Нәбирә Гыйматдинова - Сөйлим, тыңла…

Здесь есть возможность читать онлайн «Нәбирә Гыйматдинова - Сөйлим, тыңла…» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сөйлим, тыңла…: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сөйлим, тыңла…»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинованың әлеге китабына соңгы елларда язылган повесть, хикәяләре туплап бирелде. «Нурулла», «Сөйлим, тыңла…», «Кәтәнә» шикелле күләмле әсәрләрендә һәм «Икәү», «Тимә, ярамый…», «Үч» кебек мавыктыргыч хикәяләрендә ул укучыны яшәүнең мәгънәсе, кешелекнең мәңгелек проблемалары – Изгелек, Яхшылык, Намус, Вөҗдан һәм Мәхәббәт турында уйланырга чакыра.

Сөйлим, тыңла… — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сөйлим, тыңла…», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Гәрчә әүлия каберенә чардуган корганнан соң, мулла абзый аңа кырын караса да, олы кеше белән киңәшим дип, Нурулла туры аларга сугылды. Карт ишегалдында мунча себеркесе бәйли иде. Ботаклары нәзек, димәк, түбән урман каеннарын «чишендергән». Анда алар җирдән күтәрелеп кенә килә иде.

– Ни йомыш, Сафиулла углы? – диде мулла, кунакны өнәмичә генә.

– Үзәктән кайтыш, Мирхан абзый. Авылны дуңгыз тизәге белән быкырдатмакчылар.

Ул көткән иде, менә хәзер мулла утырган җиреннән сикереп торыр да, нәкъ аның кебек ярсып: «Кертмибез!» – дияр. Әмма абзый урыныннан кымшанмады.

– Өстеңә бәла килә икән, Сафиулла углы. Әүлия каберләрен яңартып, ислам диненә кизәнүең хәерлегә булмады менәтерәк. Аллаһ җәзасын бирә менәтерәк үзеңә. Дуңгыз нәҗесенә буяласың икән.

– Мин генәмени, авылыбыз белән буялабыз! Халыкка хәбәр итәсе иде, Мирхан абзый. Син бу хайванның безгә хәрәм икәнен аңлатсаң иде.

– Тавыш куптарырга дисәң, сезгә куш, каныгыз кайнар сезнең, Сафиулла малайлары. Әнәтерәк игезәк сыңарың күпер өчен буза куптарды. Аръякта елга таррак, ди. Шунда төзик, ди.

Анда тар шул дип олы кеше белән тартышу килешми дип, Нурулла бәхәсне куертмады. Вакыты да ул түгел иде.

– Безнең Чурайбатыр матур, төзек, яшьләр дә кубарылып шәһәргә чыгып китми, монда төпләнеп кала. Синдә йөрәк бардыр бит инде, Мирхан абзый! Әйдә, авылны нәҗескә батыртмыйк! Безне бетерер өчен тәреләр белән бер кергәннәр бит инде, бабайлар, кан коеп, иманын саклаган ул чакта.

– Каберне изгеләштермәскә иде сиңа, Сафиулла углы, – диде мулла. – Моның белән син минем абруемны какшатмакчы идең, ахры.

Мирхан абзыйның үпкәсе бавырына ук төшеп әчеттерә иде. Бу картка җир өстендә кемнеңдер сөякләре тузгып ятуы хәерлерәк иде микәнни соң?! Йа, дөньясы!

Каны кызса да, Нурулла түзде.

– Минем бакча артында кирәк ие ул күпер. Җомга намазына күрше Кызыл тау мәчетенә йөрим, туры гына чыгар ием күпердән, мәйтәм. Безнең мәчет тузды, Сафиулла углы. Сезнең иман йортында гамегез юк, шайтан токымнары! Халыкны өндәргә дигәндә миңа чабасыз! – Абзый каен ботакларын шап-шоп бәргәләп алды.

– Аның каруы синең йортың шәп! – диде рәис. Монысында тыелып булмый иде инде. – Минем игезәк сыңары, мәчет салдырам дип, нараттан бура бураган иде. Синең кодрәтле чагың, әйеме, Мирхан абзый, син – парторг, ул бураны үзеңә ташытып, өй тергезәсең, әйеме?

– Йә, хәсрәт капчыгы, авылга кем керттерә безгә ят хайванны? – Мирхан карт тиз генә сүз агымын борып җибәрде.

– Өстән, хакимияттән, мулла абзый.

– Бәрәкалла, минем дус Гата Кәримович үзе фәрман бирдемени? Алайса, энем, карышма. Башлыкларга буйсынырга куша китап, ие, шулай.

Нурулла йодрыгы белән маңгаен төйде. Их син, ахмак! Кем белән фикерләшәсең син? Кемнән ярдәм сорыйсың?! Бу бит чапанга төренгән парторг Мирхан Касыймов! Теге шомлы елларның кара шәүләсе бит бу! Бер җылы оядан икенче җылы ояга оялаган карчыга бит бу!

Ул, авылдашларын җыеп, чаң сукмакчы иде, иртәгесен аны рәислектән алып ыргытты хаким. «Карчыга» сәгате-минуты белән, барып, «дусты»на каркылдаган иде.

Баш агроном Һавис: «Азизовка рәхәт, үзе – баш, үзе – түш», – дип мыжгылдап йөри иде, хуҗалыкның барлык «рәхәт»ен аңа тапшырдылар.

Һависның каны салкын иде, ул күндәм иде: атна-ун көн үтмәгәндер, фермадагы сарыклар каядыр озатылды, алар урынына «яңа төр» хайваннар кайтарып тутырдылар.

Хәзер Чурайбатырда таң бүтәнрәк рәвештә ата: әтәчләрнең «кикрикүк» дигән авазларына чинашкан-мыркылдашкан тавышлар кушыла да гайрәтне чигерерлек «симфоник әсәр» яңгырый.

Нурулла игезәк сыңары белән чуваш якларына шабашкага юл сапты. Озакка дип. Онытылырга дип. Аңа, өч көн күрми торса, тилерткән Туйбикәсе дә киртә кора алмады хәтта.

Өч елдан соң район башлыгы аны үзе эзләп тапты.

– Тиздән мине Чистайга завод директоры урынбасары итеп күчерәләр, Азизов. Төгәлрәге, урынымнан аткаралар. Бер хатамны төзәтер идем, Азизов. Әйдә, эшеңә кайт, туган. Авылыгыз таркалмагае. Ун гаилә башка районга тайган. Яңа рәистән уңмадык без. Артта сөйрәлә колхозыгыз. Дуңгызларга эчең поша иде синең, анысын үзең хәл ит, Азизов. Бу юлысы мин тыкшынмыйм. Ат асрыйсыңмы, сарык үрчетәсеңме – үз иркеңдә, – диде гаепле башын кашыган түрә.

«Уйларбыз әле, карарбыз әле» дип сырланмады Нурулла. Егерме елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады… Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис. Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды. Урманнан өере белән бүреләр ташланганда, коймадан жирда суырып алып, ерткычларга каршы атлаганда, тез буыннары ничек хәлсезләнгән иде. Ә барыбер җиңде. Күзләре күмерләнеп янган өер башлыгының маңгаена күсәк белән тондыргач, ач иярченнәре, койрыкларын бот арасына кыстырып, куак ешлыгына шылган иде…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сөйлим, тыңла…»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сөйлим, тыңла…» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сөйлим, тыңла…»

Обсуждение, отзывы о книге «Сөйлим, тыңла…» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x