Сызылып таңнар аткан чакта,
Кош сайрый бакчаларда.
Күз нурыңны айдан эзлим,
Төнлә йөргән чакларда.
Менә шушындый җырларны күңелдән кичереп, айга карап уйланып йөргәндә, йөрәкнең сине уйлап кызу тибүен белсәң иде, гөлкәем.
Әйе, иркәм, аерылдык, бу аерылу хәере белән булсын инде. Әгәр безнең войска дошманны чигендерә башламаса, исән кайтып булмас. Безгә дә монда күп ятарга туры килмәс, ахры. Әйе, моның белән күңелне төшермик әле. Кеше әллә ничә ел йөреп тә исән кайта. Бәхет булса, гомер булса, елы үтәр дигәндәй, бәлки, безнең бәхеттән җиңү дә безнең якта булыр. Иркәм, әле мин якты дөньяда 3 кенә көн торган кебек, әле яшисе иде. Яшисе генә түгел, синең белән картайганчы гомер кичерәсе иде. Но бу тормыш безнең яшьлеккә генә туры килде.
Бу хатымны вакыт булган саен өзеп-өзеп язам, караульный помещениедә язам… Иртәгә ял көне дә, вакыт әллә була, әллә юк, бүген яздым әле. Соң, үзегез нихәлләрдә ятасыз? Исән-сау гынамы? Нинди яңалыклар бар? Отправка һаман дәвам итәме? Хан абыйның хаты киләме. Фатыйма апага һәм барлык укытучыларга һәм әбигә күп итеп сәлам тапшыр. Бу хат барып җитү белән, кичектермичә хат яз. Ичмаса, чыгып киткәнче, бер хатыңны укып хәлеңне белермен. […] Борчылма, иркәм, борчылып, үзеңне үзең бетермә, тыныч яшә. Минем документлар арасында Чистай лагеренда оборона значокларына здавать иткән справка (характеристика) бар, шуны җибәр. Аннан, махорка булса алып куй әле. Мин сорасам, җибәрерсең. Бабайларга хат язганда, миннән дә сәлам әйт. Килмәделәрме? Фатихтан хат килсә, конвертлап монда сал. […]
Ярый, хуш, сәлам белән иптәшең Искәндәр 1941 ел, 19 август Саратов өлкәсе, Разбойщино разъезды
Әзрәк вакыт таптым әле, шуңа күрә тагы язарга булдым. Языйм әле пока караңгыланганчы.
Иркәм Зәйнәп, минем өчен артык көймә, мин сине киткәнче ничек сөйгән булсам, әле дә һәм алгы көндә дә шулай сөячәкмен. Кеше сөйләсә, икеләтә җавап бир. Үзеңнең кем белән сөйләшүеңне белеп сөйләш. […] Алар сөйләрләр. Алар ир намусын аяк астына салып таптаучылар, алар янында сиңа күп уралуның кирәге юк ич.
Бабайларга хат яз. Минем язарга вакыт тар инде, миннән сәлам әйт. Әллә миңа үпкәләделәр микән алар. Хат языйммы соң аларга?
Гөлсем апаларның хаты киләме? Энеләр армиягә киткәннәрме? Хатлары килсә, Барыйның һәм Харисның адресларын сал. Менә шулай, гөлкәй. Менә мондый хат язарлык вакытлар бик аз тияләр алар. Рәхәтләнеп йоклап каласы калган икән. Но ничево, авыр периодларны үткәрмичә, рәхәткә чыгып булмас инде.
Эш кушалар икән, «есть тов. кап.» дисең дә йөгерәсең… Бездән шуны таләп итәләр, ә без аны үз вакытында үтәргә тиеш.
Хәзер вечерный повар кага, кычкыралар, тагы язып бетереп булмады.
Адрес шулай: г. Саратов, п/я 232/7. Ш. И.
Ярый, серле күзкәй, хуш хәзергә, хатыңны озак тотма.
Сагынып хат көтеп калам.
Иптәшең Шакиров
Кичә өлгерә алмадым. Борчылма – шат яшә!!!
Хатыңны түземсезлек белән көтәм!
1941 ел, 21 август Саратов өлкәсе, Разбойщино разъезды
Кулларыма кәгазь, каләм алсам,
Хисап дәрьясында агамын.
Илдә калган батыр гөлкәемә
Сагынычлы сәлам язамын.
Сәлам, иркәм, мин – Искәндәреңнән,
Сызылып алсу таңнар атканда.
Сәламемне укып исеңә ал,
Кичен ял итәргә ятканда.
Иртән торып кара күк йөзенә,
Алсу нурлар шунда йөзәрләр.
Җылы нурлар, сине сөя-сөя,
Минем сәламемне сөйләрләр.
Ал йөзеңне нурлар сөйгән чакта,
Мин булырмын ачык кырларда.
Исемеңне җырларыма кушып
Җырлыймын мин, мөмкин булганда.
Таң гөлләре булып йөрәгемдә,
Зәйнәбем, син чәчәк аткансың,
Кайнар хисле мәхәббәтең белән
Каннарыма сеңеп калгансың.
Йөрәктәге синең кайнар хисләр
Гади хисләр түгел шул алар.
Сине уйлап артык сагынулар
Чын сөюдән килеп туалар.
Мәҗбүр иткән кебек үзенә тартты
Мәхәббәтле кара күзләрең.
Истән чыкмый, иркәм, озатканда
«Җиңеп кайтыгыз!» дигән сүзләрең.
Истә тотам, иркәм, теләгеңне,
Җиңү өчен мин тырышырмын.
Ватан сугышы – изге сугыш өчен,
Һәрбер җирдә мин булышырмын.
Тыныч яшә тылда, тырышып эшлә –
Миннән теләк шулай, Зәйнәбем.
Кан теләгән Гитлер этләренә
Без бирербез кургаш бәйләмен.
Иркәм, бүген 21 август, агымдагы «ял көне», бүген эшкә чыкмадык әле. Разбойщинога барып, мунча кереп кайттык та, әле буш ара булгач, сиңа хат язарга утырдым. Сәламне башта язмасам да, соңыннан яза башлаган дип гаепләмә. (Мин, хат язарга утырсам, хыялга батам. Сине уйлыйм. Уем гел синең белән бергә үткәргән күңелле тормышны уйлый, шуңа күрә хатым эзлекле бер тәртиптә булмый.) Сәламемне барлык дусларыңа тапшыр. Әбигә һәм туганнарыңа. Үземнең хәлләр пока ярыйсы. Сау-сәламәт хезмәт итәм. Синең 3 сентябрьдә язган хатыңны 12 сендә алып укыган идем. Менә шул көннән соң мин сиңа хат язып салдым да үзем хат көтә башладым. Хат һаман юк. Башка вакытта 3–4 көнгә бер хатыңны ала идем. Хат укып торганда, күңел үзенә тынычлык таба иде. Менә, гөлкәй, хатың озаграк килми тора. Күңелдә әллә нинди борчулы хисләр туа. Әллә авырыйсыңмы, иркәм? Төшкә дә бик буталчык керәсең. Их, ерак араның хәле!.. Белеп булмый шул тиз генә.
Читать дальше