[Өстәмә]
Иркәм, менә яңа гына хатыңны алдым, 26/VIII дә язылганын. Әйе, гөлкәй, минем «хат язмыйсың» дип язган сүзләрем өчен гафу ит. Мин башта шулай яза идем шул. Чөнки хатың бик озак килми торды. Әйе, хәзер әйтмим ич «хат язмыйсың» диеп. Фәхәрнең дә хатын әле алып укыдым. Ул «күчәм» дип яза. Кулы сынган булган икән. […]
(Математик булып кем килде? Ирләрдәнме? Раиф нинди фәннән укыта?)
Менә шулай, гөлкәй, әле Зиннәтовның да, синең дә хатыңны укыдым да бик ямансуладым. Баштан төрле уйлар йөзеп узалар. Синең язган сүзләрең һәм ялгыз яшәүләрең йөрәкне тырный. Их, бергә булуга һәм яратып сөйгән иркәң белән яшәүгә ни җитә соң… Үзең әйткәндәй, күпкәме барыр икән, гөлкәй, безнең аерым яшәүләр?.. Билгесез шул… Да, иркәм, син борчыласың, син кимсенәсеңдер дә, ни эшлим соң, гөлкәй, тормыш шулай кушкач?! Бәлки, бәхет аның белән генә чикләнмәгәндер әле. Но анысы синнән зависит күбрәге. Син көтсәң, билгеле, без тагы шулай тормышны дәвам иттерербез. Әйе, гаепләмә, бу миңа һаман ышанмый диеп, билгеле, ышанам, син миңа килгәнче саклаган намусыңны әле дә сакларсың. Синең йөрәк саф иде, гөлкәй, билгеле, син мине йөрәк дустың – иптәшең итеп калдыру уеннан чыкмасаң, честно яшәрсең. Менә анысы синең төп акылың, иркәм… Тик ни өчендер йөрәк сине уйлап янганнан-яна килә. Синең хатларыңда язган «күп вакытта, мин синең белән яши алмам, ахры, дигән уйларга киләм» дип язган сүзләрең минем өчен ифрат авыр картиналар булып күренәләр. Кайчак кыска гына йокы вакытымны да шул чиксез уйлар белән үткәрәм. Неужели мин синнән мәңгегә аерылдым, бәгърем?! Мондый хәлгә калганчы, минем өчен дөньядан югалу яхшырак булыр. Мин сине, каным хәрәкәттән туктамаса, оныта алмам, гөлкәй. Үзең беләсең нинди көчләр белән сөюемне. Мин сине шул 2 ай гомер итәр өчен диеп алмадым, ә гомерлек сердәшем итү өчен.
Ярый, әллә ниләр язган дип гаепләмә.
Сау һәм рәхәт яшә.
Кайнар иренеңнән үбеп калучы иптәшең Искәндәр 1941 ел, 11 сентябрь Саратов өлкәсе, Разбойщино разъезды
Исәнме иркәм – сөекле Зәйнәбем!!!
Сиңа саф йөрәгемнән дулкынланып чыккан кайнар сәламнәремне озатып калам. Шулай ук әбигә, барлык туганнарга һәм укытучылар составына кайнар сәлам. Мәрьям апаларның да барчасына сәлам.
Сөекле Зәйнәбем, синең 29/VIII, 31/VIII дә язган хатларыңны һәм Фәхәрнең сиңа язган хатларын 10/IX дә алып укыдым. Әйе, акыллым, хатларың, килеп, синең хәлләреңне сөйлиләр, алар синең күкрәгеңнең кайнар хисләрен миңа алып килеп, йөрәгемдәге хисләрем белән уртаклашалар һәм күкрәгемә ял бирәләр. Күңелдә ниндидер яшерен һәм бернинди көчләргә тигезләшмәгән сөю хисләрен көчәйтәләр. Әйе, сөю-яратышу ул – саф мәхәббәт көче. Ә ул көч безне һәм безнең каныбызны бер-беребезгә якынайткан. Бу якынлык минем күкрәгемә шатлыклы хисләр белән тамыр җәйгән һәм тормыш чәчәкләре аткан, ә ул чәчәкләрне синнән башка сөеп караучылар юк һәм булмаячак.
Хатларыңда, иркәм, «син һаман да миңа ышанмыйсың» дип үпкәләп язасың. Һәм күңелеңдә ниндидер авыр хис тууын аңлатасың. Ышанам, иркәм, син саф йөрәкле һәм шул саф хисләрең белән мине көтәрсең. Ә үзең әйтмешли, яратышу ул көнләштерә, ә бит аның белән тормышны җимерү дигән эш түгел. Ул – бер-береңә якынлык белдерү һәм мәхәббәтне башкалар хисе белән алыштырмаска бер-береңә киңәш бирү. Син үзең дә миңа шигырең аша «башкалар белән хат аша хисләр тотма» дип язган идең. Мин аның өчен үпкәләмәдем, ә ул эшне эшләмәү көчен үземдә арттырдым гына.
Мәрьям ире белән бергәме? […]
Урта өлешкә кем килде?
Кайнар иренеңнән үбеп калучы ип. Искәндәр Ш. 1941 ел, 11 сентябрь Саратов өлкәсе, Разбойщино разъезды
Бу хатка күп язмыйм, үпкәләмә, иркәм. Кайнар хисле йөрәгем, сине уйлап, бу минутта артык кызу тибә. Үзенә ниндидер сагышлы хисләр туплый. Менә шул сагышлы минутта, акыллым, сиңа шушы хатны язам. Әйе, сеңелнең хатын алып укыдым. Аларга, бигрәк апага, авыр хәбәр. Дөрестән дә җизни үлгән булса, жалко шул, иркәм… ә Фатихның хаты юк икән. Ул соңгы хатында Армиягә алынуы турында белдергән. Кайсы яктадыр? Хаты килми әле, дигәннәр. Апаларга шулай бер хат язган идем, ә үзем алар хатына каршы тагы хат язарга җитешә алмадым әле.
Bu xatni da өzep-өzep kenә jazam, әйе. Теге әрвах киткән икән, бик шәп булган. Только ул запас полкка Казанга алынган булыр. Андый өйрәнмәгәннәрне башта өйрәтәләр. Минем братлар ягыннан җидәү киткәннәр. Монда яңалыклар юк әле. Шулай да безнең частьтан да фронтка азлап-азлап китә торалар. Хан абый моннан 25 км ераклыкта лагерьда иде. Чыгып китмәгән булсалар.
Хатларыңны барын да алдым, иркәм, барлыгы 12 ләп хатыңны алдым инде, бар да кесәдә йөриләр. Ертып ташларга кан тартмый, сөеклемнең кайнар хисле хатлары ул, диеп, Әхмәтҗановны да көлдерәм.
Читать дальше