташландык тегермән эченә хәзинә яшерелгән, шуны эзләмәкчеләр, янәсе. Эчкә керделәр, өскә менделәр. Бер сайгакны көч-хәл белән ачканнар иде, аска төшәргә җай юк. Стена шома, тотынырлык түгел. Хәлдән чыгу юлын болай аңлатты Хәниф:
– Әндәр, сал каешыңны. Өстән берәү тотып торганда, икенчебез каешка ябышып төшәбез. Башта син төш, аннары мин…
Хәзинә кайгысы баштанаяк биләгән иде Әндәрне. Берсүзсез түбәнгә шуышты ул. Әндәр идәнгә басу белән каешны алды да Хәниф идәнне япты.
– Мә, Әхтәм, бу синең каеш бит. Нигә аны исраф итеп Әндәрдә йөртәсең? – дип, каешны дустына тоттырды.
Кайтышлый чыгардылар Әндәрне. Сөйләмәскә ант иттерделәр. Әйтә калса, тагын да яманрак гамәл кылачакларын искәрттеләр. Әндәр сүз бирде һәм, артына да карамыйча, авылга таба йөгерде…
Мәхшәр көне
Хәниф белән Әхтәмнең күңел кырланды. Аларга ерак әвендәге ашлык суктыру машинасында ат куарга әйттеләр. Теләп ризалаштылар. Яшьтәшләре күптәннән колхоз эшенә йөри бит, ник алар калышырга тиеш!
Ат куа башлагач, тамак туя төште. Көндез кайту юк. Салкын чишмә буенда ашарга әзерлиләр. Ризык һәркемгә җитәрлек. Малайлар көшелдәге ашлыкны да кабалар. Тыючы юк, шулай да кисәтәләр: күп ашасаң, күбенеп үлүең бар. Андый хәлләр булгалый, ди. Ни әйтсәң дә, ашлык суктыруда катнашу хәерле: хезмәт көне дә әйбәт кенә чыга, кесәгә дә «ияреп» кайта. Өстәвенә көндезләрен туйганчы ашаталар.
Ерак әвен авылдан чакрым ярым тирәсе. Хатын-кызлар җәяүләп барып-кайтып йөри, ә малайлар – ат өстендә. Эштән кояш баеганда гына кайтыш. Бүген дә соң кузгалдылар. Басу капкасы төбенә кайтып җиткәч, тагын тоткарландылар. Басудан кайтучыларны колхоз рәисе белән райком вәкиле туктатты. Хисапчыны да иярткәннәр. Кесәләрне актарып, селкергә керештеләр. Тентү төгәлләнгәч, кайсы төенчек кемнеке икәнлеген язып, амбарга алып кайтып киттеләр. Үлчәячәкләр инде…
Сөйләшүне иртәгәсен ерак әвендә үткәрделәр. Кемнең кесәсеннән күпме ашлык чыгуын аңлаттылар. Иң күбе Гайнәфәттәйнеке булган, аныкы ике килога тарткан.
– Сугыш чорында бу чаклы ашлык урлаган өчен ике-өч елга утыртып куйдылар. Закунның хәзер дә йомшарганы юк, Гайнәфәттәйне судка бирергә туры килер, – диде колхоз рәисе Хәтми.
– Балаларын нишләтәбез? – диде кемдер.
– Детдомга бирәбез, – диде рәис.
– Кулыңнан килсә, син безнең барыбызны да утыртып, балаларны детдомга биреп бетерер идең, – диде усал телле Вәсилә.
– Гайнәфәне бер юлга калдырырга кирәк, – диде барабанчы Кашшаф. – Ире сугышта үлүен, ике бала белән фәкыйрьлектә яшәвен искә алырга кирәк. Җир идәнле, салам түбәле, читән өйалдылы өйдә гомер кичергән бәндәне кызганыйк инде…
Ничек итсәләр иттеләр, Гайнәфәттәйне яклап алып калдылар. Авылда мондый хәлнең булганы юк иде әле. Зур җиңү иде бу. Бердәмлек күрсәткәндә, хикмәт чыгарып була икән бит.
Икенче көнне кесәләр буш кайтты. Бәндәләр куркудан айный төшмәгәннәр иде әле. Тал чыбыгына атланган малайлар:
Идарә, идарә,
Идарә кая бара?
Колхозчылар эштән кайта,
Ыштан төпләрен кара, –
дип такмаклый-такмаклый, урам буйлап йөгерешәләр иде. «Идарә» дигәннәре колхоз рәисе була инде…
Төнге шәүлә
Гайнәфәттәйне, ашлык сугудан алып, җәза рәвешендә уракка күчерделәр. Аннан да буш кайтмады инде мескен. Башак уып алып кайта торган булды. Өйдәге ике малай салам чәйнәп ята алмыйлар бит инде.
Беркөнне Гамир басу юлында Гайнәфәттәй белән Сәхешне очратты. Чатан – ат өстендә, хатын – җәяүле. Куып алып кайтуы иде хатынны. Гамир хикмәтнең асылын чамалады. Гайнәфәттәйне Чатан тырнагыннан арындыру әмәленә кереште.
Читать дальше