Раим Губаев - Балачагым килә каршыма

Здесь есть возможность читать онлайн «Раим Губаев - Балачагым килә каршыма» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Балачагым килә каршыма: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Балачагым килә каршыма»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапка Рәим Гобәевнең үзе яшәгән чорны тасвирлаган әдәби-документаль повесте белән бергә Мамадыш төбәгенә караган мәзәкләре дә туплап бирелде.

Балачагым килә каршыма — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Балачагым килә каршыма», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Әмма тормыш мәшәкатьләре белән бу эшен ахырга кадәр алып чыгу тоткарланып калды. Аннан, калган эшкә кар ява дигәндәй, һаман артка чигенә барды. Педагогия институтына методика укытырга чакыру алгач та, авылыннан, яраткан мәктәбеннән, укучыларыннан аерылып китә алмады. Ул шулай, укучыларының, бергә эшләгән коллегаларының җылы карашларын тоеп, авыл мәктәбендә эшләде дә эшләде. Олыгайган көнендә бу ихтирам аның күңеленә канәгатьләнү хисе бирә, киләчәккә өметле караш тудыра. Кешеләрне яратсаң, үзең дә бу өлештән мәхрүм калмассың, дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу очракта ул Рәим Гобәевкә аеруча туры килә.

Ярату – бөек хис. Бала – сизгер җан. Аңа остазларының үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булуын әйтеп тә торасы юк. Ул моны күз карашыннан, укытучы абый-апаларының авызыннан чыккан сүзләрнең нинди интонация белән яңгыравыннан сизеп ала. Аның үз күңелендә дә шуңа бәрабәр җавап хисләре уяна. Укучының күңелендә сиңа карата нинди бәя булуын сизү сәләте булмаган укытучы үз эшен тиешенчә башкара алмый. Р. Гобәев исә моның остасы. Мәктәптә генә түгел, бәлки бөтен яшәешендә шулай. Кеше –бербөтен. Ул – мәктәптә болай, өйдә тегеләй була алмый. Рәим кордашның автобиографик әсәрен укыганда, бу аеруча ачык күренә. Повестьның беренче бүлекләрендә без аның үз оныклары белән ничек ихлас, максатка юнәлешле тәрбия эшен сиздерми генә алып баруын күреп сокланабыз. Оныклар бу очракта бабалары үзләренә тәрбия бирү белән шөгыльләнә дигән уйны башларына да китермиләр. Бабай кеше үзе дә бу турыда уйламый, бары тик шушы гамьнәр белән яши генә. Ул бу очракта да аларны үзенең яшәү рәвеше белән тәрбияли. Туган якның үткәне, табигате, элгәр буыннар, алар дәфен ителгән урыннарны зиярәт кылу, Коръән уку… Болар һәммәсе оныкларына зур сабак. Тәрбиянең мондыен, ягъни нәсел-нәсәпкә бәйле уй-гамьнәр белән өртелгәнен, бер генә мәктәп тә, югары уку йорты да бирә алмый. Бу – ата-ананың, әби-бабайның бурычы. Шунысы бар: синнән шундый тәрбия ала алсыннар өчен, син балалар-оныклар алдында зур абруйга ия булырга тиеш. Чөнки алар теләсә кемнең сүзен, гамәлен күңелләренә сеңдерә алмыйлар. Без әлеге әсәрдән дә Рәим замандашның шул төбәктәге аксакаллар югарылыгында торуын күрәбез.

Бездә элек-электән шулай килгән: күренекле мөгаллимнәр бер үк вакытта кулларына каләм дә алганнар. Заманга хас уйланулары аларның шигырьләрендә гәүдәләнеш тапкан. Рәим Гобәй дә (бу аның әдәби тәхәллүсе) гомер буе каләм тибрәтте. Кайберәүләр кебек, каләмен лаеклы ялга чыккач кына чарлаган кеше түгел ул. Ничә еллар буена аның җитди проблемалар күтәргән публицистик һәм фәнни язмалары район һәм республика матбугатында басыла килде. Шул ук вакытта укучыларга әдәби иҗат җимешләрен дә тәкъдим итә торды. Р. Гобәй шигъри әсәрләр язуда, чәчмә әсәрләр иҗат итүдә дә каләмен сынап карады. Аның шигырьләренә фәлсәфи лиризм хас, аларны укыганда, кеше күңеленә яшәешнең төрле күренешләренә карата ниндидер яңа бәяләр, моңача кичермәгән хисләр өстәлә. Һәр шагыйрь кебек, мәхәббәт хисләрен җырлауга да зур урын бирә. Шул ук вакытта аларда уен-көлке, юмор аша тирән мәгънәле нәтиҗәләргә килү дә еш очрый. Аның иҗатының бу ягы күпләгән мәзәкләрендә, афоризмнарында ачыла. Иҗатында үзенә хас табышлары күп булу бәхәссез.

Без халык шагыйре Шәүкәт Галиев әсәрләрендәге шук малай Шәвәлине яхшы беләбез. Р. Гобәйнең балалар өчен язган әсәрләрендә исә Сәрсәр образы бар. Бер китабы «Сәрсәр мәзәкләре» дип атала да. Бу шаян табигатьле, әмма зирәк, тапкыр малай сөйкемлелеге, төрле хәлләргә елмаеп карый белүе белән үзен яраттыра. Аның сүзләре, уйлары кешеләрнең сөйләменә фразеологизмнар кебек урнаша баралар. Бу исә иҗатчы өчен сөенечле хәл.

Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәим Гобәй – берничә китап авторы. Чаллы нәшриятларында чыккан ул җыентыклар укучыларның игътибарын җәлеп итте. Җыйнап әйткәндә, ул – гомер буе иҗат ләззәте белән мавыгып яшәүче, бай күңелле, каләмгә тугрылыклы шәхес. Аның бу китабы да үз укучыларын табар дигән ышанычыбыз зур.

Фоат Галимуллин, әдәбият галиме

БАЛАЧАГЫМ КИЛӘ КАРШЫМА

(Әдәби-документаль повесть)

Истәлеккә нәрсә алыр идем,
Бала чакка кире кайтып булса?
Искитәрлек әйбер юк та кебек,
Шөкер итә идек тамак туйса.

И. Гыйләҗев

Радиодан Рафаэль Латыйпов башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә Оскар Усманов иҗат иткән «Гомерләр үтә икән ул» дигән җыр яңгырый:

Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән.
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Балачагым килә каршыма»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Балачагым килә каршыма» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Балачагым килә каршыма»

Обсуждение, отзывы о книге «Балачагым килә каршыма» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x