Бу җырны аеруча яратып тыңлыйм мин. Күңелнең иң түрендә сакланып калган тоҗым җепләреннән дә миллион тапкыр нечкәрәк кылларны тибрәтеп җибәрүче, кеше гомеренең чикле булуын искәртүче, картаеп та сүнәргә өлгермәгән балалык һәм яшьлек хисләрен кабат кабызып җибәрүче бу җырны кем генә гамьсез тыңлый алыр икән! Мин үзем, шәхсән, өлкән яшьтәге кеше буларак, шул хисләрне кичерәм, уйларымда гына булса да, үткән көннәремә кайтам.
Җитмеш яшь – гомер тавының биек ноктасы. Бу ноктага менү җиңел бирелми. Шуннан соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый. Кайберәүләр, бу финиш сызыгын авырмый-нитми җиңел генә үтеп, яңа үрләр яулыйлар. Ә андыйлар, бүгенге көн күзлегеннән караганда, сирәкләнә баралар. Ул яктан, шөкер, мин үземне бәхетле саныйм. Алдагысын бер Аллаһым үзе генә белә.
Олыгая төшкәч, кеше үзенең ни өчен дөньяга килүе, ни өчен яшәве һәм нигә үлүе турында еш уйлана башлый. Аның балачагы, яшьлек еллары, сөю-сөелүе, балалар үстерүе һәм кылган гамәлләре хакындагы уйлары берәм-берәм тышка бәреп чыга.
Мин дә еш кына шул халәтне кичерәм. Өлешемә тигән көмешем дигәндәй, тормыш юлымдагы вакыйгаларны барлыйм, ул көннәрне, әле кичә генә булып үткәндәй, бөтен ваклыклары белән кабат искә төшерәм. Миңа яшәү өчен көч биреп торган әти-әниемне, якын туганнарымны, сөекле хатынымны, яраткан балаларымны, бергә үскән дус-ишләремне ничек уйламыйм ди?
Мин гомерем буе туган авылымда яшәдем, кырык ике ел буе балаларга белем бирдем. Нинди генә авырлыклар, кимсетүләр күрсәм дә, яраткан авылымны, укыткан мәктәбемне ташлап китмәдем. Мамадыш урта мәктәбендә уку, Совет Армиясендә хезмәт итү, Казанда югары белем алу елларымны санамаганда, билгеле. Ә бит дәрәҗәле урыннар тәкъдим итүчеләр булды. Ничек ташлап китим соң? Монда минем иң якын кешеләрем – Әтием белән Әнием яшәде бит! Әтием җитмеш сигезенче, әнием туксан беренче яшьтә бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта булсын, Ходаем! Бүгенге көндә барлык туганнарым да авылда яшиләр. Алар белән аралашып торабыз.
Хатыным Розалия белән биш бала тәрбияләп үстердек. Рим, Эльвина, Зөлфинә – югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучылары – минем юлны дәвам итүчеләр. Олы кызыбыз Раушания авылыбыздагы балалар бакчасында тәрбияче, кече кызыбыз Руфинә Мамадыш үзәк больницасында акушерка булып эшли. Өч кызыбыз, авылга якын шәһәрләрдә яшәгәнлектән, атна саен диярлек гаиләләре белән безнең янга кайтып йөриләр. Без Рим гаиләсе белән бергә яшибез. Улыбыз шактый еллар тракторчы булып эшләде. Колхозлар тулысынча җимерелеп беткәч, биш ел Гришкино төп мәктәбендә мари балаларына белем бирде. Бүгенге көндә авылыбыз Мәдәният йортында директор булып эшли.
Күптән түгел тугызынчы оныгыбыз – кече кызыбызның улы Нияз туды. Болар безнең өчен зур бәхет түгелмени?!
Мин Себер, Урал, Оренбург якларындагы, Идел буендагы шәһәр һәм авылларны күрдем. Татарстанның өч дистәдән артык районында булдым, тик, Туган авылым, синнән дә гүзәл, күңелгә якын, сөекле, матур табигатьле урынны беркайда да очрата алмадым. Мин бүген дә синдә яшим, иҗат итәм, Туган авылым!
Күңелдә үзеннән-үзе түбәндәге шигъри юллар туа:
Бу якның чишмәсен, күлләрен
Кем күргән, сокланган иң элек?
Кем генә булса да, авылымның
Урынын сайлаган бик белеп.
Урнашкан ул таулар кочагында,
Тирә-ягы болын, урманнар.
Мондый гүзәл авыл, йә, әйтегез,
Җир йөзендә тагын кайда бар?!
Еш кына кайбер шагыйрьләр туган авылларын ташлап китүләре, аны гомерләре буе сагынып яшәүләре; авылда калган әти-әниләрен, сөйгән ярларын бер күрергә зарыгып торулары турында шигырьләр язалар. Гөмбә кебек калкып чыккан «җырчылар» да радио-телевидение тапшыруларында көн-төн шул хакта җырлыйлар. Ә бит аларның күпчелегенә унсигез-егерме биш яшьләр тирәсе генә. Әнә бит берсе «Төштә күрәм авылымны» дип азаплана. Ә ник кайтып тормаска йә булмаса туган авылын күреп китмәскә? Төшләренә дә кереп йөдәтмәс иде! Мин аларны гаепләргә җыенмыйм.
Һәркемнең үз язмышы, тормышка, дөньяга үз карашы.
Туган як! Туган авыл! Һәркем өчен дә мәңге онытылмаслык изге җир, кадерле урын ул. Кайчандыр язмыш җилләренә ияреп, чит-ят җирләргә, зур калаларга чыгып китеп, шунда яшәгән өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да соңгы елларда үзләренең балалары, оныклары белән җәй көннәрендә Сабантуйларга ешрак кайта башладылар. Поезд-мазарга утырып азапланасы да юк, күбесе үз машиналарында җилдерә. Мин үзем аларны Сабан туен карар өчен генә кайталардыр дип уйламыйм. Туган җирләрен, туган авылларын сагынып җирсеп кайтулары аларның! Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр бит. Ә күпме ерак якларда вафат булган өлкәннәребез үзләренең соңгы васыятьләре буенча туган авылыбызда җирләнәләр. Ә зират беркемне дә үгисетми, аларның һәркайсын үз кочагына ала бара…
Читать дальше