1 ...7 8 9 11 12 13 ...43 – Ишегалдын кардан син чистарттың мәллә? – диде Убырлы, мунчаның албүлмәсендә авыз кырые белән мыскыллы көлемсерәп, бер үк вакытта үзеннән кар сарган тунын салдырырга рөхсәт итеп. – Шулайдыр шул, күренеп тора.
Башын чайкап, калпагын идәнгә төшерде (Зөләйха тиз генә үрелеп алды), ишекне капшап табып, чишенү бүлмәсенә үзе кереп китте.
Мунчада кайнар суда пешерелгән каен себеркесе яфраклары, эт тигәнәге һәм юеш агач исе аңкый. Убырлы стена буендагы озын сәкегә барып утырды, дәшми тора: үзен чишендерүен көтә. Зөләйха башта авыр эре сәйлән төймәләре тагылган ак яулыгын, аннары алдан бизәкле каптырма куелган киң бәрхет камзулын салдырды. Аннан соң – мәрҗән, энҗе, затлы пыяладан тезелгән, вакыт узудан каралып чыккан авыр муенсаны, калын тукымадан тегелгән өске күлмәген, юка эчке күлмәген, киез итекләрен, бөрмәле ыштанын – әле берсен, әле икенчесен; мамык оекбашын, йон оекбашын, гади оекбашын. Җыерчыкланып беткән колагыннан зур, ярымай алкаларын да салдырмакчы булган иде, тегесе: «Кагылма! Югалтасың… яки югалттым дип әйтерсең…» – дип кычкырды. Җыерылган тиреле бармакларындагы тонык сары төстәге йөзекләренә Зөләйха шулай ук кагылмаска булды.
Убырлының катгый билгеләнгән тәртиптә төреп куелган киемнәре бөтен сәкене биләде – бер стенадан икенчесенә кадәр. Каенана игътибар белән барлык киемен капшап чыкты, канәгатьсезлек күрсәтеп, иреннәрен кысты, кайберләрен рәтләп, тигезләп куйды. Зөләйха үзенең киемнәрен ишек төбендә торган кер кәрзиненә тиз генә ташлады да карчыкны чабыну бүлмәсенә алып кереп китте.
Ишекне бераз гына ачып җибәргәннәр иде, аларны кайнар һава, кызган ташларның һәм җебетелгән юкә кабыгының хуш исе төреп алды. Бите һәм аркасы буйлап тир ага башлады.
– Мунчаны әйбәтләп ягарга ялкауландыңмы? Мунча җылынмаган… – диде карчык, ян-ягын ышкый-ышкый, теш арасыннан гына. Иң биек ләүкәгә менеп, түшәмгә карап ятты, күзләрен йомды – тирләргә кирәк.
Зөләйха, алдан әзерләп куелган ләгәннәр янына чүгәләп, чылатылган себеркеләрне йомшартырга кереште.
– Начар йомшартасың, – дип мыгырдавын дәвам итте Убырлы. – Күрмәсәм дә сизеп торам: начар, начар! Син аларны, кашык белән аш болгаткан кебек, ләгәндә тегендә-монда йөртәсең, аларны камыр баскан кебек басарга кирәк… Мортаза сине, булдыксыз бер бәндәне, ник сайлады икән, ә? Бот арасындагы бал белән генә гомер буе тук булмыйсың бит…
Зөләйха, тезләнеп, себеркеләрне карчык өйрәткәнчә баса башлады. Тәне кызды, бите һәм күкрәге буйлап тир агып төште.
– Ә-ә, белдеңме инде, – дигән тавыш ишетелде биек ләүкәдән. – Мине каты себеркеләр белән чабарга җыенган идеңме, эшлексез? Мин үземне кимсеттермәм. Мортазамны да бирмәм. Аллаһ миңа шуның өчен озын гомер бүләк иткән, аны синнән саклау өчен… Миннән башка аны кем сакласын? Син аны яратмыйсың, кадерен дә белмисең, кыланасың гына. Салкын, кыланчык, җансыз – менә кем син. Мин синең кем икәнеңне сизәм, ничек кенә сизәм әле…
Ә төш турында берни дә әйтмәде.
Явыз карчык кич буе җанны ашаячак инде. Зөләйханың бу турыда ишетәсе килүен, түземсезләнеп көтүен белә. Әйтми, газаплый.
Зөләйха яшькелт суы агып торган ике себеркене алды да Убырлы янына ләүкәгә менде. Башы түшәмдә җыелып көйдереп ала торган эссегә эләкте дә шаулый башлады. Күзләренә төрле төстәге ком бөртекләре күренеп-күренеп китә, очалар, дулкын булып тирбәләләр.
Менә ул, Убырлы, янәшәдә генә: киң басу кебек, стенадан стенага кадәр җәелеп яткан. Буыннары, тырпаеп торган карт сөякләре өскә карап акаеп тора, йөзьеллык тәне сәер калкулыклар кебек алар арасына таралган, тиресе исә салынып төшкән. Менә шул тигезле-тигезсез, әле ерганаклар белән бүлгәләнгән, әле кабарынып күтәрелгән үзәнлекләр буйлап җем-җем килеп тир елгачыклары бормаланып ага.
Убырлыны корсагыннан башлап ике куллап чабарга кирәк. Бу мәҗбүри. Зөләйха әүвәл, аның тиресен әзерләп, себеркене тәне буйлап сак кына йөртеп чыкты, аннары ике себеркене чиратлаштырып чаба башлады. Карчыкның тәнендә шундук кызыл таплар килеп чыкты, каен яфраклары төрле якка сибелде.
– Чаба да белмисең бит, хәчтерүш. Ничә ел өйрәтәм бит инде мин сине… – диде, озакка сузылган себерке чапкан тавышны басар өчен үз тавышын күтәреп. – Чап катырак! Яле, яле, җебегән тавык! Минем карт сөякләремне җылыт!.. Усалрак эшлә, хөрәсән ялкавы. Үзеңнең сыек каныңны куып җибәр, бәлки, куерыр! Мондый җебегән булгач, иреңне төннәр буе ничек яратасың соң син, ә? Китәр, китәр Мортаза, икенче хатынга китәр, каты итеп себерке белән чаба һәм ярата белгәнне табар да!.. Мин дә синнән катырак чаба алам. Яхшы итеп парландыр, югыйсә сугып җибәрәм. Чәчләреңнән эләктереп алырмын да ничек эшләргә икәнен күрсәтермен! Мин Мортаза түгел, теләсә ни кыланырга юл куймам! Көчең, дәрманың кайда соң синең, җебегән тавык! Син үлмәгән бит әле. Әллә үлдеңме? – дип, зәһәреннән кыегаеп киткән йөзен түшәмгә таба күтәреп, тамагын ертып кычкыра башлады карчык.
Читать дальше