Соңгы вакытта Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев тә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин да артистлар, язучылар, композиторлар, журналистлар белән берничә тапкыр очрашу уздырдылар. Сөйләшүләр вакытында иҗат кешеләренең авыр матди хәлләрен яхшырту турында да сүз булды. Иҗади әсәрләр өчен акча түләү проблемасына кагылып, Президент киләсе ел бюджетын караганда моны искә алу кирәклеген дә әйткән иде.
Гонорар мәсьәләсе, – гомумән, хәл ителмәгән, аерым сөйләшәсе бер проблема. Авторлык хокукы турындагы закон бездә әле бөтенләй диярлек эшләми. Дөресрәге, ул эшли генә башлады. Авторлар үзләренең хезмәтләре өчен тиеннәр генә ала. Радиодан, телевидениедән башкарылган әсәрләр өчен бер тиен дә килми. Ләкин гел болай дәвам итә алмаячак. Инде Татарстан радиосын судка бирү очраклары да бар. Әгәр һәр автор үзенең башкарылган әсәрләре өчен гонорар дәгъвалый башласа, радио-телевидение банкротлыкка чыгачак. Чөнки бюджетта ул бөтенләй диярлек каралмаган. Аннары шунысын да онытырга ярамый: профессиональ композиторларның, рәссамнарның, язучыларның күпчелеге фәкать гонорар исәбенә генә көн күрә. Ул – аларның хезмәт хакы, бердәнбер яшәү чыганагы. Андыйлар күп, алар – талантлылар, алар – безнең милли байлыгыбыз. Алар контракт белән зур чыгымнар тотып читтән китерелмәгәннәр. Алар, сезон беткәч тә, яңадан китеп барырга җыенмыйлар. Алар үзебезнеке. Аларның кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә мин иҗат кешеләренең хезмәт хакларын һәм гонорарларын киләсе ел бюджетының тулы күләмдә финансланырга тиешле якланучан агымдагы чыгымнар исемлегенә кертергә тәкъдим итәм.
Күптән түгел Татарстан журналистларының чираттагы съезды булып узды. Анда Журналистлар берлеген, башка иҗат берлекләре белән беррәттән, республика бюджетына кертү мөмкинлеге турында да сүз булды. Меңгә якын журналистны берләштергән зур иҗат берлегенең эшен оештыру өчен, 250 мең сум бюджет акчасын кызганмабыз, дип уйлыйм.
Без – күпмилләтле республика. Бездә руслар, чувашлар, марилар, яһүдләр, немецлар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар һәм башка бик күп милләтләрнең үз оешмалары бар. Аларның барысын да Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе (АНКО) берләштерә. Алар киләсе елда яңа бинага – Халыклар дуслыгы йортына күчәргә җыеналар. Шулай ук Татарстан халыкларының II съезды көтелә. Ягъни чыгымнар күп соралачак. Шушыларны исәпкә алып, мин АНКОга тагын 250 мең сум өстәргә кирәк дип исәплим. Бу – безнең сәясәтебез, республикада яшәүче башка халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы әлеге җитди оешмага ярдәм итү – изге бурычыбыз.
Чыгышымның ахырында тагын бер сүз әйтәсем килә. Без, бюджет кабул иткәндә, мәдәнияткә, матбугатка ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Ләкин бүленгән акчаның ничек тотылганын тикшермибез. Бүтән парламентларда, мәсәлән, комиссияләрдә тикшерми торып, бирелгән акчаның бер тиене дә тотылмый. Бу – безнең зур кимчелегебез. Шуңа күрә азмы-күпме бирелгән акча да тиешле урынына барып җитми. Үземнең күзәтүләремнән чыгып кына да шуны әйтә алам: министрлыкларга караган оешма җитәкчеләренең шактые бюджет акчасына бик рәхәт яши. Ел саен «служебный» машина алыштыру дисеңме, яңа мебель, евроремонт, кесә телефоннары, чит илләргә йөрү дисеңме… Югыйсә ревизияләр үткәрелә, финанс өлкәсендә тәртипсезлекләр ачыла. Ләкин, ни гаҗәп, бер чара да күрелми. Бюджет акчасын туздыручыларны, ни өчендер, күрмәмешкә салышабыз. Әгәр һәр тиенебезне санарга өйрәнмәсәк, бюджет акчасы бервакытта да җитмәячәк.
Декабрь, 1998
(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
Без торган саен бер хакыйкатькә ныграк ышана барабыз: үз университеты булмаган халык олы халык, интеллектуаль халык түгел. Андый халык белән дөнья җәмәгатьчелеге бервакытта да санлашмаган, андый халыкка һәрвакыт эчтән генә көлемсерәп, кызганып, мескен итеп караган. Без дә, күпме генә үзебезне бөек халык дип санасак та, үткәннәребез белән күпме генә мактанышсак та, алгы рәтләргә һичкайчан чыга алмаячакбыз, дөньяның бөек халыклары белән бер дәрәҗәдә сөйләшә алмаячакбыз. Россиядәге 170 милләтнең гади бер вәкиле генә булып калачакбыз. Мин үзебезнең халыкны кимсетергә уйламыйм. Ләкин аны тагын да гыйлемлерәк, тагын да зыялырак, тагын да эшлеклерәк итеп күрәсем килә, мин аның дөнья халыклары арасында үзенең лаеклы урынын алуын телим, һәм, иманым камил, ул шулай булачак та! Әмма бүгенге хәлебез һич кенә дә мактанырлык түгел.
Без, ни өчендер, күп сөйлибез, аз эшлибез, озак уйлыйбыз, акрын кыймылдыйбыз. Әмма вакыт бара, еллар уза, еллар гына түгел, гасыр узып бара, балаларыбыз үсә. Ә татар милли университеты һаман юк. Бу юнәлештә бөтенләй эшләмибез дип әйтеп булмый. Дәүләт Советында карарлар кабул итәбез, Министрлар Кабинеты шөгыльләнә, комиссияләр төзелә, концепцияләр языла, төрле-төрле вариантлар барлыкка килә, матбугат, радио-телевидение шаулый. Җәмәгатьчелек тәртибендә төрле милли гуманитар вузлар, мәсәлән, татар милли университеты, социаль-икътисади институт, татар милли гуманитар университеты кебек уку йортлары ачылып-ябылып тора. Шуларга ышанып, менә дигән егет-кызларыбыз акча түли-түли укырга керә. Башка вузларда укытучы галимнәр шул «самозванный» вузларда ректорлар, профессорлар, деканнар, академиклар булып беттеләр. Җитәкчеләре, үзара сугышып, талашып, судлашып, адәм мәсхәрәсенә әйләнделәр, һәм без барыбыз да читтән генә күзәтеп, кул чабып тордык. Милли университет идеясенең бәясен төшереп бетерә яздык. Бердәнбер юаныч: милли университет сылтавы белән Татар дәүләт гуманитар институты ачтык. Бәхетебезгә, ул кыска гына вакыт эчендә җитди вузларның берсенә әверелде.
Читать дальше