Төн яулаган чакта кара күкне,
Кызыл таңга килеп юлыга.
Мин дә бүген яңа җырлар эзләп
Кереп барам кызыл юлыма.
Илhам эзләп, мин төннәрне гиздем,
Ә алдымда… кызыл таң гына.
Һәр таң саен яңа хисләр ява,
Һәр таң саен өмет кабына.
Офык чикләрендә төннәр яна,
Ялкын таңга барып сыенган.
Карурманнар буйлап сөю эзлим
Күңелемнең кызыл юлыннан.
Таң ялкыны сагышларны яга,
Кызыл юллар ята алдымда.
…Һәр таң саен яңа хисләр ява,
Һәр таң саен өмет кабына.
(Этюд)
Башын күтәргән Кол Шәриф,
Бардыр бер тын аласы.
Болытларда –
Сөембикә ханбикә манарасы.
Колонналары артыннан
Университет көлә.
Казансуга чумган Кояш,
Кызу булганга күрә.
«Казан-Арена» түзәрме
Казансудагы моңга?
Тәңкәләргә чуарланган
Хан каберлеге туңа…
Җир-ананың кочагында яшәп,
Күңелебез күккә үрелгән.
Нәселебез уртак. Туганбыз без
Алтайдагы ана бүредән.
Төскә-биткә төрле, ә шулай да
Йөрәгебез тибә бер булып!
Кулыбызда – ияр,
Очабыз без
Киләчәккә таба ыргылып.
Җир-ананың газиз балалары,
Бабалардан килгән ут җанда.
Аюлар да өннәренә сеңә,
Безнең атлар юртып узганда.
Бабалардан килгән өмет җанда,
Без үтәсе юлдан кем үтәр?
Мәңгелеккә таба юллар озын,
Юртакларын җигә түркләр!
Дәмәшкъка сәяхәткә килдек,
Кунакханә таба белмәдек.
Бер төрек hәм ике татар бергә
Шәhәр үзәгенә юнәлдек.
Төн кунарга урын эзләп йөрдек,
Белмим, кемнәр ничек эшлиләр?
Төн кунарга төрекләргә кердек –
Бар бу җирдә яхшы кешеләр.
Чәй эчмәдек, каhвә – иске нәрсә,
Заманчалап «Pepsi» чөмердек.
Ярый әле аңлы телебез бар,
Иркен сулап җирдә йөрерлек.
Чакырмаган кунак – яман, диләр…
Без татарлар шулай диябез.
Әфәнделәр: «Бар да уртак, – дия, –
Уртак күк бар – уртак түбәбез!»
Нишлисең бит, дөнья – уртак нәрсә,
Бер үк Галәм, Кояш, Җиребез.
Бу дөньяда күпме яхшылык бар –
Рәхмәт әйтә белми йөрибез.
Ясмин чәчәкләре елап калган…
Йөземнәре таңда өлгерә.
Шам иленең якты мизгелләре
Тартып тора әле бүген дә.
Урта диңгез кочагында дулкын
Ил ярына бәрә… Комлана.
Мин булмаган бөтен җир дә гаҗәп!
Мин кайтмаган җирдә моң кала.
Иркен киңлек…
Йөзем…
Ясмин исе…
Күз яуларын алыр гүзәллек.
Шәркый дөнья:
Ясмин чәчәкләре, диңгез-чүлләр…
Ә без… Без – гареб.
Мин бит монда бер яшәгән идем…
Зөлфәт
Чит-ят җирдә дисәм, алай түгел –
Таныш аваз килә уңнан-сулдан.
Шул ук пальма монда, шул ук кальга –
Мин бу җирдә бер яшәгән сыман.
Таңнары да нәкъ шул, таллары да,
Таулары да шул ук, шундый биек.
Шул ук өмет монда, шул ук кибет –
Мин бу илдә бер яшәгән кебек.
Упкыны да, дулкыны да шул ук –
Тарих җиле давылланып исте.
Урта диңгез кочагында йөзәм,
Бу дөньяда бер яшәгән төсле.
Хәтеремнең ерак почмагыннан
Эзләп йөрим Сүрия – Шам илен.
Пышын гына хәтер дәшә миңа:
«Мин бит монда бер яшәгән идем…»
Аллаh исме белән башлыйм әле! –
Изге эшләр шулай башлана.
Һәм күкләргә багып дога кылам:
«Йа Ходаем, Үзең ташлама!»
Чал диварга килеп башым куям,
Кулны куям дивар өстенә.
Бер үрмәкүч пәрәвезен үргән –
Язып куйган сыман «бисмилләh».
Маңгаемны җир өстенә куям
Һәм ялварып сорыйм, тезләнәм –
Мин булмасам иде язмышымның
Бәхет-сынавына түзмәгән.
Һәм күкләргә багып дога кылам,
Йа Ходаем, Үзең ташлама!
…Гаҗәпләнәм, әле шуннан соң да
Бәгыремдә күпме таш кала.
Бу җирдә динилек буласын
Оныттык без, әллә белмәдек.
Мөэминнәр яхшыга юрасын,
Хәерле булсын, дип, бу гает.
Мәчеттә урын юк – шау халык,
Мәҗбүрмен урамга чыгарга.
Гаеттә мәчеттән чыксам да,
Йа Раббым, иманнан чыгарма!
Хаталы укысак намазны,
Ходаем, гафу ит, Син, кичер.
Казасыз калмабыз,
Газаптан коткарчы,
Иманга сусаган җан өчен.
Исламның кабаттан калкуы,
Юл да юк – шау халык урамда.
Елына ике кат булса да,
Кайтабыз икән бит иманга.
Читать дальше