– Килеп җиттеңме, Илсур?
– Җиттем, Рамилә.
– Мин бит сигездә дидем.
Илсур бераз тартынгандай итте дә:
– Өйдә эш тиз бетте, – дип котылды.
– Ярар, иртә килүең яхшы булды, минем дә эшем беткән иде инде.
Яз матур шул инде. Тау башларын яшәртеп, бәбкә үлән шытып килә. Җиле дә шундый рәхәт. Кышкы салкын җил түгел инде, җылы җил битләрне назлап исә. Илсур белән Рамилә бүрәнә өстенә утырганнар да ташу күзәтәләр. Кыш буе җыелган кар хәзер тиз эри. Башта кечкенә гөрләвек булып ага, аңа башкалары кушыла. Шулай зурая-зурая су юлына төшә дә, ярларга сыймаслык булып, ташып ага башлый.
Егет белән кыз сөйләшмичә озак утырдылар. Рамиләгә күңелсез була башлады. Очрашуга чакырган егет, авызын ачып, ник бер сүз әйтсен. Булмады бу, кыз дилбегәне үз кулына алырга булды:
– Ник дәшми утырасың, Илсур, ичмасам, шигырьләреңне укыр идең.
Егет сискәнеп китте:
– Кая, нинди шигырь? Минем шигырь язганым юк.
– И-и-и, утырасың, мин бит синең машина бардачогында йөрткән блокнотыңны укып чыктым.
– Ярар, тоткансың, кеше блокнотын укырга ярамаганны белмисеңме әллә?
– Беләм, кыш көне, тик утырганчы дип, ачып кына караган идем. Үпкәләмә, яме, матур язасың, чыдый алмадым, кача-кача барысын да укып чыктым аннары.
Егет эндәшмәде.
– Матур язасың бит, Илсур, ник аларны берәүгә дә укытмыйсың?
– Көләрләр тагын.
– Юк, көләрлек түгел алар, бик матурлар. Яз турында укы әле.
– Көлмисеңме?
– Юк, көлмим, Илсур.
Кыз егеткә сыенып ук утырды.
– Миңа таба карама, яме, Рамилә. Оялтасың… Укыйм. Тыңла.
Язлар килә – куанамын,
Кошлар җырлый – юанамын.
Язгы ташкын мине аңлый –
Сине уйлап сызланамын.
– Яз турында түгел бу, Илсур.
– Яз турында.
– Син аны укып бетермәдең.
– Юк, бетердем.
– Бетермәдең, үзем укып биримме? Мин аны инде беләм, син машина көпчәген кабартканда укыдым.
– Әйтеп кара әйдә!
– Алайса, үпкәләштән булмасын! – Рамилә, барып, машинадагы блокнотны алды да беренче битен ачып укырга кереште:
Язлар килә – куанамын,
Кошлар җырлый – юанамын.
Язгы ташкын мине аңлый –
Сине уйлап сызланамын.
Әйтер идем – тартынамын,
Күңелемдә бары син генә.
Туктый алмый кабатлыймын
Исемеңне, гүзәл Рамилә.
Менә бит, «Рамилә» дип язгансың. Димәк, миңа?
Илсур ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен. Сикереп торды да бераз йөренеп алды.
– Ассаң ас, киссәң кис, көлсәң көл, Рамилә. Миңа барыбер инде хәзер. Димәк, син беләсең? Яратам мин сине, Рамилә. Беренче көнне кабинетыңда күргәч үк күңелемә кердең. Көн газапланам, төн газапланам. Синнән аерыласы килмичә ял да алмый эшләдем, чөнки сине күреп тору – минем өчен зур бәйрәм. Әйе, алпаш Илсур мин. Матур итеп әйтә дә белмим. Мин ул блокнотны бүген юри күз алдыңда калдырдым. Көпчәк тә бушамаган иде. Мин синең блокнотны алып укыганыңны машина көзгесеннән карап тордым. Алай эшләвем, бәлки, әшәкелектер дә, тик мин башкача түзә алмыйм инде. Кичер мине, ялгыш эшләгән булсам, гафу ит! – дип, ул Рамиләгә аркасы белән борылып басты.
Чынлап, егетләр чын йөрәктән мәхәббәт аңлатсалар, рәхәт икән. Бигрәк тә син теләгән кеше алдыңда йөрәген ачып салса.
Кыз, торып, егет артына килеп басты. Аннары аның киң аркасына сыенды.
– Юк, Илсур, ялгыш түгел, син күптән минем күңелемдә утырасың. Тик менә ачылмый йөрүең генә ачуны китерә иде.
Егет кызга таба борылды. Күзләрендә – Рамиләнең йөрәгендә ялкын кабызган якты нур балкышы. Гаҗәп: ул нур элегрәк кабынып кына ала иде дә бик тиз сүнә иде. Ә бу юлы сүнәргә уйламый да. Ни эшләргә белми торган егеткә карап, Рамилә елмаеп җибәрде:
– Кочакла инде, Илсур.
Егет кызны кочагына алды да күкрәгенә кысты.
– Ай, сытып үтерәсең бит, кит, алай каты кысма, алпаш!
Илсур кызны кочагыннан бушатты да башын иеп китә башлады.
– Кая киттең инде?
– Кит, дидең бит.
Рамилә көлеп җибәрде. Йөгереп барып, егетнең кочагына сыенды.
– Кит димәдем, ә җайлап кочакла, дидем, алпаш.
Илсур бу юлы Рамиләне, рәнҗетә күрмим дигән кебек, ипләп кенә кочагына алды. Тәҗрибәсез иреннәр бер-берсен эзләргә тотындылар. Ниһаять, табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Акса ни, ага бирсен. Ике гашыйкның анда эше юк, алар хәтта бу минутларда җирдә дә түгел иде, ахры.
Төнге беренче китте. Моңарчы вакытында эштән кайтып, кичнең кич буе өйдә утырган Рамилә һаман күренми. Яшь җилкенчәк түгел бит инде, кайда йөри бу кыз? Саймә апа белән Илфир абый аркаларын аркага терәп ятсалар да, күзләрендә йокы әсәре юк. Раилә озак керми торса, аңлашыла, Алмаз белән инде. Кайда йөри бу Рамиләсе?
Читать дальше