Нәбирә Гыйматдинова
Сөйлим, тыңла… : повестьлар, хикәяләр
1
…Нибарысы төш кенә иде ул… Нибарысы төш кенә… Йөрәккә китереп бәрергә шул җитә калды микәнни?
– Авылда нихәлләр соң, бичәсе? Газраил берәрегезне чүпләмәдеме? – диде Нурулла, башын күтәрмичә генә. Бу уйлардан аның мие ташка әйләнгән сыман иде.
Сүзгә саран хатыны артык җәелмәде:
– Тыныч үзе… – диде.
– Өеңә караклар керсә дә тып-тыныч сиңа! – Ир мондый җаваптан һич канәгать түгел иде. – Нишләп сөйләшергә иренәсең син, ә? Һәр сүзең алтын кыйпылчыгы мәллә? Әй, синнән ни көтәсең! Минем исемне дә яртылаш кыскарткач теге.
– Ник битәрлисең, Нурла? Син минем белән сирәк яшәдең. Кунарга да кайтмый идең кайчак. Капкаңның кайда икәнен оныта идең.
– Менә, менә, телең ачылды, бичәсе! Анысы дөрес, колхоз рәисенең йорты – хуҗалык аның. Төнлә кибән төпләрендә әз йокламадык без, арыта да, чүт кенә ятып аякларны языйм дисең дә, кояш белән бергә уянасың. Җә, үзгәреш-фәләннәр дә юкмы Чурайбатырда?
– Өч айда ни үзгәрсен икән, Нурла.
– Өч ай озын ара, дөньясы уптым илаһи җимерелергә дә буладыр.
– Аумады-егылмады, үз аягында басып тора авыл. Бер әрбир бар барын…
Хатын ирен чите белән генә көлемсерәде.
– Җә, сүзеңне кое төбеннән багор белән тартып алгыры! – диде Нурулла, түземсезләнеп. – Нинди әйбер ул?!
– Сиңа әкәмәт кушамат тактылар, Нурла.
– Кушамат?! Мир кушканын кая куйдылар?
– «Патша» димиләр хәзер. Хастаханәгә кантур кызлары хәлеңне белергә баргач, син үзең: «Мин барыгызны да үтәли күрәм», – дигәнсең бит.
– Күрәм шул! Егерме ел колхоз тәхетендә утыр да кешеләрне үтәли күрмә, имеш! Кемнең ничек сулаганына кадәр тоям мин. Зерә генә «Патша» димиләрдер. Җә, нинди яңа кушамат ул?
– Чү, кычкырма, Нурла.
– Нинди кушамат, дим, чукрак?
– Сине «әүлия» диләр, Нурла.
– Әүлия?! – Ир шаркылдап көлде.
Мөгаен, Мирхан мулла тел кашыйдыр. Авыл башындагы ташландык кабергә Нурулланың күптән эче пошып йөри иде. Анда әүлия бабай күмелгән, диләр иде. Кабер тирәсен тотып алган такталар череп, өстеннән терлек-туар таптап йөри башлагач, мәетнең сөякләре тузгып ятмасын дип, ул үз акчасына нарат тактадан аңа чардуган ясаткан иде. Аның бу эшен мулла бер дә килештермәде. Урамда очраган саен: «Син хаталандың, энем, син Аллаһ сөймәгән гамәл кылдың, син ул түмгәк өемен җир белән тигезләтәсе урынга, халык табынырдай кабер торгыздың», – дип ләгънәт укый иде. Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә «әүлия» янына килеп баш ормады. Адәм баласына фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән? Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча туры юлдан гына атласаң, табаныңа гөнаһ тузаны сыланмыйдыр, һәм мин Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп басармын дип өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә тиңләшергә мөмкин.
– Ярар, таксыннар, – диде Нурулла. – Бытылдарлар бытылдарлар да аннан туярлар. Син, дим, арурак күлмәк-чалбарларны караштырып бир әле.
– Кая җыендың, Нурла? Кичә генә хастаханәдән кайттың кана! Хәлсез бит әле син!
– Эш сагындырды, Саҗидә, эш!
– Колхоз дия-дия йөрәгең челтәрләнде ич инде, Нурла. Үлгәч, кабат терелдең бит син!
– Кәчтүм-чалбарларны бир, дим!
…Нибарысы төш кенә иде шул. Һәм ул буталчык түгел, аңлаешлы иде. Ә чынбарлыктагы «төшләр», киресенчә, төен-төен бәйләнеп чуалган, очын табарлык та түгел иде. Аның соңгысы куркынычрак булырга тиеш кебек иде. Әмма Нурулла өчен беренчесе шомлырак иде…
…Беркөнне дисә, кичә генә кебек күренер, моннан берничә ел элек район башлыгы киңәшмәдән соң аны кабинетына чакырды. Сүзне ерактан уратып башлады ул.
– Безнең бәхеткә, Азизов, өстән инвестор төшермәделәр. Министр Әхмәтовка рәхмәт, бу төбәктәге колхозларга тулаем тидертмәде. Үз җиребезгә үзебез хуҗа без. Ә җир тиздән алтын бәясе белән тигезләшәчәк, Азизов. Фермерлык, диләр, мактыйлар. Ә ул нәрсә? Ул – коллык, Азизов. Вот син, мәсәлән, колхозникны ел саен бушлай ял иттерәсең, хезмәт хакын айныкын айга түлисең. Печәнен, бодаен, арышын өләшәсең, бакчасын сөрдертәсең. Аңа хезмәт стажы языла, киләчәктә әзме-күпме пенсия алачак агай-эне. Улын өйләндереп или кызын кияүгә биреп туй ясый икән колхозник, син аны берничә көнгә эшеннән азат итәсең. Ә фермерның кул-аягы богауланган: ул, үзе хуҗа булса да, кол дәрәҗәсендә. Син төшенәсеңме, Азизов, үз-үзенә үзе батрак хуҗаның хәлен? Ашы – аш, ялы ял түгел мескеннең. Ял димәктән, син молодец, Азизов, сыер савучы апайларны Казанга концерт-театрларга ташыйсың, ди. Яхшы гамәл, ну артык очындырма. Искусство боза кешене. Потом мечтательләргә әйләнерләр, тирескә карамаслар, һавадагы йолдызларга кызыгырлар. Җир мечтательләрне яратмый, Азизов.
Читать дальше