Бу хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләрен миңа белдерергә кушуыгызны үтенәм» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 192 к.). Төркиядән шул икенче кайтуында Г. Исхакый Петербургта бер еллап яшәсә дә, шымчылар аның эзенә төшә алмыйлар.
Ниһаять, Г. Исхакый Төркиядән Алманиягәме, әллә Франциягәме китәргә дип икеләнеп торганда, 1911 елның октябрь аенда Заһид Шамилдән хат килеп төшә. Ул яңа бер әдәби мәҗмуга чыгара башларга теләүләре турында яза һәм аны мәҗмуга идарәсендә эшләргә чакыра. Г. Исхакый: «Бу мәктүб икеләнүләремне бердән хәл итте һәм, атна-ун көн эчендә җыенып, ялган паспорт белән Петербургка килдем», – ди.
Шул килүендә ул тотыла һәм Петербург төрмәсенә ябыла. «Петербургның төрле төрмәләрендә ике айга кадәр калганнан соң, мине элеккеге сөрген җирем – Архангель вилаятенә җибәрделәр. 4035 нче Архангель төрмәсенә яптылар. Бу дәвердә безнең оешма әгъзаларының бик күбесе тотылган, бик күбесе каты җәзаларга тартылган булганга, әллә кулларына берәр документ төште микән дип, бик куркулы көннәр, атналар кичердем. Мине бигрәк тә гади төрмәдән алып, сәясиләр төрмәсенә күчермәүләре куркытты. Тотылган вакытымда янымда өч сум акча бар иде, шул акча белән өч ай буе төрмәдә калып, бик кысынкылык кичердем, өч ай буе берүк эчке киемнәрдә ятып бетләдем», – дип яза Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Әдипнең Ш. Мөхәммәдьяровка язган бер хатында без мондый юлларны укыйбыз: «Мин үземнең тотылуымнан алып бу көнгә кадәр булганнарны китап итеп язмакчы булам… Юл буе йөдәгәнем – күлмәк-ыштанның җитмәве, юрган-мендәрнең булмавы, акчаның Петербург төрмәсенең конторында калуы булды. 13 февральдән 20 мартка кадәр минем шул модный Истанбул пәлтәм – мендәр дә, юрган да, түшәк япмасы да, кием дә булды… Юлда бер тиен акчасыз бардым. Чәй юк, шикәр юк. Көненә ун тиен кормовой бирәләр. Шуңарга һәммәсен эшлә. Шул пәлтәм, шул башымдагы кәпәчем берлән биш йөз чакрымлы ятабка чыгып киттем. Юлдагы ачлыкны, бетләүне сорама да инде» (Мөхәммәдьяров Ш. Гаяз әфәнде // Вакыт. – 1913. – 2 май).
Мезеньда полиция күзәтүе астында Г. Исхакый бер елдан артык яши. Көннәрен шактый төшенкелек халәтендә кичерә, бу чорда бердәнбер повестен – «Бер тоткарның саташуы»н яза (1913). 1913 елның март аенда Россиядә Романовларның хакимиятенә 300 ел тулу мөнәсәбәте белән амнистия игълан ителә. Шул амнистиягә эләгеп, Г. Исхакый да азат ителә. Күренгәнчә, сөрген чорында ул Истанбулда ике тапкыр, Петербургта өч тапкыр яшәп, иҗат итеп ала. Ә Казанда жандармнар идарәсендә аңа өстәмә гаепләр эзләү дәвам итә. Полковник Калинин Петербургта Исхакыйның квартирасын тентегәндә табылган әйберләрне Казанга алдыра. Архивта 16 данә зур форматлы кәгазьдә аларга җентекле тасвирлама теркәлгән (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 873 эш. – 149–156 к.).
Кызганыч ки, «Бер тоткарның саташуы» хикәясе Г. Исхакыйның шул өченче тапкыр Петербургка кайткач булган вакыйгаларны гына эченә ала, гүяки ул авторның хәвефләр белән тулы тормышының бер читен генә ачып күрсәтә. Әдипнең сөрген чорына караган вакыйгалар жандармерия документларында күбрәк чагылган. Г. Исхакыйның этап белән Мезеньга сөрелүе һәм анда яшәве турында беркадәр мәгълүматны рус язучысы, әдип белән бергә сөргендә булган Александр Яковлевич Аросевның (1890–1937) 1933 елда басылып чыккан «Тамырлар» («Корни») исемле романында да табарга мөмкин. Анда әдип хәтта үз исеме белән бирелгән.
1907 елның октябреннән алып 1913 елның апреленә кадәр дәвам иткән сөрген һәм качкынлык чорында Г. Исхакый иҗат эшен туктатмый. «Теләнче кызы»ның икенче кисәге (1909), «Тормышмы бу?» повесте (1911), «Мулла бабай» романының беренче өлеше (1913) язылып дөньяга чыга.
«Мулла бабай» романы язучының «Тормышмы бу?» повестеның киңәйтелгән варианты итеп эшләнгән кебек, ләкин әсәр тәмамланмаган, аның герое егерме биш яшьлек Хәлим, муллалык юлын башлап кына җибәреп, мулла бабай булырга шактый ерак бер баскычта тукталып калган. «Мулла бабай» романы – ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башы мәдрәсәләр, голямалар тормышын яктырту буенча энциклопедик әсәр.
Г. Исхакыйның повесть һәм хикәяләрендә тормышның төрле яклары, төрле проблемалары чагылдырыла бара. Аның, мәсәлән, «Солдат», «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Кияү», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше», «Башкорт бәхете», «Көтелгән бикәч» кебек әсәрләрендә әллә нинди эре шәхесләр, зур язмышлар юк. Әмма боларда да тормышны эченә кереп, бөтен ваклыклары, көн саен туып торган мәшәкатьләре, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләре белән тәфсилләп сурәтләү бар.
Г. Исхакый, беренче карашка бик үк зур тоелмаган бер фактны алып, шуның ярдәмендә яшәешнең иң характерлы якларын күрсәтә ала. Мәсәлән, ул «Сөннәтче бабай» повестен сөннәткә утырту кебек бер йола аша авылның, халыкның бөтен бер тарихын, яшәү рәвешен, традицияләрен тасвирлый. Татар тормышына хас булган чисталык, пөхтәлек, тәртип ярату, кунакчыллык кебек сыйфатлар Сөннәтче бабай һәм аның характерына җайлашкан карчыгы образлары аша күрсәтелә. Сөннәтче бабайны сөннәтче иткән, пәйгамбәрләр заманыннан мирас буенча килә дип ышанып, кадерләп тотылган, изге эшләргә рухландырган сөннәт пәкесе – образны ачуда хәлиткеч бер деталь. Сөннәтче бабай сөннәт пәкесенең изге булуына илаһи дәрәҗәгә җиткереп ышана, шуңа күрә пәкене пычрату аңа йөрәк күтәрә алмаслык фаҗига булып тоела, һәм ул Сөннәтче бабайны үлемгә китерә. Сөннәтче бабайны язучы сөеп-яратып, аңа теләктәшлек күрсәтеп сурәтли. Шул ук вакытта әсәрнең буеннан-буена авторның нечкә генә, нәзакәтле генә юморы да сизелеп тора. Г. Исхакыйның бу повесте – кеше психологиясен, тормышын сурәтләү ягыннан үрнәк булырлык әсәр.
Читать дальше