Татар милли университеты нинди булырга тиеш соң? Кызганычка каршы, бу сорауга беркемнең дә төгәл генә җавап бирә алганы юк. Һәркем үзенчә сукалый. Минем кулга берничә концепция эләкте, ләкин алар бик декларатив төстә генә язылган. Берәүләр «бөтен фәннәр дә татарча укытылса, шул милли университет була» дип уйлый. Юк, әлбәттә! Безгә ул исем өчен генә, «менә безнең дә үз университетыбыз бар» дияр өчен генә кирәкми. Безнең максатыбыз да үз кабыгына бикләнгән, татарча гына сабак алган, татарча гына җырлап биюче, татар концертларына, татар театрына гына йөри торган, үз татарлыгыннан ерак китә алмаган татарларны гына тәрбияләү түгел. Киресенчә, татар рухында тәрбияләнгән, татар, рус, инглиз, француз яисә немец телендә лекцияләр тыңлаучы, дөнья күләмендә фикер йөртә алырлык яңа буын тәрбияләү. Кайберәүләр фикеренчә, университет гуманитар гына булмаска тиеш. Алар, һичшиксез, хаклы! Бу хакта инде күп сөйләнде. Әмма без, гуманитар дигәч, укытучылар гына әзерләү дип күз алдына китерәбез һәм гуманитариягә кагылган бик күп юнәлешләрне онытабыз. Телевидение, радио, кино хезмәткәрләре әзерләмибез. Нәшрият эшләре, реклама, әдәби иҗат белән, редакторлык эше белән шөгыльләнүче, әдәби тәрҗемә белән һөнәри дәрәҗәдә эшләрлек юристлар, политологлар, дипломатлар, международниклар, экономистлар, финансистлар, чиновниклар турында әйтеп тә тормыйм. Әлеге кадрларга без бүген үк мохтаҗ.
Икенче вариант та булырга мөмкин. Мин биредә бөтентатар милли университетын күз алдында тотам. Мәскәүдә аның бик әйбәт үрнәге бар. Бөтен дөньядан килеп укый торган П. Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университеты. Университетны без Татарстан гражданнары өчен оештырабыз, әмма читтәге милләттәшләребезне дә үз канатыбыз астына алырга тиешбез. Алар безгә карап тора. Татарның бөтен интеллектуаль көче шушында тупланырлык булсын!
Әлбәттә, университет кадәр университет – дистә еллар дәвамында формалаша торган организм. Шуңа күрә безгә бүген нигез булса да салып куярга кирәк. Быел бер группа, бер факультет, аннары акрынлап үсәр, ныгыр. Алдагы елларда гына әле, бәлки, аның массакүләм төстә кадрлар әзерләве мәҗбүри дә түгелдер. Гадәти, традицион кадрлар әзерләүче югары дәрәҗәдәге вузлар бездә болай да җитәрлек. Алар традицион кадрлар белән республиканы тулысынча тәэмин итеп торалар.
Нәрсәдән башларга соң? Миңа калса, булачак университетка башта ректор билгеләп куярга кирәк. Иң элек башка күренекле университетларның эш тәҗрибәсен өйрәнсен, оештырсын, бинасын тапсын, кадрлар тупласын, дөресрәге, сайлап алсын. Ил күләмендә, дөнья күләмендә танылган, лекцияләренә бөтен Казан йөрерлек галимнәр кирәк. Танышлык, блат белән урнашкан кешеләр кирәкми. Университетны Гарвард яисә Кембридж университеты дип атасаң да, галимнәре нинди, шәкертләре шундый булачак. Ә Казан университеты ачылган чагында «Казанский Императорский Университет» дип аталганын барыбыз да белә. Безнең дә ачылачак университетыбызның исеме – җисеменә, җисеме исеменә туры килерлек булсын иде. Университет, чыннан да, ачылыр, тырышуыбыз юкка булмас һәм Татарстанның киләсе чакырылыш парламенты бу мәсьәләгә башкача кире кайтмас дип ышанам.
1999
(Казан шәһәр Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
Без барыбыз да Казан кешеләре. Без барыбыз да шушы Казанда кайныйбыз. Шуңа күрә биредә барысы да уч төбендәге кебек күренеп тора. Яхшысы-начары да, эшләнгәне-эшләнмәгәне дә, матуры-ямьсезе дә, төзеге-җимереге дә бердәй күренә. Ерак провинциядәге авылларны, районнарны без күреп тә бетермәскә мөмкин, андагы эшләргә объектив бәя дә бирә алмавыбыз бар. Әмма Казан ул көзге кебек. Биредә инде бернәрсәне дә яшерә алмыйсың.
Дөресен әйтергә кирәк, Казан соңгы вакытта шактый нык үзгәрде. Әйбәт якка үзгәрде. Тагын да дөресрәк итеп әйтсәк, үзгәрә башлады. Казандагы мәдәни тормыш та җанлана төште. Акча юк дип күпме генә зарлансак та, мәдәни чараларның сыйфатлары күзгә күренеп яхшыра, төрлеләнә, халык арасында аларның популярлыгы үсә. Биредә «Казан» милли мәдәният үзәген аерым телгә алып китәсем килә. Чөнки Ринат Закиров җитәкләгән бу үзәк Казанның татар мәдәни тормышында кискен борылыш ясады, бик күп принципиаль яңалыклар алып килде. Сынлы сәнгать күргәзмәләрен оештыруда, музей эшләрен җанландыруда, татар эстрадасын күтәрүдә, массакүләм мәдәни чаралар уздыруда бу үзәкнең роле әйтеп бетергесез зур. Андагы хезмәткәрләр кызыклы, заманча идеяләр белән яшиләр. Аларга ярдәмне кызганмаска кирәк. Алар – Казандагы мәдәни сәясәтне булдыручылар һәм тормышка ашыручылар. Казанда татар сәнгате, чыннан да, күпмедер дәрәҗәдә күтәрелеш чорын кичерә. Мәдәни Казан бүген Россиянең бер гади провинциясе түгел, ә чын мәгънәсендә Санкт-Петербург кебек шәһәрләр белән ярышырлык культура үзәгенә әверелеп бара. Без торган саен ныграк Европа культурасына якынаябыз. Дөресрәге, бүгенге рус культурасы, Европа культурасы безгә үзе килә. Бу бигрәк тә музыка һәм театр сәнгатендә сизелә. Казан үзе дә тышкы кыяфәте белән, әгәр мәчетләрне исәпкә алмасак, европалашып бара шикелле. Кызганычка каршы, Казан әле татар шәһәре булудан бик ерак тора. Бу бик күп факторларга бәйләнгән… Ул – махсус сөйләшүне таләп итә торган тема. Бауман урамын гына алып карасак та, шул ук әйбер күзгә ташлана. Миллилекнең эзе дә юк анда хәзер. Элек, әйтик, менә дигән «Татар ашлары йорты» бар иде. Милли горурлыгыбыз иде ул. Киләчәктә анда, чын булса, корея ризыклары рестораны эшли башлаячак. Кореялыларның нәрсәләр ашаганын без инде яхшы беләбез. Бака, елан кебегрәк ризыклар… Үзеннән-үзе «җаны теләгән елан ите ашаган» дигән татар мәкале искә төшә. Ә элек бит анда Казанның, татарның бөек кулинары, аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов эшләде. Министрлар Кабинетының махсус карары белән элекке «Татар ашлары йорты» бинасына Юныс Әхмәтҗановка мемориаль такта куелырга тиеш. Әгәр, чыннан да, корея ресторанына әйләнеп, аңа әлеге такта куелса, Юныс абыйның рухы рәнҗемәс микән? Хәер, аны әле куярга җыенучы да юк шикелле. Иң матур бер урамга Юныс Әхмәтҗанов исемен бирү турында да уйлаучы юк әлегә. Гомумән алганда, Казан урамнарына татарның күренекле шәхесләренең исемнәрен бирү бик авырлык белән бара. Казанны әле һаман революционерлар, большевиклар басып алган килеш. Шундый ук революционер Бауманга кире әйләнеп кайтсак, ул урамның күрке, – әлбәттә, Матбугат йорты. Анда 30 нчы еллардан бирле китап нәшрияты, Язучылар берлеге, газета-журналларыбыз, Тукай клубы урнашкан иде. Анда дистә еллар дәвамында рухи тормышыбыз кайнап торды. Ул – милли культурабыз һәйкәле, татар халкының рухи дөньясында зур роль уйнаган урын. Соңгы вакытларда аны байларга сатып җибәрү турында сүзләр йөри башлады. Әгәр ул хак булса, Бауман урамындагы татарга мөнәсәбәте булган бердәнбер бина юкка чыгачак дигән сүз. Безнең бу өлкәдә бердәнбер юанычыбыз, – мөгаен, «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлык оешудыр. Күптән түгел бу хакта зур сөйләшү булды. Бәлки, чыннан да, ул бистәдә татарның рухын саклап калып булыр?
Читать дальше