Түзеп булмас!
Шайтан өермәсе
Илгә, телгә, дингә кул сала.
Кайт син безгә, кайтчы, мөфти хәзрәт,
Рухың белән генә булса да.
Төн уртасы.
Ишек шакый берәү.
Апрельнең соңгы көннәре.
Юкса күптән юк иде лә безгә
Тукай әфәнденең килгәне.
Ишек ачтым.
Бергә каhвә эчтек.
Төне буе шигырь сөйләде.
Ул киткәндә, бер үкенеч булып,
Җирдә калган икән сөйгәне.
Тынып калдык.
Тынып торды бермәл.
Ютәлләде янә, буылды.
Сораштырды: «Яшьти, ничек, –
диеп, –
Сезнең яңа гасыр буыны?»
Саубуллашты.
Юлга чыгып китте.
Бер борылып бакты – түзмәде.
Офыктагы ал таң яктысыннан
Карап тора Тукай күзләре.
«Милләтебез!» диеп, янып-көеп,
Без яшәргә тиеш, без – бакый!
Дөрес юлны күрсәткәнең өчен,
Мең рәхмәтләр сиңа, Исхакый!
Инкыйразга ике гасыр алдан
Кисәткәнсең ярый…
Без – исән!
Башың ию хаҗәт микән илгә,
Ватаныңда үзең изелсәң!
Син киткәч тә, милләтебез күге
Бер каралды йә бер аязды.
Казан урамнары хәтерлиләр
Яуширмәдән килгән Гаязны.
Казан йортларына сеңеп калган
Синең аваз булып: «Азатлык!»
Инкыйразга барса туган халкың,
Яшәвең дә җирдә газап бит.
Ләкин яшәү күпкә ләззәтлерәк,
Көтеп яту түгел казасын.
Чит илләрдән торып әле һаман
Милләтеңә хатлар язасың.
Без атларга тиеш ялгышмыйча,
Туры юлда синең эз балкый!
Син яшәсәң, яшәр милләтебез,
Ышан безгә, ышан, Исхакый!
Мөдәррис Әгъләм истәлегенә
Кабер кебек салкын көз урамда,
Кабер кебек салкын бар галәм.
Җәсәдеңне җиргә иңдерсәк тә,
Рухың белән илдәсең, Әгъләм!
Караңгылык – көздә генә түгел,
Тормышка да хас ул каралык.
Бүген менә, салкын көздә өшеп,
Без дә Әгъләм булып карадык.
Ә ул туңмый бүген, өшеми дә,
Салкын канлы бүген үзе дә.
Кызыл гөлчәчәкләр төшеп калган
Карда яткан кайнар эзенә.
Сабагыннан өзелеп калган чәчәк…
Кабер кебек салкын бар галәм.
Җәсәдеңне җиргә иңдерәбез,
Рухың белән илдәсең, Әгъләм!
Бәлки, язмыш мине ишетер…
Зөлфәт
Матәм бүген. Кичә чәчәк аткан
Шомыртларга кадәр моң тулган.
Җирдән китеп күпләр откандыр ул,
Җирдән китеп күпләр оттырган.
Шагыйрь китә. Офыкларга китә.
Болытларга китә, күкләргә.
Ярсу яшен булып яшьнәр өчен,
Болытларны ярып күкрәргә.
Бу дөньяны моң-гөлләргә күмеп,
Үз язмышын салып иңенә,
Китә шагыйрь. Кайтырга дип китә, –
Сүз ул чорларны да чигерә.
Юк, оттырмый шагыйрь – ота гына!
Язмыш аны бүген ишеткән.
…Офыкларны ярып дәшә берәү,
Аваз бирә берәү… бишектән.
Күк йөзендә безгә юл күрсәтеп,
Йолдыз тора янып.
Нинди кавемнәргә бүлсәләр дә,
Без – бер халык!
Каракошлар һәрчак яши, безгә
Кыска гомер теләп.
Нинди генә сынау кичерсәк тә,
Без – бер милләт!
Без чыгарбыз әле бу тормышның
Төпләреннән калкып,
Бер шауларбыз әле диңгез булып –
Без – бер халык!
Күк йөзендә үз юлың бар икән,
Ул җирдә дә кирәк!
Ничек кенә дәшсәләр дә безгә,
Без – бер милләт!
Америкага барып кайткан дустым Рушанга
Чит илләрдә йөргән чакта
Әйләнеп китсә башың,
Сораганнардыр ул синнән:
– Are you Russian? 1 1 Син русмы / русиялеме? (ингл.)
Диңгез арты гына түгел,
Океан артына аштың.
Иң хөр дәүләтнең берсендә
Are you Russian?
Син анда да ашамадың
Буш ботларының ашын.
Сәер караш тилмерткәндер:
– Are you Russian?
Сораулары гел бертөрле,
Юкса дөнья безгә тар.
Сорасыннар иде лә ул:
– Are you Tatar?
Казан өсләренә томан төшкән,
Читләрендә бераз балкыш бар.
Татар сүзе шундый ялгыз монда,
Алга чыкса, кемнәр алкышлар?!
Татар сүзе шундый авыр хәлдә –
Башкаласын никтер тарсына.
«Әллә китеп барыйм микән, – ди ул, –
Ачу итеп монда барсына».
Татар сүзе шундый авыр хәлдә,
Юк сыеныр җире, юк йорты.
Күпләрне ул үзе ташлап китте,
Күпләр исә аны онытты.
Татар сүзе…
Шагыйрьләрдә калган,
Йөрәкләргә кадар ук булып.
Казан өсләренә төшкән томан
Янып китәр сыман ут булып!..
Читать дальше