Хөкүмәт хәзер аерым канал булдыру турында эш алып бара. Кайчан да булса бер булыр дип ышаныйк. Ләкин бу да әле татарча канал булачак дигән сүз түгел. Моңа әле бернинди дә гарантия юк. Үз каналың булып та, татарча программаларың булмаса, бу инде халкыбызга берни дә бирмәячәк дигәнне аңлата. Без татар программаларын Мәскәү каналларыннан бирсәләр дә каршы түгел. Булсын гына! Ләкин ни өчендер бик акрын кыймылдыйбыз. Мәсәлән, Башкортстанның үзенең ике радиоканалы бар. Беренче каналлары иртәнге җидедән төнге уникегә кадәр бертуктаусыз башкорт, татар һәм рус телләрендә тапшырулар алып бара. Күптән түгел Бакалы районында өр-яңа зур куәтле телевизион вышка куелды. Хәзер Татарстанның алты районы Уфа тапшыруларын һәм НТВ программаларын карый башлады. Бу безне аз булса да гарьләндерергә тиеш. Киресенчә, безнең үзебезгә Башкортстанның татар районнары карарлык һәм тыңларлык теле-радиотапшырулар оештырырга кирәк. Бу мәсьәләдә төгәл уйланылган идеологиябез булырга тиеш. Ә инде акча таба алмыйбыз икән, идеологиябез дә, Башкортстандагы татарларга рухи ярдәм итәрлек сәясәтебез дә булмаячак дигән сүз. Югыйсә бүгенге сәяси-милли ситуациядә бу бик кирәк иде.
Шуларны исәпкә алып, безнең комиссия өч пункттан торган карар проекты тәкъдим итә. Әйткәнемчә, теле-радиотапшыруларының аерым каналын төзү генә бөтен мәсьәләләрне дә хәл итмәячәк. Безгә хәзер милли телевидениенең, милли радионың концепцияләрен эшләргә кирәк! Карар проектының өченче пунктында «Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә 1999 елның 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының теле-радио тапшыруларын үстерү буенча Дәүләт программасын әзерләп, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертергә тәкъдим итәргә» диелгән. Мин сездән, кадерле коллегалар, комиссия тәкъдимен хуплавыгызны сорыйм.
21 июль, 1999
(Дин әһелләре җыенында ясаган чыгыш)
Бүгенге җыенны мин бик кирәкле эш, бик зур әһәмияткә ия чара дип уйлыйм. Әлбәттә, без бераз гына соңладык. Әмма нәкъ менә бүген җыелуыбыз – бик тә мәгъкуль бер эш. Чөнки иртәгә инде соңга калуыбыз да бик ихтимал. Ә җыенга шушы кадәр җәмәгатьнең җыелуы, бигрәк тә җыенда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинның да катнашуы мәсьәләнең мөһимлеге, актуальлеге турында, хәл итәсе проблемаларның күплеге һәм әһәмиятле булуы турында сөйли булса кирәк. Әгәр дәшмәсәк, безне хурлап әйтелгән сүзләргә, динебезне пычратып язылган мәкаләләргә бергәләшеп, бөтен мир белән җавап бирмәсәк, авызыбызга су кабып утырсак, Россия җәмәгатьчелеге безне, чыннан да, гаепле икән болар дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә безгә ачыктан-ачык сөйләшергә, фикер алышырга, булган кимчелекләребезгә күз йоммыйча, курыкмыйча сүз алып барырга кирәк.
Үзегез күреп торасыз, Татарстан җитәкчелеге, дәүләт оешмалары ислам дине өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Хөкүмәт карарлары, Президент указлары, Дәүләт Советы кабул иткән законнар нәкъ шул хакта сөйли. Соңгы елларда гына салынган бихисап мәчетләребез, шул исәптән Кол Шәриф мәчетенең салынып ятуы да – шуңа матур бер дәлил. Барыгызга да мәгълүмдер, Дәүләт Советы күптән түгел генә вөҗдан иреге һәм дин оешмалары турындагы Законны кабул итте. Президентыбыз ул Законга кул куйды. Бүгенге вазгыятьтә ул Закон безгә бик кирәк иде. Без аны берничә ел дәвамында зур тырышлык куеп эшләдек. Ул безнең өчен шулай ук изге булырга тиеш, без аны барыбыз да укырга, өйрәнергә, шул Закон нигезендә эшләргә һәм яшәргә тиешбез. Шушы Законга багышланган беренче семинар узды да инде, аны моннан соң да дәвам итәргә кирәк.
Әгәр хөкүмәтебез динебезгә уңай карый икән, һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша икән, дин оешмалары да шулай ук җавап кайтарырга тиешләрдер дип уйлыйм. Һәм шушындый вазгыятьтә дә кайбер дин әһелләре хөкүмәткә оппозициядә була икән, моны берничек тә аңлап һәм аңлатып булмый. Киресенчә, безгә нәкъ менә бүген бер фикердә, бер максатта булырга кирәк. Иң элек үзебезнең күңелебездә, гаиләбездә, мәчетебездә, мәхәлләбездә, ниһаять, үзебезнең республикабызда иминлек, тынычлык, татулык хөкем сөрергә тиеш. Безне бутарга тырышучылар болай да табылыр. Табылып та тора. Мәскәүнең безгә булган мөнәсәбәтен барыгыз да күреп торасыз. Төрле ярлыклар тагарга, гаепләргә, хөкем итәргә генә торалар. Алар «Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!» дигән мәкальгә таянып эш итәләр. Алар Чечня белән сугышып кына калмыйлар, безгә дә бармак яныйлар. Янәсе, сез дә белеп торыгыз! Янәсе, күп шыбырдасагыз, сезгә дә чират җитәр! Шуңа күрә аларга чүбек чәйнәргә һич кенә дә сәбәп бирмәскә тиешбез. Алар безгә нахак бәла дә тагарга мөмкиннәр, дөрес булмаган фактлар да китерүләре бар. Алар аны белеп эшли. Әмма бер язылганны тиз генә бозып булмый, эфирдан, экраннан әйтелгән сүзне кире алып булмый. Мин дурак түгел дип акланудан да авыр әйбер юк бу дөньяда.
Читать дальше