1941 ел, 5 сентябрь Саратов өлкәсе, Разбойщино разъезды
Үзең генә укы.
Исәнме син, сөекле Зәйнәбем!!! Сиңа күкрәк хисләремнән кайнап чыккан сагынычлы сәламемне белдереп, сау-сәламәт һәм рәхәт яшәвеңне теләп калам. Миннән әбигә һәм барлык туганнарга кайнар сәлам. Шулай ук коллективка сәлам. Сөеклем, сиңа күптән түгел хат язып салган булсам да, эч пошканны басмасмы дип, тагы язам әле. Үзем урынына сезнең нурлы йөзегезне, бәлки, хатым кайтып күрер һәм сагынуымны аңлатыр. Әйе, кәгазь һәм бу сүзләр, иркәм, сине күрерләр, син аларга серле күзләреңне төшерерсең, һәм минем сезне сагынып бер күрергә зарыккан күзләрем аша язылган шушы сүзләр белән сөйләшерсең. Их… шулвакыт үзем булсам иде каршыңда, аңлатыр идем, иркәм, ничек итеп көннәрем сине сагынып үткәргәнемне. Әйе, мин синең өчен артык янам, иркәм. Хыял дәрьясында йөзәмен… әйе, менә син бу хатны укыйсың, ә минем бу моментта кайда, ни эшләп йөрүем үземә дә билгесез… Тик мин ул вакытта да сине уйлап, кайда булса да сине сагынып яшәвем ачык, чөнки бер генә минутларда да исемнән чыгармыйм, иркәм.
Талдан талга кунар идем,
Былбыл баласы булсам.
Хат эчендә кайтыр идем,
Язу карасы булсам
Иркәм, сиңа хат язам
Зәңгәр каралар белән.
Күз нурларым шунда төшкән
Күкрәк хисе белән.
Иртән йокылардан торсам,
Сары каеш билләрдә.
Кошлар да килеп сайрамый
Син булмаган җирләрдә.
Иркәм, үземнең мондагы хәлемдә шул югарыда язылганнардан башка үзгәреш юк. Әлегә сау-сәламәт кенә хезмәт итәм.
Әйе, хезмәт итү җиңел түгел, шулай да изге бурычың өчен көчне жәлләп булмый, киресенчә, булган көчең белән тырышырга туры килә. Әйе, мин туганнан бирле рәхәт һәм лучший тормышта яшәдем. Ул вакыт безне шул иркенлектә яшәтүче Бөек К. Армиядә хезмәт итүче абыйлар булса, ә без хәзер үзебездән соң килүче яшьләрнең тормышы өчен хезмәт итәргә тиеш. Тик менә элек тә, хәзер дә кеше өстеннән көн күрә торган халыкларга ачу килә. […] Но ничего, андый көлүчеләргә без отпор бирергә тиеш, вакыт бүген булмаса, киләсе таңнарда булыр.
Ил батыры, иркәм, тылда калдың,
Яхшы эшлә һәрбер эшеңне.
Тылдан ярдәм ит син, алгы сафны
Һич кызганма, иркәм, көчеңне.
Тылга кертмә һичбер дошманны да,
Чиста булсын һәрбер юлыбыз.
Алгы сафта һичшиксез җиңәрбез,
Корыч булса безнең тылыбыз.
Алгы сафтан, һәрбер сугышчыдан
Сезгә сәлам язып калабыз.
Элемтә булсын безнең бар сафларда,
Тыгыз булсын безнең арабыз.
Ватан сугышы – изге сугыш өчен,
Көчен туплый безнең батырлар.
Дошманнарга каты отпор биреп
Җиңеп чыгар Кызыл лачыннар.
Иркәм, синең һәрбер хатыңны алдым, ул хатларга мин җавап язгаладым булса кирәк. Син, иркәм, ни өчендер миннән өметсезләнеп язасың. Билгеле, сугыш кансыз булмый, ә шулай да менә мин сугышка керәм, анда мин үләм инде дип гарантия куеп булмый ич. Һәм берәүнең дә якты дөньядан туйганы юктыр. Һәркем дә үзен сакларга тырыша һәм ничек тә дошманын җиңәргә ашыга ул. Ә инде тормышың шуның белән чикләнсә, анысы, билгеле, күңелсез. Тик күңелне юк өчен борчу ул безнең эш түгел, ә бөтенләй яраксыз пессимистлар эше.
Сугышта булган кешеләр бар да үлми ич, кем сугыш белемен яхшы белә, кем оста итеп үзен саклый һәм үз вакытында каршы килгән дошманына тиз отпор бирә, ул кеше исән кала ич. Күп уйламаска кирәк, гөлкәй, бер авырлыкны үткәрмичә, тыныч яшәү мөмкин түгел инде. Мин бит гомерлеккә китмәгән, фронтта хәлләр яхшырып, безнекеләр җиңдисә, без кайта алабыз һәм яңадан шулай бергә тормыш… Ә безнең Армия, үзең әйтмешли, һичшиксез җиңәчәк.
Ошмада ни хәлләр бар соң? Әле укыта башладыгызмы? Урта өлештә ничә класс?
Кемнәр нинди фәннәрдән керәләр?
Конференциягә баргач, Зөфәрне күрдеңме? Тагы күрсәң, миңа хат язсын.
Ничек соң, колхозның икмәк заданиесе үтәләме әле?
Быел уңыш бүлә алалармы Ошмада?
Гаян абый урынында кем эшли?
Харис кайда – авылыгыздамы, әллә берәр җиргә эшкә кергәнме? Барый хат язмадымы?
Хат язса, адресын сал әле.
Иркәм, мин синнән тәмәке сорап язган идем. Авылда тәмәке бармы һәм почтада посылка (тәмәке ише нәрсәне) принимать итәләрме? Конференциядә яшьләр бар идеме? Әллә гел хатын-кызлар гынамы?
Ошмадан тагы килүчеләр бармы?
Ранен булып кайтучылар юкмы әле?
Ярый, иркәм, башка сүзләрне башка хатларга язармын, пока шуның белән туктыйм.
Сине сагынып, хат аша кочаклап үбеп калучы иптәшең Искәндәр
Хан абый лагерьга күчәбез, дип язган иде, хаты килми әле.
2 хатын алган идем.
Читать дальше