Өйләнү хикмәтләре нәсел буенча шулай дәвам итәр дип кем уйлаган? Хәкимулла тыныч вакытта, яңа заманда өйләнде, мулланың инде кирәге юк иде, шулай да шау-шулы булды, борчулы булды.
Мокыт кына егет иде өйләнгәнче, зерә генә бер-ике әкәмәт ясап ташлады. Утыз бишенче елның кышы килде – ел авыр иде. Районда икмәк начар булды, халык иписез калды. Кешеләр Ташлытаудагы крахмал заводыннан бәрәңге бардасы ташыдылар. Район оешканнан бирле анда РИК рәисе булып эшләгән Сәмигуллин шул елны гына озак авырудан соң дөнья куйды. Район гәзитендә аның рәсемен, кара рамкалар эченә алып, беренче биткә бастылар. Усал телләр колхозның икмәксез калуын шуңа бәйләп, теш ыржайтып көлделәр. Имеш, Сәмигуллин үләр алдыннан аның урынбасары, больницага кереп:
– Синнән башка нишләрбез, иптәш Сәмигуллин? – дип борчылып киңәш сораган.
Тегесе, имеш:
– Бу елга түзегез, бар да булыр, – дигән. Аның урынына калган урынбасар, имеш, шуны «барда булыр» дип аңлаган… Бераздан атлар кырыла башлады. Яшьләр икмәк биргән җирләргә чыгып киттеләр. Күрше егетләре лесхоздагы «ЧТЗ» тракторларына чүрки турарга киттеләр. Ләкин анда да туйганчы икмәк эләкми икән. Кайсыдыр бер шаян телле күрше егете өенә хат язган да ахырына бер җыр өстәгән:
Хәкимулла, Нургалиләр
Нишләп монда килмиләр.
Кая барсаң да бер кояш,
Туя икмәк бирмиләр.
Шәяхмәт исә малайларын читкә чыгармады. Хәкимулланы ат карарга урнаштырды, аның артыннан буй үсеп килгән Нургалине Ташлытау ТБУМына йөртеп, ничек кенә булмасын, укымышлы кеше итәргә теләде. Нәкъ шул авыр көннәрдә Хәкимулла ат җигеп кичләрен бер-ике тапкыр Атҗабарга барып кайтты. Малайның исәбе йомры иде – әтисе каршы килмәде. Актык куәс ипине салган көнне Хәкимулла төн уртасында, кар шыгырдатып, ат белән ишегалдына килеп керде. Ишек пары белән өйгә мамык шәл бөркәнгән, кыска жикет кигән, битенә мул итеп вазелин сөрткән кыйгач кашлы кыз килеп керде, йортка кершән исе, салкын һава исе таралды. Зәйнәб җиңги самавырын өстәлгә китереп утыртты да, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәч, карты белән ак мунчага кунарга кереп китте.
Урын үзгәләпме, ниндидер йокысыз төн кичерделәр. Бигрәк тә Шәяхмәт агайның эче пошты. Бу авылда өйләнүнең нәрсә икәнен аның кадәр кем белә соң? Зәйнәб җиңгинең уң кашы өзлексез тартты…
Каһәр суккан нигез! Тагын нинди борчулар күрсәтәсең бар икән? Иртән алар йортка кайтканда, яшь киленнән җилләр искән иде. Моның хикмәтен Хәкимулла белән бергә кыз алып кайткан нәселдәш егет Миңлегали сөйләде. Хәкимулла, имеш, алданган:
– Күземә күренмә, син мине хур иттең, – дип, төнлә җәнҗал чыгарган.
Йа Алла! Моны күрше-күлән белсә, нихәл итәрсең? Идарәгә ишетелсә, ни хурлык.
Ләкин монысы әле башы гына булган икән. Кояш чыгып көянтә буе күтәрелүгә, Атҗабардан кода белән кодагый килеп җиттеләр. Биек якалы толып кигән кода дигәне өйгә кереп коры гына сәлам бирде. Кодагый сәкегә утырып дога кылды.
– Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? – диде. Кода да, кодагый да, як-якка каранып, кыз белән кияүне эзләделәр. Шәяхмәт абзый белән Зәйнәб җиңгигә шул вакытта җир тишеге генә кирәк иде! Ләкин аңлашмыйча булмый. Авыр тынлыкны коры кода бозды.
– Йә, безнең кыз сездәме? Кеше төсле эшләргә ярамаганмыни? Сорап алып китәргә ярамаганмыни? Аның, шөкер, атасы-анасы бар! Зинадан тумаган бит ул, тиомать!
Шәяхмәт дер-дер килде.
Шул минутта йортка Хәкимулла килеп керде. Түбән карап кына эшне аңлатты.
– Миңниса үзе тавыш чыгарды… Таң алдыннан чыгып китте… Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зрәгә пырдымсызланды…
Монысы коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады.
– Әле сез шулай иттегезмени? Алай икән… Тәк, тәк… Моның өчен беләсезме нәрсә?
Хатыннар елап җибәрделәр. Коры кода калтырана башлады:
– Не смей сез кеше баласын алай страм итәргә! Менә мин сезне хөкемгә тарттырам! Имейтевиду, әгәр сезне падсуд торгызмасам! Сез минем кем икәнне белмисездер әле, тиомать! Атҗабарның ветсанитары Хисмәт булырмын мин! Сезне судья алдына бастырмасам, я буду собака!
Алар кызу-кызу җыенып чыгып киттеләр. Капкадан атны борганда, Хисмәт кода зур йодрыгын тагын бер селкеде.
– Әгәренки кыз өйгә кайтып кермәгән булса, аталы- уллы авылдан сөрдерәм мин сезне, тиомать!
…Көн уртасына таба буран котырды. Хәкимулла ат җигеп Хисмәтләрнең күрше авылдагы туганнарына китте. Кыз аларга кермәгән иде. Кайтышлый адашты. Маяктан маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җәфалангач, маяк төбенә утырды да, тезгенне кулында тоткан килеш үкереп-үкереп елады. Бераздан маяклар арасыннан толып киеп атка утырган бер адәм килеп чыкты. Бу Миңлегали иде.
Читать дальше