Әлбәттә, культура өлкәсендә күп эшләнә. Сынчы Бакый Урманче музее ачылды. Белүемчә, Илдар Зариповның шундый ук музей-студиясе ачылырга җыена. Рәссамнар өчен иң куанычлысы: әле күптән түгел генә Министрлар Кабинеты карары белән остаханәләргә күптән көтелгән льготалар бирелде. Рәссамнарга кагылгач, шуны да әйтми булмый: безгә Казан художество училищесын үзенең тарихи бинасына кайтаруны, һичшиксез, тизләтергә кирәк. Шул чакта Казанда художество академиясе ачу турында да сүз йөртә башларга мөмкин булыр иде.
Безне борчыган проблемалар, билгеле, күп. Мәсәлән, Казан китап чыгару, китап бастыру, китап тарату өлкәсендә бервакытта да ныклап шөгыльләнмәде, фәкать республика оешмаларына гына ышанып ятты. Хәзер дә шул ук хәл дәвам итә. Минем Казандагы бик күп китапханәләрдә булганым бар. Татарча китаплар юк дәрәҗәсендә. Бу мәсьәләдә Казан башка шәһәрләрдән бик күпкә калыша. Музейларның, китапханәләрнең, музыка уку йортларының яртысыннан күбрәгенә капиталь ремонт кирәк. Аларның күбесе авария хәлендә. Балаларыбыз шөгыльләнә торган урыннар да кими. Хәзер гади халык баласы художество һәм музыка мәктәпләрендә укый алмый. Аларда киләчәктә бай балалары гына укый алачак. Ни өчен дисәң, укыган өчен түләү дә, ата-аналарның ризасызлыгы да көннән-көн арта бара. Ата-аналар Дәүләт Советы комиссиясенә дә берничә тапкыр мөрәҗәгать белән чыктылар. Гомумән, комиссиягә Казаннан төрле сораулар, мөрәҗәгатьләр белән килүчеләр җитәрлек. Бигрәк тә төзелеп бетмәгән һәм озак елларга сузылган культура объектлары проблемасын хәл итәргә кирәк. Мәсәлән, узган елда шундый ундүрт культура объектының икесе генә вакытында төзелеп эксплуатациягә тапшырылуы бу проблеманың, чыннан да, бик җитди булуы турында сөйли.
Мине бигрәк тә татар теленең Казан шәһәрендә гамәлгә керү-кермәве борчый. Сез инде, коллегалар, бик җитди, шул ук вакытта шактый бәхәсләр дә тудырган Программа да кабул иткән идегез. Әгәр дә ул, чыннан да, эшләсә, татар теле чын мәгънәсендә Казан эчендә дәүләт теле булачак. Әмма эшләрме ул Программа? Менә монысы инде зур сорау. Дөрес, быелгы бюджетның, ишетүемчә, 1 проценты телләр турындагы Законны тормышка ашыру өчен тотылачак. Әгәр бу үтәлсә, гениально булачак. Ләкин ул мең төрле сәбәп табылып үтәлмәскә дә мөмкин, һәрхәлдә, без әлегә ул бюджет үтәлер дип ышаныйк. Мине куандырган тагын бер әйбер булды. Ул да булса Милләт эшләре буенча хакимият каршында аерым бүлек төзелү. Без, сессияләрдә күпме күтәреп тә, республика күләмендә шундый структура төзи алмадык. Ә сез булдырдыгыз! Ул үз вазифаларын үтәр, кәгазьгә күмелеп калмас дип ышанам.
Гомумән, шуны онытмасак иде: Казан ул – үзе бер дәүләт, үзе бер республика. Теләсә, ул барысын да эшли ала. Әгәр Казанда культурага игътибар зур икән, әдәбият-сәнгатьнең дәрәҗәсе югары икән, Татарстанның, гомумән, татар халкының да культурасы югары булачак. Әгәр Казанда татар теле дәүләт теле булып өлгерә икән, Казан чиновниклары, дәүләт хезмәткәрләре татарча сөйләшә башлый икән, Казан мэриясендә эш кәгазьләре татарча да языла башлый икән, телләр турындагы Закон тулысынча үтәләчәк. Ни генә булмасын, Казан йә гаепле, йә үрнәк була. Без барыбыз да Казанны күзәтәбез, Казаннан көтәбез. Казанның тарихи, милли һәм мәдәни миссиясе шундый.
1999
(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
«Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?» дигән риторик сорауны еш ишетергә туры килә. Андый чакта мин һәрвакыт: «Шартнамә Татарстанга иң элек иминлек, тынычлык, стабильлек алып килде», – дип җавап кайтарам. Ә бу безгә бик тә кирәк иде, чөнки 1990–1994 еллардагы киеренке, үтә дә катлаулы, вакыт-вакыт кыл өстендә генә торган чорларны барыбыз да хәтерли.
Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителде, үзебезнең Президентыбыз сайланды, Референдум уздырылды, Татарстанның үз Конституциясе кабул ителде. Баш очында милли Флагыбыз җилферди, Гимныбыз яңгырый башлады, дәүләт учреждениеләрен үз Гербыбыз белән бизи башладык. Суверенлыкның барлык атрибутлары да диярлек булдырылды. Фәкать Россия белән мөнәсәбәтләребез генә ачык килеш калды. Россия белән уртак тел таба алмасак, шушы елларда яулап алган казанышларыбыз, дәүләтчелегебезгә таба атлаган беренче адымнарыбыз да юкка чыгарга мөмкин иде.
Сөйләшүләр озак һәм авыр барды. Әмма Татарстан шушы сөйләшүләр процессында үзен акыллы сәясәт алып бара алырлык, өлгергән мөстәкыйль республика булуын күрсәтте. Бездә Россия белән генә түгел, башка илләр белән дә дипломатик сөйләшүләр алып барырлык төпле акыллы сәясәтчеләр, юристлар, экономистлар, дәүләт эшлеклеләре барлыгын, алар китергән дәлилләрнең теоретик һәм практик яктан да ныклы нигезләнгән булуын Мәскәү танырга мәҗбүр булды.
Читать дальше