Ләкин шунысы аяныч: Россия матбугатында, радио-телевидениесендә үзебезнең хәзрәтләребез үк: «Татарстан – ваһһабичылар оясы», – дип лаф оралар. Әгәр моннан соң да «син – ваһһабичы, мин ваһһабичы түгел» дип, үзара ызгыш-талашлар оештыра башласак, безне беркем дә гафу итмәс.
Иң мөһиме, Татарстан мөселманнары үзләре үзара дус, тату һәм фикердәшләр булып яшәргә тиешләр. Әгәр ислам, чыннан да, тынычлык дине икән, без моны декларатив рәвештә генә түгел, кылган гамәлләребез, эшләгән эшләребез белән дәлилләргә, үзебезнең иминлек сагында торуыбызны бөтен дөньяга күрсәтергә бурычлыбыз. Кызганычка каршы, дин әһелләре арасында, йомшак кына итеп әйткәндә, татулык юк. Ызгыш-талаш бер тына да бер көчәя. Күңелдәге нәфесне, әшәкелекне камзул-чапан белән генә каплап булмый. Баштагы юньсез уйларны түбәтәй яки бүрек белән генә яшерә алмыйбыз. Кемнең кем икәнен халык барыбер чамалый. Без дә барысын да белеп, күреп торабыз. Дәүләт оешмасы булгач, безгә дә киләләр. Хәзрәтләр дә килә. Берсе килә дә: «Теге – ваһһабичы, бусы – ваһһабичы», – дип, эчен бушатып китә. Икенчесе килә дә: «Фәлән хәзрәт карак, фәлән хәзрәт иномаркада йөри, фәлән хәзрәт коттедж салдыра», – дип сөйләп китә. Өченчесе дин әһелләренең бер-берсен кыйнаулары, төрлечә мыскыл итүләре турында хәбәр сала. Барысы да дөрес тә түгелдер, гөнаһларына керә алмыйм. Әмма дә ләкин өебездә тынычлык юк, ыгы-зыгы дәвам итә. Дин тотарга, мәчеткә йөрергә җыенучы милләттәшләребезгә, яшь шәкертләребезгә нинди үрнәк күрсәтәбез, аларга нинди тәрбия бирәбез?
Карт хәзрәтләребезгә хөрмәт белән карарга, яшьләребезгә юл бирергә кирәк. Әмма чит илләрдә укып кайткан яшьләребез чит-ят идеяләр ияртеп кайталар икән, гафу итәсез, аларны туктата да белергә кирәк. Андыйлар безнең арада була алмый. Әйдәгез, мөэмин-мөселманнарыбызның башын бутамыйк, бабаларыбызның изге юлыннан тайпылмыйк. Әгәр ваһһабичылыкның әз генә исе чыкса да, без моның белән килешә алмаячакбыз. Бу безнең динебезгә генә түгел, республикабызга, мөстәкыйльлегебезгә дә бик каты удар булачак, ничә еллар, ничә гасырлар хыялланган, зур тырышлыклар белән яулап алынган суверенлыгыбызны бер селтәнүдә сызып ташлаячак. Көтеп кенә торалар!
Без барыбыз да бер үк изге эшне эшләргә тиешбез. Ул – халкыбызның тормышын, рухын, аңын, белемен, зәвыгын күтәрү. Җитәкчеләребез – халык мәнфәгатьләрен кайгыртып чыгарылган карарлар белән, әдәбият-сәнгать әһелләре – әсәрләре белән, педагогларыбыз – дәресләре белән, дин әһелләре – вәгазьләре, намазлары, хәер-догалары белән. Безнең максатыбыз да, киләчәк юлыбыз да бер булырга тиеш. Сүз дә юк, халкыбызның киләчәге, һичшиксез, хак динебез, ислам белән бәйләнгән. Без моны яхшы аңлыйбыз. Ләкин аңлау гына җитми. Әйдәгез, аклыйк, саклыйк, яклыйк без аны!
11 октябрь, 1999
(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
Киләсе ел бюджеты, дөресен генә әйткәндә, башка еллардагыга караганда күпкә камилрәк, халык мәнфәгатьләренә күпкә якынрак, узган елгы кимчелекләрдән азатрак һәм аңлаешлырак итеп эшләнгән. Егетләрнең торган саен ныграк шомара барганнары күренеп тора. Әмма безнең комиссия әгъзаларының фикеренчә, бюджет проектының кечкенә бер кимчелеге бар: мәдәният быел да печелгән алаша хәлендә калган. Шуңа күрә ел саен бер балык башын чәйнәргә туры килә. Без ни өчендер бер төрле сөйлибез, икенче төрле уйлыйбыз, өченче төрле эшлибез. Чыгышларыбызда, мәкаләләребездә, интервьюларыбызда мәдәнияткә, газета-журналларга, радио-телевидениегә, китап чыгаруга, полиграфиягә ярдәм итәргә кирәк, дибез. Ләкин эшкә килеп терәлгәч, шуның нәкъ киресен эшлибез дә куябыз. Үзебез кабул иткән законнарыбыз бар, министрларыбыз, башка җаваплы кешеләребез бар. Әмма Президент үзенең катгый сүзен әйтмәсә, мәдәният өчен берни дә эшләнми диярлек. Мин моның асылына, сәбәбенә һич кенә дә төшенә алмыйм. Бу – министрларны санга сукмаумы, мәдәнияткә кимсетеп караумы, әллә үзебезнең культурасызлыгыбызмы? Ләкин үзең татар әдәбиятын укымаган, белмәгән, аңламаган өчен генә олы бер татар әдәбиятын кимсетү – әхлаксызлык! Үзең татар газета-журналларын, татар китапларын укымаган өчен генә татар матбугатын санга сукмау – шулай ук әхлаксызлык! Әгәр «Эфир», НТВ яисә ОРТ каналларын гына карыйсың икән, ул әле татар телевидениесен бөтенләй онытып калдырырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр татар мәктәбендә укымагансың икән, балаларыңны да, оныкларыңны да анда укытырга җыенмыйсың икән, ул әле Татар милли университеты кирәк түгел дигән сүз түгел! Ә безнең кайбер чиновникларыбыз нәкъ шул принцип белән эш итә. Бу государственный подход түгел.
Читать дальше