– Кода-кодагыен әйтмим дә инде – ике ялкау. Ләйлә аларга кайтса, кодагый кузгалмый да икән. Бар эшне кызыма өеп калдыра. Кода да аннан калышмый, йортында берни эшләгәне юк…
Билгеле инде, Сәкинә үзләренең иске йортта гомер иткәннәрен, каралты-куралары ишелергә торганын исенә дә китермәде. Халидә апа белән Раят абыйның шыңгырдап торган таза, төзек, чиста хуҗалыгы ук аларның нинди тырыш кешеләр икәнен сөйләп тора югыйсә.
Сәкинә белән Илдар шуңа да күршеләрне күрә алмас булдылар. Бар яктан аларның иске йортларын таза хуҗалыклар урап алган. Сарайларында икешәр баш сыер, берничә симертеләсе бозау, сарыклар, ул тавык-чебеш, каз-үрдәк дисеңме!.. Ә үзләренең хуҗалыгындагы мал көчкә-көчкә ун тавыкка җитә.
– Атлаган саен сине көйләргә, кем әле син шулкадәр? – дип, Ләйлә һаман ирен битәрләүдән туктамады.
Аңа Лилия кушыла:
– Әйе шул. Өйдә бераз шыпырт кына йөрсәң дә ярар иде…
Айдар тагын шуны аңлады: Лилия аларга торырга бер максат белән кертелгән – аны чын-чынлап буйсындыру, тәмам бөгеп бетерү өчен… Моны вакытында туктатырга кирәк. Ул Лилиянең каршысына ук килеп басты:
– Син, минем йортка кереп, мине таларга җыенасың, ахры, кызый? Мин сиңа ирек бирмәячәкмен, аңладыңмы? Кеше йортында тавыш чыгарып йөрергә сиңа кем рөхсәт бирде әле? Үз йортымда мин сөйләшергә тиеш түгел, алайса? Үзең ир белән хатын арасына кысылмый торсаң, минемчә, яхшырак булыр.
Лилиянең күзләре шар булды. Алай булырга тиеш түгел иде бит. Ул болай каты, кискен җавапка әзер түгел иде, куркып китте, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Әйе, өелеп ябышканнар, гадәттә, куркак булалар.
Лилия тиз генә киенде дә әйберләрен алып чыгып китте.
– Ник аңа шулай дидең инде? – дип, Ләйлә ысылдады. – Эндәшмәсәң ярамый идеме?
– Көннең көнендә эндәшми генә үз йортымда яшәргә кушасыңмыни миңа? Вакытында туктатырга кирәк бу хәлне.
Ләйлә телефонга барып ябышты:
– Алло, әни…
Айдарның Лилияне өйдән куып чыгаруы хакындагы хәбәр ярты сәгать эчендә Сәкинәнең бар туганнарына мәгълүм булды.
Кичерә алмады Сәкинә башбирмәс киявен. Барысы да аннан куркып тора, каршы сүз әйтми. Ә бу нишли?! Ярар, бу юлы нияте барып чыкмады, җебегән Лилия булдыра алмады. Ләкин «җиңдем» дип уйлама, кияү, «Сәкинә» диләр мине!
* * *
Хәтирәнең авылдан шәһәргә күчү сәбәбе башка авыл кызларыныкыннан һич аерылмый. Сазга баткан фермадан, чөгендер чүбеннән качып килде ул. Тик шунысы: Хәтирә бу адымны ясарга егерме дүрт яше тулгач кына батырчылык итте. Кыз иң элек авыл мәктәбендә бер-ике ел укытып йөрде, аннары гына авылны ташлап чыгып китте. Туган апасы ике бүлмәле фатирда ялгызы гына яшәп ята иде, кызны үзенә иптәшкә чакырды:
– Авылда тормыш та, аек кияү дә юк. Әйдә минем янга шәһәргә, – диде.
Кияү дигәннән, Хәтирә кич клубка чыгуның бер дә кызыгын тапмады. Авызларыннан көмешкә исе килеп торган егетләр белән аралашуны кирәксенмәде, чөнки Хәтирәнең әтисе беркайчан аракы белән шаярмады. Шулай итеп, кыз, өйдә утыра торгач, егерме дүртне дә тутырды. Шул ук апасы ярдәме белән төзелеш оешмасына генераль директор Соломин Сергей Ивановичның сәркатибе булып урнаша алды. Хезмәте авыр түгел. Белеме булган кыз документлар эшен тиз төшенде. Торуы шул апасында булды, кичке клубларга барып, егетләр эзләп йөрмәде. Чынлыкта, мәхәббәт дигән хис кызга әле таныш түгел иде.
Ул шулай иртән эшенә килеп утыра да эшкә ябыша. Сергей Иванович өчен мондый сәркатиб чын бүләк кебек булды. Күп нәрсәне өстән кушканны да көтмичә эшләп куя, бар шартын китереп, документларны тутыра. Директорга инде кул гына куясы кала. Шуңа күрә Сергей Иванович кызның хезмәт хакын да бераз арттырды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.