(Карточкага төшкән язу синдәме? Аны алгач, мин точный адрес салгач салырсың.)
Ярый, гөлкәй, хәзер үземнең тормышым белән сине таныштырам. Без 28 ендә Саратовтан 20 км ераклыгындагы бер урманга килеп туктадык. 29 ында киендерделәр. 30 ында, бүген, занятие башланды. Шулай итеп, иркәм, безгә беркадәр аерым яшәргә туры килер. Аерым дип борчылма. Эшеңдә тырышып эшлә. […] Белмим, бәгърем, син ничектерсең, ә мин хәзер үк бик сагындым инде, карточкаңны вакыт булган саен карыйм… Әйе, гөлкәй, тормыш шулай гел бергә яшәтмәс шул, авыр булса да түзәргә кирәк булыр. Гөлкәй, син минем гадәт белән таныш, мин юкка да көнләшеп янам инде. Күңел әллә ниләр уйлый. […] Китте диеп күңелеңне төшермә, гомер булса, исән булсам, ничек тә кайтырмын. Бәлки, бәхет булса, фронтка керергә дә туры килмәс әле. Бәлки, озакка бармас та… Әле һаман безнекеләр каты отпор бирәләр ич…
Кичләрен юк-бар нәрсә белән уздырма, партия тарихын өйрән. Мин бу хатка обратный адрес, бәлки, яза алмам әле, язсам, конвертка язармын. Сәбәп: адрес билгеле түгел. Шулай, гөлкәй, хатка язып кына сүз бетми, аз язган дип гаепләмә. Минем кая туктаганны кешегә сөйләмә, юлдан салган, диген. Ярый, хатым аша күңелемнән кочаклап үбеп калучы якының. (Шакр)
Монда, урман булса да, кош тавышы да ишетелми… Ярый, вакыт тар… гаепләмә.
Өзелеп сагынып калучы Чёрныең
(Раиф килмәдеме әле?)
1941 ел, 3 август Саратов өлкәсе, Разбойщино разъезды
Хөрмәтлем Зәйнәп, сиңа үземнең сагынычлы сәламемне язып җибәрәм. Әбигә дә күп сәлам. Сәламем сиңа, шат яшәвеңне телим. Мин сиңа, яңа гына хат язып салсам да, тагы язып салырга уйладым. Чөнки икенче частька күчерделәр, адресны дөресләп салырга кирәк.
Хәлем әлегә ару. Тик сагындыра гына. Төнлә юньләп йоклап булмый, уйлата, йокыга китсәм, төшемдә сине күрәм, ә уянсам, бөтенләй йөрәк сызлана, әллә нәрсәләр уйлата. Хат язганда, Ошмадагы хәлләрне яз. Миннән соң кемнәр киттеләр? Рәли белән Вәдүт киттеләрме әле? Хан абыйның хаты киләме? Ул Саратовтамы? Эшкә керештегезме, нинди эшләр башкарасыз? Раифлар Дүсмәткә күчмәделәрме? Уракка төштеләрме әле? Бригадаларга чыгасыңмы?
Мин бу хатка әллә нәрсә яза алмыйм инде. Бабайлардан хат килдеме, нәрсәләр язганнар? Җизнәң китмәгәнме әле?
Минем урынга кеше килмәдеме? Безнең монда эш ничего, 12 сәгать заниматься итәбез, калган вакыт тагы.
Минем адрес: Саратовская обл., разъезд Разбойщино, п/я 232/7(3в)
Аккош баласын өйрәтә:
Туктатып кагындыра.
Иртәнге кояш нурлары
Иркәмне сагындыра.
Биек тауның башларына
Машина тиеш менәргә.
Кая барсам, нишләсәм дә,
Исләремдә син генә.
Күңел синең белән бергә,
Үзем генә аерым,
Бергә булган вакытларым
Сагындыра, бәгырем.
Барлык хатыма җавап язып, хат яз.
Көтеп калучы иптәшең Искәндәрең
Хатыңны күп яз, туйганчы укырлык булсын.
Ярый, үбеп калучы Шакр 1941 ел, 4 август Саратов өлкәсе, Разбойщино разъезды
Иркәм… Их, канатлы кош булып тиз генә кайтып күрергә…
Серле күзләреңне керфекләрем талганчы карар идем…
Сагынам, иркәм, сагынам. Һичбер минут уйламый тора алмыйм…
Раиф «Шакиров хат язмый» димиме? Бер язармын әле, вакыт булса. Только суганлап-борычлап.
Ярый, Бер-ике генә куплет булса да шигырь языйм әле, бәлки, сагынуымны шул җөмләләр аңлатырлар.
Көндез уйлыйм бергә булганнарны,
Төнлә төшләремдә күрәмен.
Чиксез көчләр белән сөйдем, иркәм,
Шуңа күрә синдә теләгем.
Тормыш дулкыннары теләгемне
Җуя алмас күкрәгемнән.
Тәндә актык тамчы канымача
Чыкмам, иркәм, шул теләгемнән.
Гыйшык уты кабыздың йөрәгемдә,
Шунда кайный сөю теләгем.
Мә ал, иркәм, сиңа тапшырамын
Уттан кайнар булган йөрәгем.
Күкрәгеңдә саф мәхәббәт булса,
Әйткән сүзләремне үтәрсең,
Башкаларга күңел салмаенча,
Кайтуымны, иркәм, көтәрсең.
Шушы хатны язып утырганда, синең тагы бер хатыңны китереп бирделәр.
Менә күз алдымда язган хатың,
Ул сөйләде синең хәлеңне.
Тик үзең юк, кысып сөяр идем,
Суырып үбәр идем йөзеңне.
Их… бу тормыш ник соң болай
Аерды икән сөйгән иркәмнән.
Бергә булганда да, мин сагынып
Кысып сөя идем биленнән.
Ә хәзер юк күз алдымда
Уттай янган серле күзләрең.
Һәр секундлар саен искә төшеп
Сагындыра әйткән сүзләрең.
Әйе, гөлкәй, авыр аерым тору,
Төрле хисләр мине борчыйлар.
Һәр кош аша сәлам әйтер идем,
Кошлары да монда очмыйлар.
Сахралардан чәчәк җыйдым,
Җыймадым сарыларын.
Үзең тапсаң, миңа да сал
Сабырлык даруларын.
Читать дальше