Әхәт Гаффар - Дәрья башы / Исток вселенского

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Дәрья башы / Исток вселенского» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Дәрья башы / Исток вселенского: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Дәрья башы / Исток вселенского»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Г. Тукайның бала чагы хакындагы «Дәрья башы» повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Богау» романнары, «Кәфенгә кесә текмиләр», «Тентү», «Коелы өй», «Күл» дигән хикәяләре туплап бирелде.

Дәрья башы / Исток вселенского — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Дәрья башы / Исток вселенского», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– И-и, наным… – дип сузды Газизә, аның саен ни елмаерга, ни еларга белмәстән. Шулай да куанычына караганда Габдулла энесенең дә, үзе кебек, чит-ят җирләргә китерелүенә ачынуы басарак төште, елыйсы килә иде.

Сафиулла, аның аркасына сак кына кагылып:

– Куанырга кирәк, Газизә сеңел, – дип юаткан булды, тик, үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга: – Юл өстендә тормыйк инде, – дип өстәде.

Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә, Габдулла бирмәде, үзе күтәреп китте.

– Авыр түгелме соң? – дип сорады Газизә.

– Юк, – диде Габдулла. – Укуы гына авыр ул.

– Ни соң анда синең?

– Укыган вә укыр сабаклары, – диде Сафиулла.

Утыз адымнар атлагач, асты – таш, өсте агач булган ике катлы йортка килеп җиттеләр. Аның капкасына керер алдыннан, малай, артка каерылып, анда-монда караштырып алды. Әйтерсең лә, билгесезлеккә таба тагын бер адым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы килә иде.

Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар. Чылбырлап куелган йөнтәс эт тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренергә кереште. Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән атны тугарып тора иде.

– Әссәламегаләйкүм, Гыймадетдин, – диде аңа Сафиулла.

– Вәгаләйкүмәссәлам! – дип, әлеге ир эткә кизәнде дә, олылап, Сафиулла белән күреште, аннары Газизәгә дә кул бирде. – Менә кунак егет тә килеп җиткән икә-ән! – дип сузды ул. Тавышы көр, калын, йөзе елмаюлы иде. Башына сырма бүрек, өстенә кайры тун кигән, аңа эзәр салган. – Габдуллаҗан бит әле? Нихәл соң, Габдуллаҗан?

– Әйбәт әле, – диде малай.

Сафиулла, тамагын кырып:

– Кунак булырга, ул өч көнгә төшмәгән лә! – дип елмайды.

– Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде, – дип, Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте.

Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул, исәнләшеп тормастан:

– Сөенче, сөенче! – дия-дия, баскычтан өскә менеп китте. Өчәүләп шунда күтәрелгәндә, ул хатынның эчтән тагын: – Сөенче, байбикә! – дип кабатлаганы ишетелде. – Килеп җиттеләр!

Габдулла апасына күтәрелеп, карады да:

– Көтәләр икән әле! – дип елмайды.

– Көтми ни! – диде Газизә, куанып.

– Нихәл, Гайниҗамал, – дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм, ишек чаршавын кайтарып, Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.

Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп торган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә – күрешүләрдә, танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә – Габдулла, игътибар үзәгендә булып, әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын көр күңеллеләнү хисләре кичерде.

Бу – Габдулланың атасы Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесен (ул да Газизә атлы) алган, Уральскида уртача саналган сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты иде.

Алданрак килеп өлгергән Фатыйманың хәбәре белән аларны биредә көтеп торалар иде инде. Ул үзе чишенеп тә куйган. Иң алда, затлы яулыгын төзәткәләп, Галиәсгар байның хатыны Газизә 1 1 Ары таба ике Газизә бергә туры килгән күренешләрдә Өлкән Газизә дип язылыр. Фатыйма да – шулай ук. (Авт. искәр.) Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк-тәлинкә, самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал, кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә – озынча буйлы, туры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише, ничектер өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк йорт хуҗаларының тагын бер кызлары (ул да Фатыйма атлы) бар. Ә Гайниҗамал, кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да, хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән.

Габдулла килеп керү белән бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.

Ботын чабып, иң әүвәл Өлкән Газизә телгә килде:

– И-и!.. – дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.

Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз – аннан башлап, моннан очлап дигәндәй – бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:

– Узыгыз, уз!..

– Нихәлләрегез бар соң?

– Аллага шөкер!

– Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килдегез…

– Хәзер, хәзер.

Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.

Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Дәрья башы / Исток вселенского»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Дәрья башы / Исток вселенского» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Дәрья башы / Исток вселенского»

Обсуждение, отзывы о книге «Дәрья башы / Исток вселенского» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x