Бу җирнең иманлы буласын
Белмәдек бугай шул, белмәдек.
Болытлар яхшыга юрасын,
Үткәч тә сүнмәсен бу гает.
Мәчеттән чыгабыз, һәркемнең
Күзләре яшьләргә чылана…
Гаеттән чыксак та,
Йа Раббым,
Күңелдән иманны чыгарма!
Нинди сүзләр белән юатыйм соң,
Ошбу хәлгә кем ышана ала?
Кулларына нарасыен тотып,
Егълап кайтып бара Мәрьям ана.
Могҗизалар көтә, диләр, кеше,
Могҗизага ышануы авыр.
Күңелеңдә бер кара тап булса,
Бөтен җаныңны да каплап алыр.
Изге юлга чакырылган халык
Нигә һаман бозыклыкта кала?
Улы кадакланган хач яныннан
Егълап кайтып бара Мәрьям ана!
Юк, хакыйкать һич югала алмый,
Тәреләргә кадакланып кына.
Гайсә пәйгамбәр ул күккә ашты,
Ышанмады бары халык кына.
Әнисенә килде дә ул янә
Бәхилләште, борчылма, дип, анам.
Миңа андый сынау җибәрмәде
Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле Аллам.
Нинди сүзләр белән юатыйм соң,
Җаһиллекнең һаман чаңы кага.
Сурәтенә табынганда кавем,
Үксеп егълый бугай Мәрьям ана.
Ир иткән дә, чир иткән дә – хатын,
Хатыннарның сылу-матурлары…
Бер шагыйрьгә ике язмыш биргән
Төрле-төрле Такташ хатыннары.
Булган җирдә Салигаскәрова
Луизадай чая, батырлары.
Шагыйрьләр дә сүнеп барган чакта,
Сынмаганнар шагыйрь хатыннары.
Асканнар да, кискәннәр дә ирен,
Һәм дә булган терәп атылганы,
Шагыйрь гомрен җирдә дәвам иткән,
Дәвам иткән Җәлил хатыннары.
Бу күкләрдә күпме йолдыз яна!
Арасында бардыр атылганы.
…Шагыйрьләрдән кайчак бөегрәк,
Бөегрәк була хатыннары!
Бәхет бар ул, диләр, язмыш та бар.
Беркем белә алмый язмыш эшен.
Бәхет – әгәр исән-имин булса,
Яннарыңда булса якын кешең.
Бәхет бар ул, әгәр кирәк булсаң,
Аңлый алсаң әгәр халкың җанын,
Кылган гамәлеңнең игелеген
Таный алса әгәр якыннарың.
Бу дөньяның гүзәллеген күреп
Шөкер итә белсәң һәммәсенә,
Бәхет-юлың – иманыңны табып
Төшенү ул тормыш мәгънәсенә.
Туган якта чакта гамь юк иде,
Күңел – дала иде… Ә бүген
Кош теледәй берәр хәбәр көтәм –
Мин сагындым сине, әнием!
Әллә нигә нечкәрә шул күңел,
Тыштан гына кырыс ул минем.
Сабый булып бер назланыр идем,
Мин сагындым сине, әнием!
Нигә болай икән?
Сине сагынып
Үтеп китә hәр төн, hәр көнем.
Йөз чакрымнар аша дәшәм сиңа:
– Мин сагындым сине, әнием!
Чит җирләргә китү берни түгел,
Сагынулар гына әй кыен!
Сиңа сәлам юллап калам, әни,
Мин сагындым сине, әнием!
Тәүге күргән сыман каршылыйсың,
Бар иде лә монда булганым.
Гасыр, чорлар, меңьеллыклар аша
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
Дәва эзләп, синең җиргә киләм,
Сыкрый калса җанда иманым.
Һәр ташыңны, сулышыңны тоеп,
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
Күңелемә төрәм аклыкларын
Идел өстен күмгән томанның.
Томаннарны, дулкыннарны ерып,
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
Милли кояш сүнгән чакларда да,
Болгар җиле, рәхмәт, тынмадың.
Милләтемнең җан тибешен тоеп,
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
Балачакта дөнья тәрәзеннән
Күп күренде миңа Карабаг.
…Күңелләргә тулган әрнүләрне
Берничек тә булмас аралап.
Син чынлап та кара бакча икән –
Бакчадагы гөлләр каралды.
Җиргә золым чәчкән кавемнәргә
Күрсәтмәскә кирәк яраңны.
Син җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
Безнең болгар бабайлар да килгән
Шул бакчадан – Кафтау ягыннан.
Кара баулар сине урап алган,
Агып ята канлы чишмәләр.
Ә кайчандыр безнең әбиләр дә
Су алырга шунда төшкәннәр.
Тик шулай да барыннан да бигрәк
Гаделсезлек җанны телә лә!
Синдә яшәр өчен салым бары
Шәһит китү белән түләнә.
Син – җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
…Имансыздан кемнәр иман көтә,
Ахырзаман җитәр алдыннан?
Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Ник ямансу болай көннәрең?
Нигә елый синең гөлләрең,
Нигә шулай әрни йөрәгем?
Читать дальше