Әмма безнең җиде елга сузылган эшчәнлегебез барыбер азагына барып ирешә алмады. Әдипнең вакыт-вакыт иҗаттан, гомумән, сүрелүе, авыруы, минем дә өсте-өстенә өелгән үз мәшәкатьләрем эшне тоткарлады булса кирәк. Миргазиян абый мәңгелеккә киткәндә, әсәр тәмамланмаган көйгә вариантлары белән торып калды. Кайбер сюжет сызыкларын, гомумкомпозицияне ахыргача хәл итеп бетерергә кирәк иде. «Баш героиняны нишләтергә?» дигән сорау да эленеп калгандай булды. Шунысы куанычлы: язучыдан мирас булып бик күп чишелеш вариантлары калды.
Текст иҗади эшләнү процессында тукталды. Шуңа күрә корабль-лайнер яисә герой исемнәре генә дә 3–4 төрле булып саклануы бик табигый иде. Әсәр баштагы вариантларның үстерелүе, тармаклануы, акрынлап авторның элек басылган роман-юлъязмаларының дәвамына әверелеп, тетралогия, үзе язганча әйтсәк, мегороманга таба үзгәреш кичерде.
Бу китапны басмага әзерләгәндә, авторның үз кулы белән бербөтен итеп күчергән алты бүлектән торган әсәре нигез итеп алынды. Бүгенге ун бүлектән торган әсәрнең дүрт бүлеге исә язучының караламада калган төрле вариантларын һәм аның башка язмаларын файдаланып башкарылды. Авторсыз калган редактор хәле, шахмат тактасында ике көндәш өчен дә берүзең уйнаган кебек, шактый четерекле эш булып чыкты. Әсәрне тәмамлау шуңа шактый сузылды. Редакцияләү, эшкәртү процессында әсәрдә мөмкин кадәр күбрәк авторның үз язмалары һәм аның үзе редакцияләгән текстларын кулланырга тырыштым. Бәхеткә, әдип белән бер юнәлештә фикер йөртүебез, шул исәптән алдагы томнарны эшләгәндәге тәҗрибә һәм кул астында искиткеч бай вариантлар булу, әсәрне тәмамлап куярга мөмкинлек бирде. Ниһаять, китап, соңлап булса да, язучының 90 еллык юбилеена укучыларына барып ирешер, укучысы исә яратып өлгергән әдибе белән кабат очрашу бәхетенә ирешер дигән өметтә калабыз.
Миргазиян Юнысның өендә бик күп көндәлек язмалары, хатлары саклана. Бу документаль язмалар аның үзе, чордашлары, бүгенге көн әдипләре һәм, әлбәттә инде, милли әдәбиятыбыз язмышы турында. Аларның шактые, киләчәктә татар әдәбияты үсешенең төптәге чын агымнарын тирәннәнрәк күзаллау һәм өйрәнү өчен, ифрат кыйммәтле чыганак булып тора.
Равил Рахмани, 2017
(Биографик роман)
Автордан
Каләмдәшләрем: «Әлмәттән ниндирәк темалар таптың?» – дип сорыйлар. Әдәби тема җиләк тә, гөмбә дә түгел… Тәкъдирең аша бәгыреңне сулкылдатып үткән вакыйга гына әдәби әсәргә әверелә ала. Синең үзеңне тетрәндермәгән вакыйга, сине дулкынландыра алмаган фикер ничек инде укучыга тәэсир итсен дә, аны тетрәндерә алсын, ди? Совет чорында язучылар агитпропка 1 1 Агитпроп – агитация һәм пропаганда.
хезмәт итәргә тиеш иделәр. Берәүләр, үзләре теләп, ярышып, хәтта ялагайланып, икенчеләр, башка тәкатьләре булмаганга, куркып яки һөнәрсезлектән тамак туйдыру өчен, кулларына каләм алдылар. Ул чорларда системага, аның идеологиясенә ярашмыйча матбугатта китап бастыру мөмкин дә түгел иде.
Татарстанның нефть төбәге дип йөртелгән көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче язучылар нефтьчеләр тормышына багышланган әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләрдән социалистик ярыш, әшәке искелек белән тәти яңалык көрәше, системаның халыкка бәхет, муллык, рәхәт тормыш юлын күрсәтеп торуын сурәтләүдән тыш нәрсә табып була икән? Дөрес, нефть чыгаручылар тормышына багышланган әсәрләрдә дә сюжет каһарманнары – адәм балалары. Адәм баласының шәхси тормышы – кайгы-хәсрәтләре, өметләре, көнкүреш авырлыклары, кичергән газаплары ул чорда язылган әсәрләрдә чагылырга тиеш иде. Әсәрләр социалистик реализм иҗат кануннарына нигезләнеп язылган булганлыктан, аларда тулысынча диярлек хезмәт, ярыш, җыелышлар, коммунизм төзү юлындагы бөек көрәш чагылып торды. Шунлыктан совет чорында язылган китапларда адәм баласының рухи дөньясы, аның кайгы-хәсрәтләре, ирексез, хокуксыз, киң дөньяны күрүдән мәхрүм яшәеше турында мәгълүматлар юк диярлек. Вакыйгалар сурәтләнгән, әмма әсәрдәге вакыйгалар ярдәмендә генә шул чорның реаль күренешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Авторның чынбарлыкны партия карарлары таләп иткән ясалма күренешләргә тәңгәлләштерүе ул чорда язылган әсәрләрнең һәммәсендә диярлек очрый. Бүген шул чорның реаль сурәтен яктырту мөмкинлеге бармы? Булган очракта андый хезмәт безгә нәрсә бирә? Совет чорының төгәлсезлекләрен, ГУЛАГ 2 2 ГУЛАГ – Главное управление лагерей и мест заключений при НКВД СССР (1934–1959), (СССРда ябылуда тоту урыннары белән идарә итә торган дәүләт оешмасы).
лагерьларын, социалистик ярышта физик һәм рухи имгәнүләрне, бәлки, тизрәк онытырга кирәктер? Бүгенге тормышта да михнәтләр җитәрлек бит…
Читать дальше