Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр?
Юк, алай гына түгелдер сыман.
* * *
Үз-үзеңне ярлыландырма әле, Мөдәррис! Әбиең әйтә иде бит: «Булганны да югалтсаң – җинаять», – дия иде. Әй, әле онытканмын икән, әби дигәннән искә төште. Миңа бит әле «Иман» дигән кушамат та тактылар. Әбинең татар телендә бер вәгазь-догасы бар. «Алты вәгазь» дип атый иде ул аны үзе. Һәр җомгада бала-чагага, күрше-күләнгә көйләп укый. Күңелдән генә мин дә кабатлап барам. Шулай итеп, мин моны яттан бикләп тә алдым. Чирәмдә түгәрәккә малайларны җыям да әби булып килештереп көйләп җибәрәм:
Иң әүвәл кирәк нәрсә иман, дигән,
Ахирәт эшләренә инан, дигән;
«Хода кичәр» дигән белән эш бетмәйде,
«Иман шарты»н өйрәнмәсә – Ибан, дигән.
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел, дигән,
Күңле бозык адәмнән түгел, дигән.
Өченче кыйммәт нәрсә – акыл, дигән,
Акылсызның тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер, дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер, дигән.
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп, дигән,
Әдәп, дигән, мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр, дигән,
Сабыр кеше – морадын табар, дигән;
Һәр эштә сабырсызлык төбе – хурлык,
Сабырсызлык бик зур бәла салыр, дигән.
Мин әле бу көйле тезмәнең күп кенә сүзләрен дә, мәгънәсен дә аңлап бетермим. Һәр дүрт юллыкны көйләгән саен, малайлар тәгәрәп китәләр. Картларның җомга намазына җыелуларын күрү белән, алар минем тирәгә җыела:
– Әй, «Иман», әйдә әле безнең иманыбызны да укытып ал!
Шулай итеп, миңа яңа кушамат тагылды да калды.
Еллар үтте. Мин дә авылдан китеп, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Профессор Хатип ага Госман «XIX гасыр әдәбияты»ннан курс-лекция укый. Шушы шигырьне укып китте:
…«Иман шарты»н өйрәнмәсә – яман, дигән…
Мин сикереп торам (әдәпсез!):
– Ялгыш укыйсыз, Хатип ага, – дим һәм шигырьне баштан алып хәтердән көйләп чыгам. Нәкъ әбичә итеп.
– Син моны каян беләсең?
– Әби өйрәтте.
Баксаң, мәшһүр татар-башкорт-казах шагыйре Акмулла әсәре икән ул.
Менә сиңа әби, менә сиңа «Иман» кушаматы.
Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр.
* * *
Район газетасында, «Яшь ленинчы»да, «Ялкын»да шигырьләрем басыла башлагач, миннән бәйрәм шигырьләре яздырырга керештеләр. Әниләр бәйрәме, Октябрь, Җиңү бәйрәмнәре. Тәгәрәтәм генә. Бер язгы бәйрәмдә район газетасында шигырем басылды. Үземчә бик шәп инде:
Яшәсе дә безгә яшәсе –
Яңа язда бөтен планетада
Уйнап торсын дуслык рәшәсе.
Авыл клубында дәртләнеп-дәртләнеп укыдым.
Алкышларга күмелдем. Урамга чыккач, гармунчы Рәзим:
– Пүчтәк шигырь бу! – диде. – Шигырь мондый булмый.
Үтерде, гарьләндем.
– Ә ничек була? Менә үзең язып кара.
– Менә ничек була:
Яусаң яу, яңгыр!
Яумасаң, тамма да!
Сөйсәң сөй, җаным,
Сөймәсәң ялынмаем.
– Рифмасы юк, – дидем мин, үҗәтләнеп.
– Әй, надан! – диде ул, – «яусаң», «яңгыр», «яумасаң», «ялынмаем» – рифмалар түгелме?
Тетрәнеп киттем. Сибәләп кенә торган яңгырга кушылып күз яшьләрем тәгәрәде. Эчтән генә сөеп йөргән күрше кызы – Гасимә күз алдыма килеп басты.
Әнә шундый сабак бирде миңа гармунчы, җиде класс белемле калхузчы авылдашым.
Шигырь, бәлки, шуннан башлангандыр.
* * *
Инде иң беренче язган, иң беренче басылган шигыремә килик. 1958 ел. Ул «Истәлекләр» дип атала.
Истәлекләр алар күптөрле,
Истәлекләр алар күп кала –
Бер истәлек булып, әнкәмнең
Чиккән сөлгеләре саклана.
Чиккән сөлгеләре саклана
Бизәге лә, аның бизәге –
Карый кебек миңа бизәктән
Әнкәемнең нурлы күзләре.
Миңа 12 яшь. Әнкәемне югалту хәсрәтеннән гаҗиз булганнан язылгандыр дип уйлыйм. Мин үз гомеремдә (шөкер!), кешеләргә ияреп, шагыйрь булу хыялы белән шигырь язмадым. Бала чагымнан шигырь теориясе турында китаплар укып өйрәнмәдем. Әбинең шигъри күңеле, шигъри теле Кол Галине, Тукайны яхшы белүе, шулар арасында иҗат иткән дистәләгән шагыйрьләрне күңелдән көйләве, мөнәҗәтләре мине шигърияткә алып килде.
Зөләйха бер көн йатыб уйриди,
Йосыфның сурәтен дөшдә күрди,
Күрүбән һәман сәггәт гашике ирде,
Аглайуб уянәүбән кәлүр имди.
15-20 елдан соң гына мин моның Кол Гали әсәреннән икәнен белермен.
Тәндә җаным ничә көн миһман икәндер, белмәдем,
Үтте гомерем, барысы хосран икәндер, белмәдем.
Бу юлларны 1782–1833 елларда яшәгән Әбелмәних Каргалый язганын да шулай ук соңрак белермен.
Читать дальше