Бер табын артында затлы, зыялы татарларыбыз белән утырырга туры килде. Рәфыйк абый Аббас һәм аның җәмәгате Мәрфуга ханым әнә шундыйлар. Бик матур итеп татарча сөйләшәләр. Рәфыйк абый – Уйгур автономияле районының һәм Кытай мәмләкәтенең танылган, күренекле кешеләренең берсе. Ул – халык сәламәтлеген саклау эшләрен югары дәрәҗәгә күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес. Рәфыйк Аббас 1927 елда Үрүмче шәһәрендә туа, ата-бабалары Казан-Уфа якларыннан булган. Шенҗан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлап, 1951 елда табиб булып эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул төрле дәрәҗәдәге вазифалар башкара. Заманында Шенҗан Сәламәтлек саклау департаментында министр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүгенге көндә Рәфыйк ага – Бөтенкытай Кызыл Хач җәмгыятенең VII чакырылышының президиум әгъзасы, Шенҗан-Уйгур автономияле районы халык хөкүмәтенең киңәшчесе. Җәмәгате Мәрфуга ханым – доцент. Шенҗан университетында кытай теле һәм әдәбияты, тел факультетларында укыткан, гыйльми бүлек мөдире булып эшләгән. Шенҗандагы татар мәдәниятен тикшерү җәмгыятенең рәис урынбасары булып торган. Берничә фәнни китап авторы. Кызлары Клара – профессор, Диләрә – танылган табибә. «Без дөньядагы хәлләр белән һәрдаим танышып торабыз. Безнең башлыгыбызның Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы безнең өчен горурлык булды. Минтимер Шәймиевне без бөтен татарлар Президенты дип тә атыйбыз, насыйп булса, Казанга барырга исәп», – ди Рәфыйк ага.
Тагын бер танылган татарыбыз – генерал Рәгънә апа Акмуллина белән дә танышырга мөмкинлек туды. Ул чип-чиста итеп ана телендә сөйләшә. Кытайда туып-үсеп тә, татар телен камил белүе мине шаккатырды. Рәгънә ханым үзе Колҗа шәһәрендә туган. Җиде ел татар мәктәбендә белем алган. Гарәп хәрефләре белән татар әлифбасын язган. Гомерен медицинага багышлап, менә кырык ел инде ул сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итә. Хәрбиләр шифаханәсенең директоры булган. Бик күп фәнни мәкаләләр авторы. Рәгънә ханым бик матур итеп җырлый да икән. Ул безгә Рәшит Ваһапов репертуарыннан Нигъмәт ариясен җырлап күрсәтте.
Зыялы шәхесләр күп иде ул көнне бәйрәмдә. Турсин Интип – доцент. Университетта укыта. Бик матур итеп гармунда уйный һәм җырлый. Такмаклар да башкарды. Ә халкыбызның «Каз канаты» җыры кытай татарларының гимны икән. Алар аны үзләренчә бераз үзгәртеп җырлыйлар.
Журналист кеше гел кызыксынучан бит инде ул. Минем табын янында бергә утырган милләттәшләрем белән күбрәк аралашасым килде. Янымдагы тагын бер кеше белән таныштым. Ул – Абдулла Аббас, алда искә алган Аббасларның туганнары икән. Әтисе Әхмәтзыя Хисаметдин хаҗи – Уфадан, әнисе Мәгърифә Казан ягыннан икән. 1910 елларда алар Үрүмчегә килеп урнашалар. Бу зыялы гаиләдән биш профессор чыккан. Абдулла әфәнде – биология фәннәре докторы, профессор. Үзе дә алты фән докторы әзерләгән. Аспирантлары күп. Ул – Кытай халык депутаты. «Мин татар ризыклары әзерләргә яратам. Әнием бик оста пешекче иде. Ул миңа ризык әзерләү серләрен дә төшендерде. Татар туйларына ризык әзерләргә дә чакыралар. Бар булган белемемне туплап, рәсемнәрен төшереп, уйгур телендә «Татар ашлары» дигән китап чыгардым. Берничә кат нәшер иттеләр. 100 мең тираж белән дөнья күрде. Бүген ул – иң күп сатылучы китапларның берсе», – ди Абдулла әфәнде.
Тамак ялгап алгач, бер-беребезгә хәерле төннәр теләп таралыштык. Якын-тирә авыл, шәһәрләрдән җыелган татарлар төне буе җырлап утырдылар. Ә иртәгә – Сабантуй.
Милли бәйрәмгә 1000 гә якын кеше килгән иде. Тауга җәяү күтәрелү җиңел түгел, шуңа күрә аты булганнар атка атланганнар. Мондагы бәйрәм бездәгедән аерылып тора. Кытайда коммунистлар партиясе хакимлек итә. Сабантуй кытай һәм уйгур телләрендә ел буе башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, доклад белән башланып китте. Аннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлавы яңгырады. «Татарстан Президентының котлавын ишеткәч, шатлыктан яшьләр тамды», – ди Абдулла әфәнде. Бәйрәм уйгур, кытай, казах җыр-биюләре белән бергә үрелеп барды. Әлбәттә, Сабантуйның бизәге Татарстаннан килгән артистлар – Фердинанд Сәләхов, Рөстәм Вәлиев һәм җырчы Фәрит Фәйзрахманов булды. Аларның чыгышлары алкышларга күмелде. Сабантуйның икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте.
Көннең икенче яртысында без кабат Үрүмчегә кайтыр юлга кузгалдык.
Үрүмче шәһәренә татарлар 1881 елда килеп урнаша башлыйлар. 1900 елның башында аларның саны шактый арта. Татар балаларын ана телендә укыту өчен, мәктәп салдыру ихтыяҗы туа. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, мәчетнең мөхтәрәм кешеләре, бер өй табып, рәсми рәвештә 1912 елда татар мәктәбе ачалар. Дәресләр бирү өчен, Казаннан Зиннәтулла исемле кешене укытучылыкка чакыралар. 1915 елда кызларны укытырга мөгаллимә кирәк булгач, Үрүмче татарлары Зиннәтулла әфәндене Казанга җибәрәләр. Казанга кайткач, ул укытучы белеме булган татар кызы Мәрьямгә өйләнеп, аны Үрүмчегә алып кайта.
Читать дальше