Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды…
Мондый авыруга сүз ярамый
Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең?
Ташлытау станциясе – җирнең үзәге икән… Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән… Авылдан берәү чыгып китсә – Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә – Ташлытаудан. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәрәңге тапшыру – зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела – анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер – үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиең бетсә, Ташлытауга барып йә заготзернода, йә типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин. Гәзит баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң – бербөтен түгәрәк ипи. Агитбригада килсә – Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр. Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәяхмәткә барыннан да катырак эләкте. Тигез итеп киселгән кыска чәчле ике кыз сәхнәдә чәт-чәт килеп такмак әйттеләр:
Кәлимуллин Шәяхмәт –
Вредитель калдыгы.
Ул куяннарның фермасын
Су буена салдырды.
Болар Ташлытау кызлары иде…
Шәяхмәт юаш кеше булып исәпләнә иде – иң алгы рәттә утырган җиреннән торып, клубтан чыгып китте дә, өенә кайткач, җиделе лампасын яндырып, төне буе Ташлытаудагы зур кешеләр исеменә гариза язып утырды. Язды-сызды. «Мин, түбәндә кул куючы…» «Мин, түбәндә имзамны күрсәтүче, үтенәмен сездән шул хакта…» Нәрсә хакында? Моны ул үзе дә белми иде. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады.
Ике төн үтмәде, Ташлытауга задание илтергә киткән улы Хәкимулла юлда атын үтереп кайтты. Колхоз аты юлда үлгән… Шәяхмәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. Аның өе мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янында гына иде, манарага «Әлвидагъ» әйтергә менделәр. Хәер, бу инде уразаны озатудан бигрәк клуб юклык хикмәте иде. Егетләр манара башына фонарьлар, тальян гармун алып менгәннәр, авызларында тәмәке. «Әлвидагъ»ның элек мондый бер җыры бар иде:
Хәсәнатлар тәбдил улып
Җөмләдерлү сәйеат…
Телләренә шайтан төкергән яшьләр! Хәкимулланың Ташлытау юлында үтергән аты күрше Хәсәннең утызынчы елда колхозга тапшырган аты иде. Манара башыннан «Әлвидагъ» көенә бөтен авылга җыр таралды:
Хәкимулла Хәсән атын
Заданиедә үтергә-ә-ә-н…
Әлвидагъ, Әлвидагъ,
Хәкимулла Хәсән атын…
Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән гаиләдә рәт китте.
– Колхоз идарәсендә син юаш торасың, үзеңне вредитель дип җырлыйлар, малаеңны манарадан торып мыскыл итәләр, – дип, килене Васфикамал ярага тоз салды.
Дөньяда ике явыз булса – шуның берсе Васфикамалдыр… Ни әйтсә – зәһәр чыга, ни сөйләсә – ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. Гомер буе ипи, он, тоз, керәчин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп-хисапны өзде. Шәяхмәтнең «Наданнар өчен уку китабы» дигән каты тыш эченә салган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты. «Шәйхиләрдән алачак ипи, өч кадак, ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы… Хәдичәгә бирәсе: солы оны, сигез кадак бер чирек, бер богау йозагы» дигән чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды. Васфикамал вәгъдәсендә торды, колхоз эшен сытып эшләде. Уракта – беренче. Кеше киленнәре изелеп-елап ун-унике сутый урганда, Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч сутый урып килде. Иллә мәгәр ни бригадир, ни башкалар Ташлытау килененең теленнән куркып аңа сүз катмыйлар иде. Шәяхмәтнең абыйсы, гомер буе авылда киңәш-табыш биреп йөргән Шәйхи хәлфә дә, Васфикамалның ачы теленә бер эләгеп карагач, капкасыннан чыкмас булды. Васфикамал урман буена утауга киткәч кенә, ул, бәрәңге бакчасының киртәсенә сөялеп, беркөнне энесе Шәяхмәткә мәзәк сөйләде:
– Ходаның бирмеш бер көне, сәхабәләрнең берсе теленә шайтан төкергән шундый бер хатынга өйләнгән. Теге сәхабәнең иманын суырган бу явыз. Сәхабә кипкән, ябыккан, саргайган… Әйе… Ходаның хикмәте, бер кичне ачуы чыгып, батыраеп китеп, теге мәлгунәнең аяк-кулын бәйләгән дә авыл читендәге ташландык коега алып барган. Әйе…
– Мин синең белән ун ел җәфа чиктем, моннан ары түзәр чамам юк, – дигән дә коега ыргыткан. Кайтып тәһарәт яңартып, ясигъ намазын укыган бу. Әйе… Шуннан Коръәннең «Ясин» сүрәсен укып, сабый баладай йокыга тала бу. Тынычлап йоклый. Анадан кабат тугандай була. Бервакыт, Ходаның бирмеш бер көне, тәрәзәсен бик каты кагалар моның. Шәмен кабызып тәрәзәсенә килсә, әстәгъфирулла тәүбә, җиде башлы дию пәрие моның тәрәзә астында җир селкетә, ди.
Читать дальше