Нурулланың бер шундый начар гадәте бар иде: әңгәмәдәшенең сафсатасы ошамаса, кырт кына кистереп әйтә дә куя. Бу юлы да түрә абыныр димәде, аркылы «бүрәнә тәгәрәтте»:
– Фермерларны алай ук хурламас идем мин, Гата Кәримович. Танышымның энекәше Чүпрәле кызына өйләнгәч, шунда торып калды. Шәхси хуҗалыгын оештырды, кыскасы, фермер. Алар авылында эшсезлек, нужа борыныннан каптыргач нишләсен адәм баласы, ни чарадан бичара берәр кәсепкә керешә.
Башлык ул тәгәрәткән бүрәнәгә аягы белән типте:
– Синдә дә эшсезлекме, Азизов?
– Әлегә юк.
– Вот-вот, пока юк! Колхозым алдынгы дип кәпрәймә син, Азизов! Һәр көнне берәр уч ком өстәмәсәң, тау да әкрен генә кечерәя, Азизов! Мужыт, чир эләгеп, синең бөтен терлек-туарың кырылыр, ә? Корылык булып, басуда икмәгең көяр, ә? Яңадан ничек тергезәсең колхозны, ә, Азизов?
– Сәнгать тә халыкны бозмый, Гата Кәримович, бу мәсьәләдә сез ялгышасыз, – дип, икенче юнәлеш алып сүз көрәштерергә базган Нурулланы хаким бармак шартлатып бүлдерде.
– Мин сине дискуссиягә чакырмадым, Азизов! Хәзер минем әмеремне тыңла һәм үтә! Сарык-кәҗәләреңне немедленно сатып, өч ферманы бушат. Ул мәкелдекләр белән акча ясый алмыйсың. Синең колхозыңа өч йөз баш ана, йөз баш ата дуңгыз тәгаенләдек. Самара өлкәсе губернаторы белән килештек, дуслык хакына җүн генә бәягә җибәртә. Бу хайван тиз үрчи, артымы зур, ике-өч елда акчаны көрәк белән көрисең, Азизов.
– Кертмим! – диде тыны кысылган Нурулла.
– Нәрсә кертмисең, Азизов?
– Шул нәҗесегезне! Гомердә күрмәгәнне теге… Татар авылы бит без.
– Синнән кем сорый, Азизов, бар, кушканны үтә. Смотри, егет, бер генә дуңгыз югалсын, башың белән җавап бирәсең!
Хакимият бинасының баскычында өч тапкыр сөрлекте Нурулла. Тигез җир гүя түмгәккә әверелгән иде. Кертмим, диде ул һәм кертмәс тә! Киләхмәт батыр нәселе баласы, тез калтыратып, түрәләрдән өркер ди менә! Тиз генә халыкны кузгатырга кирәк! Тарихтагы хәлләр кабатланмый, диләр, ничек кенә кабатлана! «Гасыр арты гасыр үтсә дә, хәтердән җуелмас бер хикәят бар, оланнар, – дип, һаман-һаман әйләндереп сөйли иде бабасы Мотыйгулла. – Патша заманында Чурайбатырга бик каныгалар: мәчетен яндыралар, чукындырмак булып, авылга ябырылалар. – Әйтерсең бу вакыйгада турыдан-туры үзе катнашкан, картның күзләре яшьләнә иде. – Безнең бабайлар юлбасарларга каршы көрәшер өчен әтрәт җыя. Сәнәк, көрәк, балта белән кораллана болар. Каты гына бәрелештә кяферләр җиңә безнекеләрне. Чукынырга теләмәгән кешеләрнең аркасына салам бәйләп яндыралар, таяк белән суктыралар. Вәләкин үз ирке белән беркем дә чукынмый, авылга нәсара дине керттерми бабайлар. Попларны куалар, тәреләрен сындыралар. Явыз Ибан «мәетне поп катнашында җирләргә» дип фәрман бастырып калдыра. Бервакыт Чурайбатырда мөселман агае үлә. Мулла да, поп та килә. Мулла, дога укып, мәетне гүргә иңдерә. Шул чакта ерак Киләхмәт бабагыз: «Җәмәгать, патша фәрманында мәетне попсыз җирләргә ярамый, диелгән», – дип, карагруһны чокырга мәтәлдерә. Ирләр тиз генә аны күмеп тә куя. Икенче көнне үрәтник попны килеп эзли, оланнар. Арада шымчы сатлыкҗан була шул, оланнар. Ерак Киләхмәт бабагызны сөргенгә сөрәләр, ә яшь угланын – Нәҗибулланы – базга яшереп кала халык, оланнар».
Бабасы риваять итеп ятлаган әлеге хикәятен вак кына хәрефләр белән шакмаклы дәфтәргә дә күчереп язган иде. Онытмасыннар дип кисәткәндер, мәрхүм. Оныттырмыйлар, бабай, гел искә төшереп торалар. Үткән белән бүгенге арасында уртаклык та бар: ирексезләү, көчләү, янау-куркыту. Шул ук вакытта аермасы да бар: бүген милләт иманы белән үз агай-энең дә «уйный». Тарих укытучысы иде Нурулла, ләкин мәктәптә озак тотмадылар, колхоз арбасына җиктеләр. Җир, туфрак, икмәк дисә дә, юк-юк та, тарих сагындырып куя иде. Алар укыган елларда әле нәсел-нәсәбеңдә казыну ят шөгыль иде. Бәлки, егет тә, «чәйнәп каптырган тарих»ка ышанып, институт тәмамлар иде, ничектер профессор Хәкимов түгәрәгенә эләкте. Укытучыга бабасының риваятен сөйләгән иде, Хәкимов: «Чурайбатыр авылы миңа таныш, сездә гыйбрәтләр җитәрлек, шуларны җый син, Азизов», – диде. Җыймады Нурулла, ә менә Хәкимов сеңдергән милли рух ялкынын сүндермәскә тырышты. Соңгы курста укыганда, урамда аңа ике башкисәр бәйләнде. «Дай закурить, татарская морда», – диде берсе. Күрәсең, Нурулланың төс-кыяфәте, килеш-килбәте «мин – татар малае» дип кычкырып тора иде. Печән чабып, утын кисеп, аннан да бигрәк итле бәрәңге ашап ныгыган йодрыгы белән сылап берсен тәгәрәткән иде, икенчесе, ялварып, җиргә чүкте: «Не трогай, друг, извини».
Читать дальше