Әмирхан Еникиев - Әсәрләр. 3 том

Здесь есть возможность читать онлайн «Әмирхан Еникиев - Әсәрләр. 3 том» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 3 том: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 3 том»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең «Соңгы китап» дигән автобиографик романы һәм төрле елларда язылган публицистик мәкаләләре, истәлекләре урын алды.

Әсәрләр. 3 том — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 3 том», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Энем белән без икәү, Тимеркүктән күзләребезне алмасак та, кыюланып янына барырга курка идек әле. Кушмыйлар да, белмәссең хайванның холкын, диләр. Ә дәртле айгыр гел башын чайкап, пошкырып, алгы тоягы белән җирне тырнап кына тора. Аны күбрәк аранда гына тоталар. Атакай өйдә чакта үзе карый, киткән чакларында инәй карый торган иде. Айгыр аранда торып бик тынычсызлана башласа, ишегалдына чыгарып, берәр баганага таза бау белән бәйләп куялар. Әйткәнемчә, безнең ихата Комач читенә терәлеп үк тора, язгы ташу вакытында су ишегалдына да үтеп керә иде. Бәйләп куйган айгыр да, якындагы су исен сизепме, әллә аръяктагы яшел болынны күрепме, баскан җирендә һич тыныч кына тора алмый, өзлексез әйләнә-тулгана, чигенә-тартыла йә булмаса башын күтәреп, танавын киереп һаваны иснәргә тотына, шул чагында еш кына бөтен су буен яңгыратып кешнәп тә җибәрә. Кыскасы, хөрлек, иркенлек таләп итә иде ул!

Атакай хайваннарга карата йомшак күңелле иде, сөяргә, сыйпарга, дәшәргә ярата иде. Күк айгырның да хәлен аңлап булса кирәк, беркөнне ул аны ишегалды белән янәшә бакчага йөгәнен салдырып кертеп җибәрде. Айгыр, читлектән ычкынган коштай, бакчаны бер итеп, артын уйната-уйната, әллә ничә кат чабып әйләнде, аннары, күңеле хушлангандай, ашыкмыйча җирне иснәп кенә йөрде, бер җирдә ятып, аякларын күтәреп аунап та алды, торгач, бөтен тәне белән калтырана-калтырана селкенде, шуннан соң нидер сизенгәндәй бакча түренә барып, койма өстеннән аргы якка карап тора башлады. Ә анда, ерак тугайда, елкы көтүе йөри иде. Безнең айгыр шуларны күрде, күрү генә түгел, ничектер исләрен тойды бугай, башын күтәргән килеш колакларын кайчыдай торгызып, уттай күзләрен тасрайтып карап торды-торды да, кинәт койма аша суга сикереп, аргы якка йөзеп чыгып та китте… Без «ах!» итеп кенә калдык. Ярый әле атакай ишегалдында йөри иде, бу хәлне күргәч, бик хафаланып: «Өер айгырлары белән сугышып, харап кына булмаса ярар иде!» – диде дә, тиз генә йөгән эләктереп, күрше көймәсендә аргы якка ашыкты. Ул каршы ярга барып туктаганда, Тимеркүк әллә кайчан бияләр көтүенә барып та җиткән, андагы өер айгырлары белән чинашып, тешләшеп сугыша да башлаган. Яхшы әле, якында гына печән чабучы башкорт агайлары бу тамашаны күреп алганнар. Бары шулар ярдәме белән генә атакай күк айгырны бияләр көтүеннән көчкә аерып алып кайтты. Йә, шыр тиле түгел диген син аны. Җитмәсә әле, яудан кайткан батыр сыман эре генә басып тора, тешләнгән, яраланган җире дә күренми үзенең. Атакай әйтә: «Аңа чыдыйлармы соң, вак айгырларны шунда ук куып бетергән», – ди… Ләкин шулай да бу вакыйгадан соң инде Тимеркүкне тезгенсез бушлай гына бакчага җибәрү бетте.

Атакайның соңгы елларда эше әйбәт барган булырга тиеш – югыйсә мондый шәп ат безнең йортка кайчан керер иде әле… Бу вакыт 1917 елның буталчык хәвефле җәе булса да, ул үзенең сәүдә эшләре белән йөрүдән туктап тормады.

Ләкин шуңа да карамастан аны чын «купич» дип танымыйлар иде әле, чөнки ул – йортсыз кеше, ул һаман да «фатир күчеп» йөрергә мәҗбүр… Ә йортсыз «купич» булырга мөмкинме? – Әлбәттә, юк. Мондагы эре сәүдәгәрләр генә түгел, вак сатучылар да йортлы-җирле кешеләр. Хәтта әнә тимерче Миңнегали карт яки тегүче Солтан абзый кебек хәллерәк һөнәрчеләр дә үз йортлары белән торалар. Йорты барның абруе бар – ул ышанычлы кеше. Җиккән атың нихәтле генә шәп булмасын, әгәр синең үз нигезең, үз йортың юк икән, син әле төпле, ныклы хуҗа түгелсең.

Билгеле инде, безнең атакайның да бөтен хыялы йорт алу, йортлы булу иде. Шуның өчен йөри, шуның өчен тырыша һәм шуңа омтыла да иде. Ләкин ни сәбәптер ул бу эшне һаман суза да суза. Акчасы җитмиме, йорты очрамыймы – сәбәп нәрсәдә?

Кыскасы, без 1917 елның тынгысыз җәен дә, явымлы пычрак көзен дә шул «күк йорт»та уздырдык. Кышка да кердек… Мин икенче ел инде мәчет каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрим. Монда ул чакта парта дигән нәрсә юк иде әле, тәбәнәк өстәлләр артында астыбызга җәйгән киезләргә тезләнеп утыра идек. Хәлфәбез читтән килгән Коръән-хафиз – бик усал кансыз бер кеше иде. Янында утырган шәригеңә дәшү түгел, борылып карарга да ярамый – шунда ук хәлфәнең өчтән үргән талчыбыгы сызгырып өстеңә төшә. Күп кенә малайлар дәрестән юеш балакларын ләштердәтеп өйләренә кайталар иде. (Бу хәлфә турында мин күп еллардан соң «Коръәнхафиз» дигән хикәя дә яздым.)

Безнең башлар әнә шулай кыйнала-кыйнала укып азапланган бер заманда, ерак пайтәхеттә 25 25 Пайтәхет – башкала. – Ә. Еники искәр. тагын бер инкыйлаб булган дип ишеттек. Бусын Үктәбер инкыйлабы, диделәр. Аның хәбәре безнең Дәүләкәнгә соңрак килеп җитте. Бик алама вакыт иде, кар-яңгыр, сыргак, салкын, Дәүләкән урамнары тездән пычрак, шуңа күрә, патша төшерелгән чактагы кебек, урамнарга чыгып, нәмаеш ясап йөрүләр дә булмады. Әмма шушы кечкенә җиребездә дә тыныч түгел, шомлы-киеренке, кешеләр, тыннарын кысып, гүя зур тайфун килеп җиткәнен көтеп торалар. Безнең атакай да йөрүеннән туктады, өйдә генә ята. Хәер, ул гынамы соң – сәүдәләр сүнде, базарлар сүрелде, күпләр өчен тик ятудан яки мал-туарын караудан башка эш тә калмады.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 3 том»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 3 том» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Әмирхан Еникиев - Матурлык
Әмирхан Еникиев
Отзывы о книге «Әсәрләр. 3 том»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 3 том» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x