– Әйдә, Хәкимулла абый, борчылма, тегенең эзенә төштем мин, – диде. – Ташлытауга апаларына барып кергән. Әйдә, буран басыла, авылга таба барып карыйк…
Хисмәт кода судлашып йөрмәде. Күп тә үтмәде, аның кершәнле кызы Ташлытаудагы мануфактура кибетендә эшләүче бер егеткә ябышып чыкты. Авыл халкы бу вакыйганы артык куертмады. Тик Хисмәтнең туйда бөтен кешедән артык эчеп тә теле бәйләнмәгәнен шаккатып сөйләп йөрделәр. Имеш, кодалар ат туарган арада, ул кызыннан бер кадак май белән ярты каз сорап алган да лапас астына кереп, шуларны сыпыртып чыккан. Ахырдан никадәр генә сыйласалар да, Хисмәт коданы берәү дә исертә алмаган.
Шулай да Хисмәт, туйдан кайтышлый, Шәяхмәтләр капкасы яныннан чанада җырлап узды.
Биек тауның башларында
Тезелеп үскән әнисләр;
Тезелеп үскән әнисләр күк
Яшәсен коммунистлар.
Сәнәк күтәреп ат абзарыннан кайтып килгән Хәкимулла, туй чанасына юл биреп, читкә карап калды. Хисмәтнең елтырап торган үткен карашы белән очрашасы килми иде аның…
Яз мул сулары, җылы яңгырлары белән бик кинәт килде. Болгаушинья 2 2 Благовещение – христианнарның 25 мартка туры килгән дини бәйрәмнәре. Татарлар тоткан ислам динендә бәйрәмнәр күчеп йөри. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләренең вакытын татарлар христиан бәйрәме буенча исәпләп йөрүне гадәт итеп алганнар.
яңгырларыннан соң ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды. Шәяхмәтнең абзасы Шәйхи хәлфә календарь битен карады. Көннең озынлыгы унөч сәгатьтән узып бара иде.
– Сигездә сикертә, тугызда туктата, – диде ул идарә янында яңгырга хозурланып торган ирләргә. – Унда уйната, унбердә – күк табан, уникедә – бук табан, унөчтә – җик сабан. Димәк ки, көн озынлыгы сигез сәгать вакытта адәм чыдамаслык салкыннар була – сикергәләми хәлең юк. Тугызга киткәндә, чана табаны ябыша. Атыңны туктата. Унда – басу өстендә буран уйный. Унбердә чана эзе күкселләнә. Уникедә юлдагы ат тизәге күренә башлый.
Ташлытаудан ипи ташу бик кыенлашты. Шәяхмәтнең кече улы Нургали ТБУМнан язгы каникулга кайтты. Нургали гаиләдә шук малай иде – кайткан көнне үк хикмәт ясады. Хәбирә карчыкка кереп: «Кызың утыз ике кирпеч ипие белән Ташлытау үзәнендә чыга алмыйча калды, каршысына килергә кушты», – дип сөйләде. Хәбирә карчык, кулына озын таяк алып, күтәрмәле чабаталарын киеп, Ташлытау юлына чыгып китте. Төн уртасында, муеннан батып, зерәгә күпме җирне әйләнеп кайткач кына исенә төште: бүген искечә беренче апрель икән… Чын күңелдән рәнҗеп, ул Нургалине каргады. Карт кешене рәнҗеткән өчен бугазы өзелсен дип теләк теләде.
Барысына да түзеп була, әмма шушы яз җитсә, хайван каһәрли башлыйлар. Каян башларына килә шул? Март кояшының җылысына рәхәтләнеп кенә утарда сикерешеп йөргән кырыкмышларны печә башлыйлар. Нигә тияргә? Айгыр көенчә үссәләр җигеп булмыймыни? Нигә җан каһәрләргә? Бичаралар, әле кайчан гына кояшка калыгып, бер-берсенең муеннарын саргылт эре тешләре белән кырт-кырт кашыйлар, уйнашып иркәләнәләр иде. Бүген әле берсен, әле икенчесен канга батырып аерым бүлмәләргә алып кереп биклиләр. Абзарлар янында йөрәк өзгеч ат кешнәгән тавыш. Юк, бу кешнәү түгел, атлар елавы. Пычак астына барып кергән яшь атның өзгәләнеп кешнәвенә карт атлар кушылып ярсыйлар, кычкырыналар… Инде элекке елларда ук печелеп, дөньядан күңеле кайткан, тәртә арасына кергәндә дә, яшь бия яныннан узганда да бер үк төрле төссез караш белән уза торган алашаларга да бу тавыш әллә ничек тәэсир итә. Алаша миенең әллә кайдагы томанлы бер почмагыннан ниндидер дәртле тормыш чаткысының бер нуры чагылып үткәндәй була. Бу тавышлар хәтәр… Бу тавышлар яман бер хәлне искә төшерәләр… Әнә шул яман тавышларның теге ягында ниндидер икенче төрле дәртле тормыш бар иде бугай…
Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында дучат килделәр. Тимерчелектә эш кайнады. Юл өзеге бетүгә, РККАга дигән атлар комиссия торырга тиешләр иде. Районнан килгән ветврачлар атларны шул комиссиягә әзерләделәр. Монда да кансыз булмады. Аларның дага саны нинди хезмәткә билгеләнүенә карап йөри иде. Кара- турының арт аякларын дагалау аерата авыр булды. Таза ат, гадәт буенча, ал аякларын тыныч кына тотты, монысы инде ел саен эшләнә торган эш иде. Әмма арт аякларга рашпиль тотып әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. Кара-туры монда бер хәвеф сизде. Болар бүген көне буе аның нәкъ үзе төсле ак кашкалы малайларын акыртып каһәрләгәннәр иде, мөгаен, шуны эшлиләрдер дигән шик керде. Нәкъ шул секундта дага кадагы кыек китеп тояк астындагы иткә кагылды. Кара-туры җан ачысы белән алга ыргылды, корсак астындагы бияләй яссылыгы брезент түшлек шартлап өзелде, шуннан бөтен гәүдәгә коточкыч куәт килде: тагын нәрсәләрнедер шытырдатып өзеп, ул өстәге аратага сырты тигәнче арт санын күтәрде дә бушаган арт аяклары белән бөтен куәте дөньяга таралырлык итеп тибеп җибәрде. Дагалау станогының астагы каен аратасы ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. Станокның баганалары дер селкенеп алды. Кеше өстенә кеше егылды, кара-туры актык тавышы белән җир селкетеп кешнәп җибәрде…
Читать дальше