Әмма күңелдә иң уелып калганы Юсуповлар сараенда булгандыр, мөгаен. «Петербургка килгәч, әлеге сарайга бармасак, андагы матурлыкны күрмәсәгез – дөрес булмас. Елына әллә ничә тапкыр барсам да, андагы затлылыкны күреп, күңел сөенә, туймыйм», – диде Әлфия. Мин дә Юсуповлар сараена ул вакыттагы татар байларының тормыш шартлары белән якыннан танышырмын, үз күзләрем белән күрермен дигән өметләр белән барган идем. Экскурсоводның «Здесь жили знаменитые русские дворяны Юсуповы» дигән беренче җөмләсеннән үк бөтен хыялларым, «татарларның Петербург үзәгендә үз сарайлары булган. Менә нинди булган безнекеләр» дигән горурлык хисләрем чәлпәрәмә килде.
Баксаң, аның тарихы болайрак икән. Идегәйнең оныгының оныгы Муса морзаның биш хатыны була. Беренчесенең исеме – Кондаза. Ул иренә улы Йосыфны бүләк итә. Юсуповлар нәселе шуннан башлана. Йосыф егерме ел рус патшасы Явыз Иван белән дус яши. Йосыфның дүрт кызы Кырым, Әстерхан, Казан, Себер ханнарының хатыннары була. Шуларның берсе – Сөембикә. Йосыф морзаның уллары, ислам динендә калып, Явыз Иванга хезмәт итәләр. Һәм аларның нәселе аннан соңгы рус патшаларының да игътибарын тоеп яши. Алар карамагына күп җирләр бүләк ителә. Юсуповлар ыруы тарихында хәлиткеч борылыш ясаган вакыйга Ярославль янында, Идел буендагы Романов шәһәрендә була. Рус дәүләте белән ул чорда патша Фёдор Алексеевич идарә итә. Йосыф морза оныгының оныгы Абдулла морза үз өендә патриарх Иоакимны кабул итә. Бу православ динендәгеләрнең пост (ураза) вакыты була. Кунакчыл хуҗа хөрмәт йөзеннән кунакка каз тәкъдим итә. Ә патриарх аны балык дип белеп, тәмләп ашый. Соңыннан гына каз ите икәнлеген белеп ачуы чыга һәм, Мәскәүгә кайтуга, «уразамны махсус боздырды» дип, бу хәбәрне патшага җиткерә. Фёдор Алексеевич бер сәгать эчендә бай татарның бөтен җирләрен, шәһәрләрен, крестьяннарын дәүләт карамагына ала. Абдулла морза шул бер сәгать эчендә бөлә. Аның өчен бер генә юл кала. Өч көн уйлаганнан соң, Абдулла чукынырга, Дмитрий исемен, Юсупово-Княжево фамилиясен алып, православ динен кабул итәргә була. Шул көнне ул төш күрә. Аңа «син бүгеннән иманыңа, динеңә хыянәт иттең. Синең нәселеңдә дәвамчы булып бары тик бер генә ир заты булачак. Әгәр дә алар икәү икән, егерме алты яшенә кадәр генә яши алачак» дигән аваз ишетелә, имеш. Һәм бу шулай булып чыга да.
Ә патша Пётр I Дмитрийның улы – генерал-лейтенант Григорийга гади генә итеп Юсупов фамилиясен калдырырга боерык бирә. Рус исемнәре, татар фамилиясе белән православ динендә аларның нәселләре дәвам итә. Әмма каргыш үзен озак көттерми. Гаиләдәге ир балалар тугач та үлгән яисә, үсеп беткәч, егерме алты яшь тулганчы, бу дөньядан киткән. Бүгенге көндә Юсуповларның дәвамчылары чит илдә яши. Юсуповлар сарае, аларның тарихы белән танышып, урамга чыкканда, минем башымда мең төрле уй кайный иде.
Ә татар милләте, аның сафлыгы, берлеге өчен көрәшүчеләр күп булган бу шәһәрдә. Аларның дәвамчылары бүген дә бар. Беренче «Нур» татар газетасын чыгарган Атаулла Баязитовның эшен дәвам итүче, бүген инде сиксән яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфинур апа Гафурованы күрми китсәм, дөрес булмас дип уйладым. Ул безне тәмле пәрәмәчләр пешереп каршы алды. Әлфинур апаны Санкт-Петербург шәһәренең һәр татары белә. 90 нчы елларда башланып киткән милли күтәрелеш чорында бу төбәктәге татарларны уятучы да ул. 2000 елда Әлфинур Шәрәфетдин кызы Санкт-Петербург шәһәрендә татар милли матбугатын торгызу һәм үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Сөембикә» журналының иң зур бүләге – «Сөембикә беләзеге» белән бүләкләнә. Ул бүген дә хезмәттә: «Нур» газетасы белән элемтәдә, үзендә булган язмаларны, фоторәсемнәрне туплап, китап итеп әзерләргә тырышып йөри. Әлбәттә, Асия Садриева кебек аңа ярдәм итүче яшьләр дә бар.
Петербург ул – миңа калса, күперләр һәм тарихи һәйкәлләр (ядкярләр) шәһәре. Анда һәр бина тарих мизгелләрен саклый. Петергофта булдык, Эрмитаж белән дә таныштык, Исаак соборын да күрдек, Нева елгасы буйлап катерда да йөздек, кичке шәһәр буйлап та сәяхәт иттек, яңа гына куелган Тукай һәйкәленә дә чәчәкләр салдык (Тукай бу калада булган, милләттәшләр белән очрашкан, берничә көн яшәгән), татарның танылган шәхесләре – Санкт-Петербургтагы милли-мәдәни автономия рәисе, Азнакай егете Рәис Яркәев, Татар общинасы җитәкчесе Ринат Мәгъдиев белән дә очраштык. Гомумән, очрашуларга, кызыклы сәяхәткә бай булды бу сәфәр.
Казанга Санкт-Петербургтан алган уңай тәэсирләр, андагы татарларның милли тормыштагы уңышларына сөенеп кайттым.
Читать дальше