Бар ачуы, бар ярсуы күсәккә күчте, ахрысы. Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярым ай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп, аның бер чите нарат өстенә кителде. Урман калтыранып куйды.
Төнге каравылда торган Хәмәтдин абзый күз яшьләре белән елады шунда:
– Син ничек төнлә киләсе иттең икән, олан? Нәсел таналарын ботарлап кына чыга иде, иблисләр. Бәла буласын сизенгәнсеңдер син, олан. Нишләрбез алга табан, олан?
– Мин сиңа мылтык бирермен, Хәмәтдин абзый, – диде Нурулла, каравылчыны тынычландырып. – Гаеп миндә, яланкул чыгардым мин сине төнгелеккә.
Әйе, хуҗалыкны яңадан сыртына салды Нурулла. Халык та аны сагынган иде. «Патша» кайтты дигән хәбәр Чурайбатырны бик тиз урап үтте. Инде хәзер авылдашлар аның янына агылачак, һәм һәркем бер генә үтенеч белгертәчәк: «Зинһар, болардан котылыйк, Нурулла. Коткар, авыл нәҗескә батты, Нурулла!»
Әмма, ни гаҗәп, ни яше, ни карты рәискә мондый гозер белән килмәде. Бер көн көтте Нурулла, ике көн көтте, өч көн көтте… Аннары үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде… Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар, картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә – шушы тукмак борыннар. Җитмәсә, ярты авыл халкы фермада ябырылып дуңгыз карый, аның да бердәнбер эше-ашы шул мыркылдыклар иде.
Тик, нинди генә акланулар тапса да, Нурулланың җаны тынычланмады. Авыл өстендә ят ис бар һәм ни җилле көннәрдә дә ул таралмый, сулыш юлларын әрнетеп, тынны кыса иде.
Өч айда тәмам ябыкты Нурулла. Ә беркөнне… Хәер, таң сызылган иде инде. Ул уяу иде, күзләрен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде, гәүдәсе кинәт кенә авырлыгын югалтып, караваттан күтәрелгән сыман тоелды. Ир хатынына эндәшергә теләде, әмма теле көрмәкләнде. Төртеп уятмакчы иде, кулы селкенмәде… Кинәт аны, торгызып, аягына бастырдылар. Ир, күзләрен уып, алдына карады. Ямь-яшел уҗым кырында, озын өстәл янында ап-ак киемле, ап-ак чәчле бабайлар тезелешеп утырган иде. Түрдәгесе Нуруллага эндәште:
– Йа, углан, син иманыңны каралттың, вәләкин без сине хөкем итмибез, без сине мотлак кисәтәбез: хәрәмне себереп түкмәсәң, авылың бетә, углан!
Ул:
– Бәй, син ерак Киләхмәт бабай түгелме соң? – димәкче иде, гәүдәсе, төртеп еккан төсле, ятагына ишелде.
– Нурла, нишлисең син?! Ник ыңгырашасың?! – диде хатыны.
– Төшемдә… төшемдә… кисәтәләр…
– Нурла! – Саҗидәнең чәрелдек тавышы колак пәрдәсен зеңгелдәтте. – Аяклары бозланга-ан! Үлде, и Ходаем, үлде-е-е!!!
…Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы иде, ир, шуңа орынам дигәндә генә, катгый боерык ишетте:
– Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән, Нурулла-а-а!
Керфекләрен күтәргәч, ул ярым караңгылыкта күрде: ак киемле берәү аның өстенә иелгән иде. Өлгергән карабодай төсендәге ике күз – Туйбикә күзләре иде… Нигә дәшми ул? Нигә аның иреннәре дерелди?
– Төш, төш кенә… – диде ир, сөйләшергә мәшәләнеп. Янәсе, үлмәгән Нурулла, янәсе, төш кенә күргән.
– Тс-с, авызыңны яп! Хәл җый, син әле генә теге дөньядан кайттың. – Туйбикә бармаклары белән аның чәчләрен «тарады». – Ярый шофёрың җәһәт китерде. Хәзер син үзәк хастаханәдә – реанимациядә, Азизов.
– Үлмәкче идем, димәк. Кара син, ә! Син коткардыңмыни?
– Кизү идем. Үлсәң, белмим, нишләр идем…
– Сиңа ни… Яшәдем ни, яшәмәдем ни…
– Ни шул, ни!
– Кайчан аякка бастырасың, Туйбикә?
– Ай ярымнан, Азизов. Йә, йокла!
Йодрык хәтле генә йөрәк әвен кебек ирне үз кубызына шактый гына биетте: Нуруллага өч ай буе дәваланырга туры килде.
…Төш бүтән кабатланмады.
…Ябык гәүдәсендә таякка элгән сыман җилфердәгән кәчтүменең соңгы төймәсен каптыргач, Нурулла:
– Хуш, мин әзер, – диде. – Безнең бүген җыелыш, бичәсе.
– Савыгыр иең әүвәле, Нурла.
– Мин тере, мин исән, бичәсе!
– Йөрәгең зәгыйфь әле…
– Шым бул, бичәсе! Адым саен чир белән авыз чайкама! Минем чурайбатырлыларга тәҗел сүзем бар!
Клуб, кәбестә басуы кебек, яулыклы, бүрекле «башлар» белән чуарланган иде. Әһә, һәркем могҗиза белән күрешмәкче! «Нуруллага тегеннән бик күп нәрсәләр әйтеп җибәргәннәр, ди. Үлеп терелгәч, әүлия өммәтеннән икән Нурулла… Баш түбәсендә нур балкый икән…» – Бу чыш-пышлар көлке иде, билләһи. Җилдән яралган әлеге матур гайбәт өчен кайсысын тотып ярасың ди, йә?
Урман сыман шаулаган халык ул сәхнәгә менгәч басылды.
– Нишләп кул чапмыйсыз? – диде Нурулла, авылдашларының энә күк чәнчегән карашларыннан өшеп. Аңлашулары җиңел булмас, ахрысы. Авыл өстендәге сасы ис клубка да тулган иде. Кешеләрнең өс-башларына ук сеңгән бугай. Менә хәзер һәркайсының киемен салдыр да утка як, чөнки ят ис юып кына бетмәячәк. Ә нәҗес агызып көйдергән-яндырган үле туфракта илле ел бөртек чәчмә!
Читать дальше