Нефть чыгару эше авыр һәм җаваплы. Бу эштә баш та, кул да, сәләт тә, талант та, егәрлек тә бергә укмашырга тиеш. Талант – һәр эштә, һәр тармакта кирәк нәрсә. Ә инде сәләткә һәм тырышлыкка килсәк, нефть чыгару эшендә кеше бу сыйфатларны соңгы тамчысына кадәр сыгып чыгарырга тиеш. Әлмәт нефть табылган яңа төбәкләргә җибәрерлек осталар тәрбияли белүе белән дә, оештыручы җитәкчеләре белән дә данлыклы. Соңгы елларда Әлмәт белгечләре чит илләргә китеп тә эшли башладылар.
Нефть чыгаруда тәрбияләнгән кешеләрне җентекләп күзәтеп йөрим. Дөрес, иң өстә утыручы җитәкчеләр белән аралашу, аларга бәя бирү җиңел эш түгел. Алар турында күп язылган. «Татнефть» җитәкчеләренә багышланган әсәрләргә хас бер уртак сыйфат: аларның оештыру сәләтләре күкләргә күтәреп сурәтләнә, ә шәхси тормышлары, гаилә, нәсел тарихлары, адәм баласына хас нечкәлекләр күп очракта күләгәдә калдырыла. Белүебезчә, геройның эчке, рухи кичерешләрен, аның кешелек сыйфатларын ача алмаган язма әдәби әсәр була алмый. Мин озак вакытлар җитәкчелек оркестрындагы төрле инструментларда уйнаучы талантлы профессионалларны күзәтеп йөрдем. Шулар арасында бигрәк тә Шәһит Лотфулла улы Таипов шәхесе игътибарымны җәлеп итте.
Язасы әсәреңә кертер өчен, персонаж эзләү – чиктән тыш четерекле, күп очракта интуициягә, ниндидер мистик тоемлауга бәйле эш. Кулыңа каләм алып яза башлау өчен, беренчедән, ул шәхеснең башка кешеләрдә табылмаган сыйфатлары булырга һәм, икенчедән, ул сине үзенчәлеге белән җәлеп итәргә, тетрәндерергә тиеш. Чыннан да, Шәһит әфәндегә охшаш шәхесләр безнең чынбарлыкта сирәк очрый.
Шәһит әфәнденең нинди сыйфатлары сокландырды соң мине? Бу шәхестә бүгенге көндә иң алдынгы, иң яңа кыланышлар белән янәшәдә, безнең ерак бабаларыбыз югары бәяләгән, ул чорларда да сирәк очраган сыйфатлар җәйрәп ята. Кайвакыт ышанасы да килми, чөнки андый сыйфатлар борынгы заманнардан килүче үрнәк-ядкяр рәвешендә генә сакланып калырга мөмкин. Җәмгыятьтә син үзеңне күпчелек кабул иткән тәртип-кагыйдәләрдә тотарга тиешсең, башка очракта коллектив сине кабул итми.
Мисалга бүгенге көн яшьләренең кеше арасында үзләрен шактый иркен тотуларын гына алыйк. Алар арасында өлкәннәргә ихтирам белән карау артта калганлык, кадимилек санала. Дөрес, биредә өлкәннәргә карата дорфалык, читләштерү билгеләре, тупаслык та күзгә бәрелеп тормый. Егетләр – кызлар алдында, кызлар егетләр алдында һич тартынып тормыйлар. Кыланышлар бертөрле: гади, җиңел. Алар өчен беренче урында шушы минуттагы теләк, үз рәхәтлеге, үз мәнфәгате, кайф!
Кайвакыт мин сәерсенеп куям: Шәһит әфәнде «Татнефть» системасында шактый югары постларда утырып эшләгән, әмма аның табигатендә «нәчәлник»лектән гадәткә сеңеп кала торган һавалануның, җитәкчелек тәкәбберлегенең мыскалы да юк.
Шәһит Таипов нефть чыгаруда гына түгел, җәмәгать эшендә, спортта, сәясәттә, фотография өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән. Озын дистанцияләргә йөгерүдә Башкортстан уку йортларының чемпионы. Боз ватып, бәкедә су коену буенча чит илләрдә үткәрелгән ярышларда актив катнашкан. Тау туризмы һәм альпинизм шөгыльләрен оештыручы тренер. Җәмгыять эшендә ул Юрий Гагарин, Валентина Терешкова, Алексей Леонов, композитор Александра Пахмутова, дөнья чемпионы Пётр Болотников, артистка Наталья Белохвостикова кебек шәхесләр белән бергә корылтайларда катнашып, аралашып яшәгән. Таиповның сурәтен заманында күренекле халык рәссамы Николай Жуков иҗат иткән, аны «Агитатор» журналында бастырып та чыгарган. Ә бит җитмешенче елларда «Агитатор» тышлыгында басылу зур дәрәҗәгә ирешү булып санала иде. Андый бәхеткә юлыгучыларның күпчелеге, үзләренә Мәскәүдә җылы, тыныч урыннар табып, күренекле булуның әҗерен күрделәр. Шәһит исә, Әлмәттә калып, киң җәмәгатьчелек күзеннән читтәрәк, тыйнак кына яшәвен дәвам итте. Аның яшәеш кыйбласы – гадел һәм гөнаһсыз яшәү рәвеше. Кешеләргә, дусларына, туганнарына гаять ярдәмчел булу, игелекле мөнәсәбәт күрсәтү – бу шәхеснең канында, һәрбер күзәнәгендә.
Шәһитнең язмыш юлы дөнья күләмендә данлыклы дистәләгән шәхесләр язмышы белән янәшә барса да, ул үзен дан-шөһрәткә исереп иләсләнүдән саклап кала алган. Урыс телендә «звёздная болезнь» дигән төшенчә бар. Ил күләмендә танылып мактауга ирешүчеләрнең күбесе, үзенә сокланып карау тукталганнан соң, үпкәләп-рәнҗеп, чиргә сабышып бетә.
Китап җыю, шәхси китапханә төзү белән күпләр шөгыльләнә. Мондый мавыгу бигрәк тә китап кытлыгы елларында көчле иде. Ул чорда зур мәшәкать белән генә кирәкле китапны табып була иде. Китаплар кибетләргә сыймый башлагач, библиомания чире басыла төште. Чын китапны макулатурадан аера белүчеләр аз иде, бүгенге көндә алар, мода артыннан куып китап җыючылар, бетеп киләләр. Таиповның китап шүрлекләренә сирәк очрый торган китаплар шыплап тулган. Аларны рухи хәзинә буларак бәяләгәндә, аның һәр китабы сокландырырлык. Шәһит үзе яши торган өйдә әнисеннән калган пөхтәлекне, җан җылылыгын биреп торган атмосфераны шушы көнгә кадәр саклый алган.
Читать дальше