Миңа Шәһит әфәнденең гаилә язмышы татар милләтенең язмышына тәңгәл тоела. Милләт кичергән фаҗигаләр, халкыбызның башыннан узган куркыныч вакыйгалар бу гаилә язмышында гаҗәп мул, искиткеч тирән чагылыш тапкан.
Башта мин бу шәхес турында документаль әсәр язмакчы идем. Ул әсәрнең шактый өлеше язылып, финалга якынлаша башлагач, мин Шәһит әфәндегә багышланган язманың әдәби әсәр булырга тиешлеген аңладым. Тормыштагы исем-фамилияләрне үзгәртмичә дә, әдәбият кануннарына таянып эш иткәндә, мин яңа әсәремдәге каһарманымның язмышын, аның психологиясен көчем җиткән кадәр сурәтли алырмын дип өметләнәм.
Әсәрнең төп персонажы миңа кайсы ягы белән кыйммәтле тоела соң? Шәһитнекенә охшаш холыклы шәхесләрне мин озак еллар каләмдәшләрем арасында күзәтеп йөрдем. Сибгат ага Хәким, Илдар Юзеев, Равил әфәнде Рахмани – алар кеше арасында үзләрен тотулары белән генә түгел, эчке кичерешләре, рухи янулары, хәтта табигатьләре белән дә тәңгәл киләләр шикелле. Якыннан таныш булмаган кешегә мин искә алган шәхесләр кирәгеннән артык юаш, адәм баласын тыштан гына абайлаучыга хәтта күпмедер дәрәҗәдә мескен булып та тоела торгандыр. Бу бары тик тышкы яктан гына. Таиповка охшашлы шәхесләр әхлак өлкәсендә компромиссны белмиләр. Мактану, күз буяу, кеше арасында үзеңне отышлырак күрсәтү кебек сыйфатлар юк аларда. Биргән вәгъдәне үтәми калу, әйткән сүзеңнән кире кайту кебек гадәтләр бу шәхесләргә хас түгел. Тышкы юашлык, минемчә, андыйлар өчен табигатьләрендәге рухи җегәрлекне, әхлакый батырлыкны яшерер өчен генә кулланыла.
Дүрт гасырдан артыкка сузылган колониаль мохит, татар менталитетына көчле тәэсир итеп, бик зур зыян китергән. Шуңа карамастан татарлар арасында саф күңелле, игелек эшләүне яшәү кредосы дәрәҗәсенә күтәрә алган Идегәйләр чорындагы шәхес үрнәкләре аз булса да сакланып кала алган.
Шәһит Таипов әтисе Лотфулла хәзрәтнең һәм әнисе Хәсәнә абыстайның тетрәндергеч фаҗигале язмышларын шушы көнгә кадәр йөрәгендә саклап яшәгән. Мин аның шәхси сыйфатларына, кешелек хасиятенә әти-әнисенең язмышлары хәлиткеч тәэсир иткәндер дип уйлыйм.
Әдәби әсәр беркайчан да син уйлаганча гына килеп чыкмый. Барлык теләкләреңнең тормышка ашып бетмәве, дөньяның чиктән тыш киң, тормышның ифрат катлаулы булуы да шуны раслый. Шуңа күрә Шәһит Лотфулла улы Таиповка багышланган әсәрнең сыйфатын үзем бәяли алмыйм. Бу эшне мин хөрмәтле укучы карамагына тапшырам.
1
Карчыклар чуагы. Сүзнең дә, сурәтнең дә көче җитмәслек матур көзге көн. Болытсыз зәңгәр күк. Кояш, кыздырмыйча гына, иркәләп җылыта. Авыл башындагы чирәмлектә үскән әрем сабакларына, койма буендагы кычытканнарга эленгән көмеш җепләр, кояшта ялтырап, салмак кына селкенеп тора. Җылы якка китәр алдыннан, сыерчыклар балаларын очарга өйрәтәләр. Алар, өерелеп килеп, юл буендагы чирәмлеккә куналар да, бер тын черкелдәшеп алгач, дәррәү күтәрелеп очып китәләр. Тигез генә очып барганда, сыерчык көтүе атылып өскә күтәрелә. Юнәлеш югала, кинәт чәрелдәшү тавышы көчәеп, кискенләшеп китә. Яңа очарга өйрәнгән яшьләр тәртип бозды булса кирәк. Сыерчык көтүе, кыйгачлап, борыла-борыла, җиргә төшә. Җиргә кунаклагач, карт ата сыерчыкларның тавышлары ишетелә башлый. Алар, яшьләрне әрләп-үгетләп, җылы якка баруның ялыктыргыч озын булуын, юлда давыллар, иксез-чиксез диңгезләр өстендә карлы яңгырлар очравын, шуңа күрә алдагы очуның чиктән тыш җаваплы икәнлеген аңлатырга тырышалар шикелле. Нәсыйхәт утырышы тәмамлангач, сыерчык көтүе тагын һавага күтәрелә.
Аллаһы Тәгалә адәм баласына ике төрле матурлык иңдергән. Тышкы һәм эчке матурлык. Тышкы матурлык турында сөйләп торуның кирәге дә юктыр. Телевизор гел шуны күрсәтеп тора. Газета, журнал битләрендә, реклама роликларында, сатылган товар төргәкләрендә тыштан кәнтәйлек балкып торган хатын-кыз сурәтләре. Бит-йөз, дулкынланып бүселеп төшкән чәч көлтәсе, аяк-куллар, күкрәкләр, ымсындыргыч янбашлар… Нигәдер озак карап тора алмыйбыз без андый күз бууга көйләнгән матурлыкка. Көтмәгәндә йөзе-бите дә, тән әгъзалары да уртачарак булган хатын-кыз елмаюы балкып ала, һәм кинәт йөрәгеңнән бәреп чыккан саф, җылы хисләрне җаның-тәнең белән тоеп, изрәп китәсең. Елмаеп сөйләшә башласа, аның һәр сүзендә, сүзнең һәр иҗегендә салмак музыка сугарылган тылсым. Җөмләләр эчендә шәфкать авазы, саф самимилек; эчке матурлыкның тышка бәреп чыгу мизгеле бу. Ханымның бит-йөзе, күз карашы, тән хәрәкәтләре тиз арада сине сихерли, үзенә тарта, тылсымлый башлый.
Читать дальше