1 ...7 8 9 11 12 13 ...54 – Соң, энем, ниме?.. Ниме дип инде, син аны яратасыңмы соң?
Хәкимулла тагын бер уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады.
– Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну, теле бит, теле…
Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды.
– Йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Бер ярты сәгатьтән айнырсың.
Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан картлар… Килен күзләрен Шәйхигә текәде.
– Йә, ничек, Шәйхи абый җаным, ни булган?
Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды.
– Менә нәрсә, җәмәгать, – диде ул. – Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, –дип, бер тарих та сөйләп алды. – Инде килеп дару мәсьәләсен әйтсәгез – моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өйдә бер җайсыз сүз чыктымы – бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш…
Шул минутта, чыннан да, өйдә җылы тынлык урнашты. Васфикамал, көләч елмаеп, күзләрен сөртә-сөртә, Шәйхи хәлфәне ишек ачып озатты. Шәйхи артыннан Шәяхмәт, аннары карчыгы һәм бераздан килен дә, чоланга чыгып, баскычка утырдылар. Ташлытау ягыннан дымлы җил исә, күктә гөрелдәгән тавышлар ишетелгәләп куя. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп, еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе – бал катыш яшел башак исе таралган. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша.
Бу арыш камчылаган кич иде.
– Арыш камчылый, Хозыр галәйһиссәлам камчысын селти, – дип сөйләнеп, Хәбирә карчык ул кичне бисмилласын әйтеп морҗаларын ябып йөрде. Аныкын белмәссең, ул Хозыр белән дус. Имеш, узган ел арыш камчылаган кичләрнең берсендә аңа бер карт кергән.
– Әссәламегаләйкем, – дип сәлам биргән.
– Безнең өйдә ир кеше юк, сәламеңне ала алмыйм, түргә уз, – дигән карчык.
Тегесе ап-ак сакаллы, ак күлмәк-ыштаннан, кулында таяк, ди. Бер тастымал җәяргә кушкан. Хәбирә карчык сәкегә ак тастымал салган.
– Рөхсәтең булса, Коръән укыр идем, – дигән.
Карт укыган арада, Хәбирә карчык тастымал өстенә ике йомырка китереп куйган. Карт укып бетергән дә:
– Рәхмәт, килен, сәдакаң кирәк түгел, фекереңне сынар өчен генә кергән идем, – дип чыгып киткән. Өйалдына чыккан, ишегалдына чыкмаган, шуннан юк булган.
Сезнең колхоз дигән нәрсәгездән…
Урамда адәм аякланмаслык пычрак.
Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява. Каз-үрдәкләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны уҗымга чыгарып булмый. Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр килә. Шуны сизеп авылда төн буе этләр елый. Һәрберсе оясына кереп, баскыч астына кереп, моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга соңга калган казлардан иртәгесенә юеш мамык кына калган була.
Никадәр генә пычрак булмасын – Октябрь бәйрәмендә урам йөрергә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урамда йөрмичә ярамый. Ничә ел күргән ачлыктан соң бу – беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр.
Урам буйлап халык төркеме килә. Иң алдагы рәттә гармун тоткан Миңлегали. Ике таякка кызыл ситсы тарттырганнар, аңа изелгән акбур белән лозунг язганнар. Гармун көенә алдагы рәттә җырлыйлар.
Очрадым таң җилләренә –
Бәрелде җиңнәремә.
Колхоз-совхозлар төзибез
СССР илләрендә.
Җырны бөтен халык күтәреп ала:
Ленинград – Москва –
Урамнары таш кына,
Яшь йөрәгем капиталны
Бетерергә ашкына.
Җиңенә кызыл бәйләгән кеше – авыл советы председателе – берәүнең капка төбендәге эскәмиягә басып лозунг әйтте:
– Яшәсен бөек юлбашчыбыз даһи Сталин!
Бөтен халык «ура» кычкырды.
Аннан кызыл ситсылар белән бизәлгән мәктәп йорты янына җыелдылар. Җиңенә кызыл бәйләгән колхоз председателе карават шикелле бернәрсәгә менде. Аның ике ягына ике яшүсмер килеп басты. Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына җиз торба капкан, икенчесе барабан аскан. Барабан асканы – Шәяхмәтнең кече улы Нургали иде. Халык гөрләде, ябалак-ябалак юеш кар яуды. Председательнең өзек-төтек тавышлары ишетелде:
– Ханова Маһруйбикә, корсаклы булуына карамастан, йөз сиксән биш хезмәт көне эшләде. Колхоз идарәсе аны бер центнер бәрәңге белән бүләкли…
Торба кычкырттылар, барабан суктылар.
– Кәлимуллин Шәяхмәт, өлкән яшьтә булуына карамастан, өч йөз хезмәт көне эшләде…
Читать дальше