1 ...6 7 8 10 11 12 ...43 Мактаулы һәм хөрмәтле урында – түр башында – бизәкләп коеп эшләнгән аркалы зур тимер караватта, күпертелгән ястык-мендәрләр өеменә чумып, кортка җәелеп утыра. Аяклары – идәндә, төсле тасма белән чигеп эшләнгән сөт төсендәге йомшак киез катада. Калын кашларына кадәр карчыкларча төшереп, озын, ак яулык бәйләнгән башы капчык кебек асылынып төшкән муенында туры һәм нык утыра. Күз кабакларының ян-яктан кыегаеп салынып төшүеннән өчпочмакланган кысык күзләрен биек һәм киң яңак сөякләре терәтеп тора.
– Синең мунчаны ягып өлгерткәнеңне көтә-көтә үлеп китәргә мөмкин, – диде тыныч кына каенана.
Авызы карт каз арты кебек эчкә баткан һәм җыерчыкланган, тешләре төшеп беткән диярлек, шулай булса да сөйләве аңлаешлы һәм төгәл.
«Үләрсең, ди, хәзер, – дип уйлап алды Зөләйха, бүлмәгә кергәндә. – Әле мине җирләгәндә минем турында әллә нинди шакшы сүзләр сөйләрсең».
– Үлемемне көтмә дә, өметләнмә дә, мин әле озак яшәргә җыенам, – диде карчык. Яшмадан ясалган тәсбихын бер читкә куйды да вакыттан каралып беткән кәкре башлы таягын яныннан капшап тапты. – Без Мортаза белән барыгыздан да озаграк яшәрбез, без нык тамырлы, яхшы токымлы агачтан үскәнбез.
«Хәзер мине черек тамырдан дип әйтәчәк инде», – дип борчылып, авыр сулап куйды Зөләйха, карчыкка эт тиресеннән халат кебек тегелгән озын тунын, мех калпагын һәм киез итекләрен китереп бирде.
– Без синең кебек сыек канлы, җебегән түгел, – диде карчык, үзенең сөяккә калган аягын алга сузып. Зөләйха, сак кына аның аягыннан мамык кебек йомшак катасын салдырып, биек кунычлы каты киез итек кидерде. – Ни буең, ни кыяфәтең юк. Бәлки, синең бот арасындагы нәмәрсәңә яшь чагында бал сыланган булгандыр. Ә бит ул җирең дә бик сәламәт булып чыкмады, ә? Гел кызлар гына таптың, әле аларның да ник берсе исән калсын.
Зөләйха икенче киез катаны ныграк тартты булса кирәк, карчык авыртудан кычкырып җибәрде.
– Әй кызый, саграк кылан, кисәк тартма! Мин сиңа дөресен әйтәм, үзең дә беләсең. Сезнең нәсел – коры сөяк, бетә, корый. Ул дөрес тә: черек тамырга – череп бетәргә, сәламәт тамырга – яшәп китәргә һәм яшәргә дә яшәргә!
Убырлы, таягына таянып, караватыннан торды һәм шундук Зөләйхадан бер башка биек булды. Тоякка охшаган киң ияген күккә чөеп, ак күзләрен түшәмгә текәде:
– Бөек Аллам бүген миңа бу турыда төш иңдерде.
Зөләйха Убырлы җилкәсенә җиңел тунын салды да, мех калпагын кидереп, муенын йомшак шәл белән урады.
Ходаем, тагын төш! Каенана төшләрне сирәк күрә, әмма төшенә кергәннәр күрәзә булып чыга: сәер, кайчакта куркыныч, әйтелеп бетмәгән кинаяле фикерләр җиткерүче шәүләләр күренә; аларда киләчәк тормыш тонык, кыек көзгедәге кебек томанлы һәм бозылып, нык үзгәреп чагыла. Хәтта Убырлы карчык үзе дә аларның мәгънәсен һәрчак аңлата алмый. Бер-ике атна яки берәр ай үткәч, сер барыбер ачыла – ни дә булса була; еш кына начары, сирәк кенә яхшысы, әмма һәрчак – ул вакытка инде ярым онытылган төштәге күренешне төгәллек белән кабатлый торган мөһим нәрсә.
Карт убыр беркайчан да ялгышмый. Мең тугыз йөз унбишенче елда, улының туеннан соң ук, кызыл чәчәкләр арасында адашып йөргән Мортазаны төштә күрә. Төшне юрый алмыйлар, әмма тиздән хуҗалыкта янгын чыгып, амбар белән иске мунча нигезенә кадәр янып бетә – шулай итеп төшнең сере ачыла. Ике айдан соң карчык төнлә тау булып өелгән, зур мөгезләре тырпаеп торган сары баш сөякләрен күрә һәм Юлбаш авылында бөтен терлекне кырып салачак ящур (тилчә) эпидемиясе киләчәген әйтә. Шулай була да. Алдагы ун елда бары тик куркыныч һәм кайгы китергән төшләр генә керә: елга буйлап берәм-берәм аккан бала күлмәкләре, икегә ярык бишекләр, канга баткан чебешләр… Бу вакыт эчендә Зөләйха дүрт кыз таба, кызганыч, туу белән дүртесен дә җирлиләр. Егерме беренче елда Зур ачлык турында күргән төше тагын да куркынычрак була: каенана төшенә корым кебек кап-кара һава болыты керә, кешеләр шунда суда йөзгән кебек йөзеп йөриләр һәм, бер-бер артлы аяк-кулларын, башларын югалтып, акрын-акрын юкка чыга баралар.
– Без монда озак утырачакбызмы тирләп? – Карчык, түземсезләнеп, таягы белән идәнгә бәреп алды да беренче булып ишеккә юнәлде. – Урамга чыгар алдыннан, мине тирләтеп салкын тидертмәкче буласыңмы?!
Зөләйха тиз генә керосин лампаларының филтәсен борып сүндерде дә аның артыннан элдерде.
Болдырга чыккач, Убырлы туктап калды – урамга берүзе чыкмый. Зөләйха каенанасын терсәгеннән тотып алды, ә тегесе озын, буыннары бүлтәйгән бармаклары белән Зөләйхага ябышты – мунчага алып китте. Баткак йомшак кардан сакланып кына атлап, әкрен генә баралар. Буран һаман туктамаган, сукмакны яңадан яртылаш кар каплаган.
Читать дальше