Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, шахтага киткән улы Габделбари да җибәреп торгач, Җиһанша кулында ярыйсы гына акча тупланган иде. Җыелмаслык та түгел, алам дисәң, кибетендә әйберсе юк, үзең ач утырганда банкта саклавыңнан да файда күренми. Ар авылы Мукдунда сатлык сыер бар дигәч, барып белеште дә, хакын килешеп, өенә кайтып китте. Икенче көнне, ни кызганыч, банкта техник ял көне булып чыкты. Җиһанша ел ахырында исәп-хисап ясауларыдыр инде дип уйлады, килергә сүз беркеткән булгач, кесәсе акчасыз көе генә янә Мукдунга китте.
Ар-чирмеш арасында Җиһаншаның белеше күп иде. Тегермәненә йөргәннәре дә бар, үткәндә-киткәндә чәйгә тукталганнары да юк түгел. Шулардан берсе белән баргач, сыер хуҗасы Әркәшә, килгән-килгән алып кит, иртәгә-берсекөнгә акчасын кызың артыннан тапшырырсың, дип, сыерны җитәкләтеп кайтарып та җибәрде. Инде менә малкайның элекке хуҗасын сагынып мөгрәгәне дә Җиһанша җанына җылылык биреп, йөрәгенә май булып ята. Сыерлы булганны белеп, бер-бер нәрсә майтармакчы мәллә бу иблис Әшрәфҗан?!
– Сәлам күндерде, дисең инде алайса?! – дип кабатлады Җиһанша. – Шул сәламне китерер өчен генә ишекне шакымагансыңдыр?
Зиннәтулла үзен шулайрак каршы аласыларын белә, көткән һәм моңа әзер дә иде.
– Юк, Җиһанша абзый, төнгә каршы эш калдырып, авылга кайтмам лабаса! Бер-бер файдам тимәсме диеп кенә инде. Әле менә сезгә килешли ферма аша да узган идем… Заһирәбану… ни… әтәй янына сугылмассыңмы, дип калды…
– Нинди хәл ул егетне ата йортына җибәрү?! – дип, Җиһанша кызып китә генә башлаганда, Мәхүбзадәнең:
– Чү, атасы, йомыш белән килгән кешегә… – дигәне ишетелде дә, карт шунда ук сабырланды:
– Йә, сөйлә инде алайса, ни йомыш?
– Йомыш дип… бүген төнлә акча алмашына, Җиһанша абзый, моны әле һичкем белми. Кемгә дә ишетелсә, миңа эштә утыру юк. Заһирәбану, әтәйнең сыерга түлисе акчасы әле кулында, янмасын тагын, дигәч кенә… болай батырчылык итеп, сезнең ишекне шакуым. Ышанып, кулыма бирсәгез, банк ачкычы үземдә, тиз генә акчагызга кичәге көн белән яңадан чут ачам.
Җиһанша, «ә» димәде, «җә» димәде, башы әйләнеп китеп, мичкә килеп терәлде. Тормыш рәтләнде генә дигәндә… Тагын шул Әшрәфҗан… Юк ла, бу малайның да, атасының да инде ни гаебе бар?! Ярдәм итәргә теләве дә чын булса?.. Бөртекләп җыйган акча төн эчендә көлләргә калсын әле.
Җиһанша, бераз рәтләнгән кебек булгач, түргә кереп китте. Тимер-калай тавышы аның сандык ачып азапланганын аңлатып тора иде. Артык дулкынлангач, ачкыч-йозакның тиз генә җаен таба алмады, күрәсең. Бераздан сандык ишегенең ыңгырашып күтәрелгәне, кыштырдап акчалар саналганы, тиеннәр шалтыраганы аңлашылды. Ул да булмый, икмәк төрелә торган ашъяулыкка тартым җәймә тоткан Җиһанша яңадан кече якка чыкты.
– Зиннәтулла, дисең инде алайса… акча алмашына, дисең инде… Ышаныргамы сиңа, юкмы? Шул тирәдә эшләгәч, әйткәнең хактыр да… Атаңны белгәч, явызлыгың тимәсә дә, сыер акчасы кадәр сыер акчасын кулыңа тоттырып җибәрергә кул бармый.
Җиһанша Зиннәтулла каршысына идәнгә килеп чүмәште дә ашъяулыкны ачып җибәрде. Бер өем кәгазь акча тирәсендә көндәлектә тотарга дигән бакыры да җитәрлек булып чыкты. Анысын тотып карады Җиһанша, монысын, аннан тимер акчаларны, өстәлдән тәлинкә алып, шуңа салгач, савыты-ние белән Зиннәтуллага китереп тоттырды:
– Уйладым-уйладым да алмаштырмаска булдым әле мин, балам. Без күрәсене кеше күрмәс. Нинди акча белән алырга килешсәң, шундыйда бирергә кирәк булыр. Әркәшәгә иртәгә китерәм, дигән сүзем бар, сүздә тормау яхшы сыйфат түгел. Аллаһы боерса, алмашына-нитә калса, сәвит хөкүмәте ярлы кешене алдамас, тиярен бирер… Һәр көн радиу шул хакта әйтеп тора әнә. Җиһанша дигән исем дә бар бит әле минем. Ялганчы атын күтәрәсем килми. Бер дә булмаса, шушы тимер акчаларны гына ал да…
Зиннәтулла, китәргә теләвен аңлатып, бүреген башына киде, тәлинкәне өстәлгә кире куйды:
– Андые алмашынмаячак аның, Җиһанша абзый!
Андые алмашына, мондые юк. Бер дә ышандырырлык кебек түгел иде, карт, ай-ваена карамый, тимер акчаларны Зиннәтулла кесәсенә шыплап тутырды:
– Яңасын Заһирәбану артыннан гына җибәрерсең.
Зиннәтулла сатулашырга чамалагандай итенсә дә, Җиһаншаның карары нык иде, егетне төрткәләбрәк ишектән чыгарып җибәрде.
Ул да булмады, еламсыраган бер кыяфәттә Заһирәбану кайтып керде. Атасының нәрсә әйтәсен алдан ук сиземләгәнгә, сүзне үзе башлады:
– И әтәй, яхшылык эшли торган кешеме соң ул Зиннәтулла?! Шул минем хакка дип кенә тырыша лабаса! Сорап килсәм, кире бормасын тагын, дип, синнән дә куркуы. Әшрәфҗаннар йортына аяк басасым да юк! Әмма дә ләкин тыңлыйсы иде сүзен, алмаштырасы иде акчаны! Утырып янабыз бит!
Читать дальше