«Аракы – летуннар, рвачлар дусты.
Аракы – пролетариатның дошманы.
Аракыга каршы көрәш – һәр кәсептәшләр союзы әгъзасының бурычы».
Базар тулы спекулянтлар. Берәү җырлый-җырлый алма сата:
Есть яблоки – алма бар,
Кому надо яблоки?
Таких яблок не найдёте,
Весь город обойдёте.
Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Анысы да көйли:
Спички есть – кому надо?
Шырпы бар – кемгә кирәк?
Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Салган баштан, имеш, базарда җырлап узган:
Колхоз тарала микән,
Колхоз казала микән?
Хәзер исә тырышып-тырышып милиционерларга аңлатып маташа.
– Юк, – ди, – мин ничек андый сүз әйтим. Тем более ГПУ кешеләрен күрә торып. Мин әйттем: колхоз тары ала микән, колхоз каз ала микән, дидем. Шту сез, егетләр?
Ташлытауның ат карагы, кызыл муенлы Заһри кем беләндер бәхәскә кергән. Ул кызып-кызып сөйли:
– Менә безнең мөселман диненә чыкмый ул, мин сиңайтим… Беркөнне ат дуктыры Чтапанов белән бәхәсләштек. Менә, мин әйтәм, бәхәскә китсә, дим, мин ыштанымны чайкыйм да эчәм… Птамушто, безнең мөселман тәһарәтсез йөрми, дим…
Заһри – кара чыршыларга таныш кеше, авыз күтәреп йөргән Хәкимулла белән Миңлегалине тиз таныды.
– Зәмзәм суымы? – диде ул шыпырт тавыш белән. – Соң бит аны моннан эзлисе түгел. Ә-әнә кайда була ул…
Заһри теге плакат янын күрсәтте. Чыннан да, егетләрнең шунда килүе булды – ике-өч кеше, күз кыскалап, куен кесәсеннән сургучлы шешә башларын күрсәтте.
Миңлегали сүзе дөрес булып чыкты. Кешене яшь димә, атасыз димә. Башы гына эшләсен. Миңлегали эшне, гомумән, җиңел кулдан эшли. Аның белән эчүе дә күңелле. Аның кулы җиңел.
Миңлебикәләр Ташлытауның ындыр арты урамында, тар тыкрыкта торалар икән. Кызның беркөн сөйләшүе, чыннан да, зерәгә булмаган, бу спекулянтлар оясыннан туйган, авылда яшисе килә икән. Тик әти-әнисе ялгыз калырга риза булырлармы? Аннан соң, алар тыкрыгында егетләр бик елдам, күрә торып, тыныч кына кыз биреп җибәрмәсләр… Урлый алсагыз гына… Әйе, әти-әнидән дә, күрше егетләреннән дә.
…Вәгъдә буенча, алдагы базар көнне төнге сәгать уникеләрдә тар, караңгы тыкрыкка, акрын гына атлап, сиртмәле тарантас җигелгән ат килеп керде. Миңлегали Ташлытауга кергәнче арыш арасында калды. Ул, андый- мондый тавыш чыга калса, бакча яктан гына ярдәмгә килергә тиеш иде.
Тик… тик берәүнең дә ярдәме кирәк булмады. Бер генә секундка болыт астыннан ай калыкты. Шул чакта тыкрыктан кулына ак төенчек тоткан, жикет кигән, шәльяулыкка төренгән бер кыз килеп чыкты да, йомылып йөгереп, Хәкимулланың тарантасына килеп ауды. Хәкимулла йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Сыртына кинәт кенә чыбыркы төшкән ат кисәк алдырып чабып китте. Арыш басуыннан йөгереп килеп чыккан Миңлегали дә чак кына тарантаска эләкте. Колхозның кара-туры нәсел айгыры җир селкетеп арыш арасындагы юлдан Кара Чыршыга таба чапты.
Таң атканда гына Шәяхмәтнең тар ишегалдына килеп керделәр. Атның эче селкенә, борын тишекләре киңәеп, анда кызыл кан тамырлары калыккан иде. Тарантастан төшеп, тузаннарны кагынганда урланган кыз да шәльяулыгын салып какты. Шулвакыт Хәкимулланың күзеннән ниндидер кыршаулар коелган сыман булды. Кызый – Миңлебикә түгел иде…
…Болар нәселләре белән үткен кешеләр исәпләнәләр иде. Заманында якын-тирәнең атларын кырыштырып йөргән Заһри, эшләр чуала башлагач, Ташлытауга күчеп утырды. Ташлытау базары калын була, Заһри шикелле үткен кешегә анда да маклер булып көн итәрлек җай чыга торды. Заһри бик хәтәр юлларда йөрде, әллә ничә тапкыр ГПУ кешеләренең борын төбеннән качты. Берсендә, кышкы кичтә, Заһриның артыннан чыктылар. Егерме чакрым җан-фәрманга чапкач, аның аты арды. Уйлап торырга вакыт юк, җиңел чаналы ГПУ кешеләре арттан җитәләр иде. Заһри, авылга җиткәндә генә, атын кире якка борып, зират капкасына бәйләде дә үзе, койма буена тезләнеп, кычкырып, Коръән укый башлады. Аның тавышы бик көчле иде һәм мондый чын тавыш белән Коръән укып утыручының ат карагы булу мөмкинлеге берәүнең дә башына килмәде.
Заһриның аты турында да әйләнә-тирәдә әкиятләр йөрде. Имеш, куучылар, артыннан җитеп, атына «тпру» дип дәшеп караганнар, ат аның саен элдереп чаба икән. Ахырдан гына белгәннәр: Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. Икенче бервакыт Заһриның артыннан куган яшь милиционер аның атын эләктергән. Имеш, Заһри үзе арыш арасына кереп элдерткән, ә яшь егет аның чабып барган атына менеп утырган. «Тпру» диюгә, ат йомылып чаба башлаган, егет, ни чара кылырга белмичә, шулай әллә ничә чакрым җәһәннәм арбасында барган. Бер таудан төшкәндә, башым бетә дип, үкереп елый башлаган.
Читать дальше