Рифат Сәлах
Ак фәрештә. Шигырьләр
…Офыкта таң беленеп килә. Чык суы белән битемне юарга дип, бакчага чыктым. Алмагач чәчәкләре арасыннан ераккарак күз салсам, гаҗәеп күренешкә тап булдым. Анда һәркемнең балачагы чагыла. Ул болында теләгәнчә уйнап, теләгәнчә җырлап була, ул болында вакыт та туктап тора, имеш. Бу могҗизаны якыннанрак күрәсем килде.
Мондагы гүзәллекне сөйләп бетерерлек түгел! Бер тарафта аллы-гөлле күбәләкләр бөтерелә, бер тарафта салават күпере төсенә кереп, чык тамчылары ялтырый. Биектән өздереп-өздереп тургай сайраганы ишетелә. Һавада йөзгән болытларның кайберләре, ара-тирә җиргә төшеп, тирә-юньне ак томанга күмә. Дөньяңны оныттырырлык гүзәллек! Боларны күргән кешенең күңеленә һич кенә дә начар уй кермәс кебек…
Сары чәчәкләр тулы яшел болын!.. Шуны иңләп-буйлап, сөенә-сөенә йөгереп йөргән чагымда, ак күлмәк кигән бер кызчыкны күрдем дә тукталып калдым. Дөньясын онытып, шул чәчәкләр, тузганаклар белән уйнаган, аларны иркәләгән ул кыз мине күрми дә. Сары чәчәкләрдән такыялар үрә, тузганак мамыкларын җилгә очыра.
Ул да минем күз карашымны сизде бугай. Миңа карап елмайды да, Әти! – дип, әллә кайсы тарафка китеп югалды. Учларымда тузганак мамыклары белән сары такыялар гына калды.
Мин ул чәчәкләрнең сурәтен дәфтәремә төшердем дә юлга чыктым. Бөтен дөньяны хушландырып, гөл исе таралды…
Тузганаклы болын
Уртасында бер кыз
Әй очыра җилгә
Тузганакны өреп.
Күзләренә карый
Иң-иң якты йолдыз,
Ул очырган мамык
Ак фәрештә кебек.
Тузганаклы болын
Кичә сары иде,
Бүген иртән аны
Аклык китте күмеп.
Әй очыра җилгә
Тузганаклар илен
Ак күлмәкле бер кыз,
Ак фәрештә кебек.
Тузганаклы болын
Булырбыз бер без дә,
Безне күреп, гөлләр
Һаман торыр көлеп.
Мәңгелеккә алып
Китәр безне көз дә –
Очар безнең җаннар,
Ак фәрештә кебек.
Мин туганда, җирне моңга күмеп,
Сандугачлар сайрап торганнар.
Мин туганда, яшел яулык ябып,
Шаулап торган яшел урманнар…
Мин туганда, кырда игеннәрнең
Башаклары тула башлаган.
Мин туганда, сыерчыклар кунып
Су эчкәннәр безнең басмадан.
Мин туганда, кояш, түргә менеп,
Җылы нурын чәчкән дөньяга.
Мин туганда, җиләкләре пешеп,
Алсуланып киткән Җир-ана.
Мин туганда, чишмә челтерәве
Чыңлап торган яшел тугайда.
Мин туганмын алтын кәрәзләргә
Бал кортлары ширбәт җыйганда.
Мин туганчы, дөнья башка булган,
Мин тугачтын, дөнья үзгәргән…
Каян килсен җиргә мин югында
Минем җанда туган йөз галәм.
Йа Аллаһым!
Кичер мине, кичер.
Догаларым кабул кылсаң икән!
Аз ялвардым Сиңа.
Иртәрәк шул
Китәм бугай Рәхмәт үзәненнән.
Иртә китәм.
Әйе, артык иртә.
Кылып бетмәс инде бөтен догам.
Күңелемә ут бир, ләкин сакла,
Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!
Йа Аллаһым!
Тагын бер кат кичер,
Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.
Әгәр әмер итсәң,
Гарәфәнең
Үзәнендә мәңге калыр идем.
Иртә әле,
Әйе, бөтен догам
Өзелмәде әле үзәгемнән.
Мәңгелеккә диеп саубуллашып
Китә алмам Рәхмәт үзәненнән!
Таш өстендә үскән куаклар
Күңел сурәтемә һәрчак шулай
Сеңеп калыр инде бу яклар.
Горуранә миңа карап тора
Таш кыяда үскән куаклар.
Күңелем дә, читлекләрен ватып,
Азатлыкка очкан кош төсле.
Таш кыяда шытып үскән куак
Каян ала икән бу көчне?
Могҗиза бу!
Аллаһ могҗизасы,
Бер гыйбрәт тә – аңлый алганга.
Башны ию кирәк түгел икән,
Таш өстендә хәтта калсаң да!
Ашың булса әгәр,
Башың булса,
Күкләреңдә аең бер калкыр.
Үзебез дә – илсез-җирсез килеш
Таш өстендә үскән куактыр…
Үлгәннән соң макталу вә сагынылу – терек булу, әмма терек вакытта макталу – үлү вә онытылу.
Ризаэддин Фәхреддин
Түзеп булмас!..
Түзеп булмас янә безнең җирдә
Шайтан өермәсе калкуга.
Тел сагына – Тукай,
Дин сагына
Фәхреддине кирәк халкыма!
Берәүләрне артык борчыганда
Ватандагы рухи төрлелек,
Кире кайтчы безгә, әй Фәхреддин,
Кире кайтчы безгә, терелеп.
Без – мохтаҗлар.
Рухның сүрән чагы.
Хаҗәт безгә иман-тәрбия.
Һичьюгында, синең сабакларың
Җитеп торыр иде әлегә.
Читать дальше