1 ...6 7 8 10 11 12 ...45 Сөрген чорында әдип бер-бер арты «Мөгаллим» (1908), «Кыямәт» 1910), «Җәмгыять» (1911), «Зөләйха» (1912) пьесаларын язып төгәлли.
«Мөгаллим» драмасында төп герой Салихның авылга китеп халыкны агарту, яңа тормыш кору турындагы хыяллары чынбарлык белән бәрелештә җимерелүе тасвирлана. Г. Камал драманы «гүзәл әсәр» дип бәяли (Яңа китаплар // Йолдыз. –1909. – 2 июнь). «Бу китапны укыган вакытта адәм үзен бер дә язудан укыган кебек күрми: чын мәгыйшәт уртасында торган кебек хис итә». Бусы – Кәбир Бәкер сүзләре (К. Б. Мөгаллим // Йолдыз. – 1909. – 13 октябрь).
«Кыямәт» һәм «Җәмгыять» комедияләрендә Г. Исхакыйның сатирик талантын күрәбез. Һәр икесендә саранлык, комсызлык, наданлыктан көленә, укымышлы кешеләрнең өстенлеге раслана. Цензура ике комедияне дә «сәхнәдә куярга уңайсыз» дип тапса да, «Сәйяр» труппасы аларны барыбер сәхнәдә куйган. Сәхнәдә уйнарга цензураның рөхсәте булмау, голяманың шаулавы тәэсир итми калмый, комедияләрнең икесе дә тамашачыга аз күрсәтелә.
«Зөләйха» (1918) – татар әдәбияты тарихында татарларны көчләп чукындыру турында язылган бердәнбер драма. Әдип бу әсәрен үзе туып үскән төбәктәге вакыйгаларга нигезләнеп язган. Әмма ул бөтен Рәсәйдә, аеруча ХVIII–ХIХ йөзләрдә көчәеп киткән көчләп чукындырулар фаҗигасен чагылдыра. Зөләйха образы аша милләтнең фаҗигасе бирелә. Чукындырылганнан соң, кире мөселманлыкка кайтуларны җинаять дип санап, ул мәкруһларга көн күрсәтмәү, җәзалау, гаиләләрен, тормышларын җимерүгә дучар ителгәннәрнең, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәле, бер үк вакытта рухи батырлыгы күрсәтелә. «Зөлайха»ның ничек язылып бетүе, Петербургта яшьләр җыелган җирдә аны ничек укып чыгуы, тыңлаучыларда ул нинди тәэсир калдыруы турында Г. Исхакый «Бер тоткарның саташуы» (1913) дигән повестенда бик җентекләп сөйли. Бер урында: «Минем күңелем төшми: дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр, татар тормышы эчендә кайный торган әчетке кабарып китеп, татар тормышы савытының бөтен тирәсеннән ташып чыгып, Идел буйлап агып киткәнче, Урал тауларын үтеп китеп, Кашгар чикләренә барып җиткәнчегә кадәр язам», – ди ул.
Г. Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителеп, Казанга килеп, Яуширмәдә туганнарын күреп, Петербургка барып урнаша. Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә. Фуад Туктар, Шакир Мөхәммәдьяров, Хөсәен Әбүзәрев, Нәҗип Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, үз мөхәррирлегендә «Ил» гәзитәсен чыгара башлый. Гәзитәнең беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга. Бераздан гәзитә Мәскәүгә күчә. Ул ябылгач, Г. Исхакый мөхәррирлегендә үк «Сүз» гәзитәсе чыга башлый, ул да ябылып, «Безнең ил» гәзитәсенең берничә саны чыгып кала. Соңыннан гәзитә тагын «Ил» исемендә басылуын дәвам итә. Бу гәзитәләр революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.
Г. Исхакый үзенең 1917 елгы февраль революциясеннән соң булган сәяси карашларын болай аңлата: «1905 елгы революциядә без сыйнфый байрак астында бардык: хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез. Ләкин бу безнең демократиягә хыянәт итеп, буржуазиягә сатылуыбыз дип каралырга тиеш түгел. Чөнки хәл үзгәрде. Безне буып тора торган самодержавие җимерелде. Һәм безнең бурыч – хәзер шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһийәт 12 12 Рәфаһийәт – иркенлек.
торгызудыр. Шул иҗади эшнең фундаменты салынып өлгереп, сыйнфый көрәшкә тотыну вакыты җиткәч, без үземез кайсы сыйныф тарафыннан торырга тиешлекне белермез» (Әмирхан Ф. Гаяз әфәнде шәрәфенә // Кояш. – 1917. – 13 апрель).
Публицистикага бирелеп, бер ачылып, бер ябылып торган гәзитәләрдә ялкынлы мәкаләләр язып тору белән бергә, ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә, «Теләнче кызы»ның өченче кисәген (1914), «Мөгаллимә» драмасын (1914) һәм берничә повесть бастырып чыгара.
«Мөгаллимә» пьесасы кулъязма килеш Петербургта укып тикшерелә. «Сәйяр» труппасы аны Мәкәрҗәдә 1914 елның 16 августында сәхнәгә куя. Г. Исхакый бу спектакльне 1915 елның 30 июлендә Уфада укучы яшьләр уйнавында карый. Бу чордагы матбугатка күз салсаң, иң күп мәкалә-рецензияләрнең Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»сенә язылуын күрәсең, аларның саны унбиштән артып китә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән төп нәрсә – пьесаның Г. Исхакыйның моңа кадәр язган әсәрләренә охшамавы, яңалыгы. Биредә элекке әсәрләрендәге кебек иске тормыш белән яңа тормышның тартышуы да, иске фикер белән яңа фикер каршылыгы да юк. Әсәрдәге мөгаллимә Фатыйма образы ул – әдипнең татарның киләчәге турындагы бөек хыялы җимеше. Әлбәттә, үткән тормыштан яисә бүгенге тормыштан алып язылган, хәтта кайчагында геройларның прототиплары да билгеле булган әсәрләре белән танылган Исхакыйның Фатыймасын тәнкыйтьчеләр төрлечә кабул итә. Рецензияләр белән чыгучылар арасында аеруча ике авторның бәяләмәләре күзгә ташлана. Аларның берсе – әсәрдә чын «хакыйкый» мөгаллимә язмышына бәйле бер ишарә дә юк, әсәр реаль тормышны чагылдырмый, дип, пьесаны тәнкыйть итеп чыккан Г. Ибраһимов. Автор хәтта бу әсәрне мәйданга кую «авыр тормышлы мөгаллимнәр сыйныфына каршы җинаять» дип тә, «…әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнең көзгесе була алмаганга) нольгә якын» дип тә әйтеп куя (Ибраһимов Г. «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән // Тормыш. – 1915. – 26, 27 февраль).
Читать дальше