Кем нәрсә уйлап утыргандыр, мин ара-тирә биек Кырым күгенә күз ташладым, ул әле якты, чип-чиста. Ерак түгел генә Карадаг күренеп тора, аның башы кичке кояшның кызгылт нурларына чумган да моң чәчеп утыра сыман, ә монда, сәхнәдә, әле Украина, әле Кострома шагыйре сөйли, совхоз кызлары көнбагыш яралар, шигырь тыңлаучы юк. Шигырьләре дә бер үк төрле: барысының да уч төбендә кояш, барысы да туган җирендә түгел, ниндидер меридианнарда йөри, барысында да «мироздание», «океан», «ерак йолдызлар» бар. Тик… тик Кырым татары, ике тапкыр Герой Әхмәтхан Солтан гына юк, Кырым татарлары гына искә алынмый. Авыр хисләр белән утырдым.
Менә сөйләмәгән кешеләрдән икәү генә калдылар: Мәхмүт Хөсәен һәм Ошанин. Соңгысыныкы билгеле инде: алып баручы буларак, ул үзе йомгак ясый, ә менә Мәхмүткә сүз биргәндә, ялгыш сүз ычкындырды:
– Соңгысы итеп мин татар шагыйре Мәхмүт Хөсәенгә сүз бирәм…
Мин бер мәлгә теге авыр уйлардан арындым: нәрсә сөйләр икән? Совхоз кызлары һаман әле, егетләре белән төртешкәләп, көнбагыш чертләтәләр иде. Мин шигырь көттем. Ләкин Мәхмүт сәхнә алдына чыкты да борын авазы белән ярып салды:
– Ошанин иң соңгы сүзне миңа, татар шагыйренә бирде, шуның белән ул минем халкымны кимсетте, мин сөйләүдән баш тартам, – диде һәм кире урынына китте.
Ошанин урыныннан сикереп торды, Мәхмүтне барып кочаклады, гафу үтенә башлады.
– Юк, мин һич алай итәргә теләмәгән идем, зинһар, гафу ит, – дип, Мәхмүтне кочагына кыса төште.
Ләкин Мәхмүт рольгә кергән иде инде, һәм ул, бөтенләй борын тавышына гына калып, тагы да ныграк дулады.
– Юк, юк, син минем халкымны мыскыл иттең…
Сәхнәдә ыгы-зыгы китте, болар – берсе озын, берсе кыска, – кочаклашып, әүмәкләшеп йөриләр, урындыклар күчә, сәхнәдәге шагыйрьләр авыша, саклана. Ситуациянең иң кыены шунда ки, Мәскәү шагыйре Казан шагыйренең яңагыннан бер үбеп алмакчы була, әмма икесе дә зур гына «багажлы» булганлыктан, йөзләре йөзгә якын килә алмый, кыскасы, җәфаланалар иде. Аннан соң, Мәхмүтнең яңагыннан үбү өчен, Ошанинга бик нык иелергә дә кирәк бит әле. Шулай байтак әүмәкләштеләр, совхоз кызлары шау итеп көләләр, «татарин, татарин» дип пышылдашып та алалар. Миңа, алар янында утыручыга, бик авыр булды, чөнки бу – Кырымда туып үскән буын, ә күчеп килгән әти-әниләренә «татарлар – хыянәтчеләр, кеше ашаучылар» дип сөйләгәннәр – болар шуңа ышанып үскәннәр. Болар бит инде мәктәптә вакытта ук Бакчасарайга экскурсиягә йөргәннәр. Ә минем, дөньяның унбишләп илендә булып та, бик күп музейларда йөреп тә, Бакчасарай музее кадәр кабахәт, шовинистик, кешелексез музей күргәнем булмады. Ничек җир тотып тора бу музейны төзүчеләрне?
Мәхмүт чигенде, ризалашты. Аны хәтта совхоз кызлары да тыңлады. Юмористик шигырьләрен укыганда, дөбер күчереп кул да чаптылар. Тик Ошанин гына үзенең поэмасын әйбәт укымады: тыны кысылган, авырлык белән сулый иде.
Иртәгесен Мәхмүт суга кереп тә тормады, бер таякка таянып, пляж буйлап гел йөренде. Ул узып киткәндә, пляжда басып торган, кызынып яткан хатын-кыз йә чәчен, йә купальнигын рәтләп ала һәм үзара сөйләшә иде. Диңгез шавы, ташлар, ком кыштырдавы арасында бер генә сүзне аерып алып була иде:
– Махмуд…
– Махмуд…
Без Казанга кайтып киткәндә, ул икенче срокка калды: путёвканы директор Зазвонов Мәскәү Литфонды аша аңа үзе эшләп биргән иде…
Мәхмүт Хөсәен миңа шулай итеп Күктүбәне ачты. Аннан соң мин анда еш булдым, байтак әсәрләремне шунда яздым.
Урамнарында кырым-татар телендә язылган такталар, белдерүләр эленгәч, тагын бер барып, яшьлекне искә алырга кирәк әле…
Алтмышынчы елларда татар язучылары бригада булып халык алдында чыгыш ясап йөриләр иде. Моңа мин дә кызыга идем, хәзер, еллар узгач, моның хата икәнен аңладым. Язучылар көтү булып авылдан авылга йөрергә тиеш түгел. Язучы язарга гына тиеш. Толстой, Чехов, Тургеневлар шулай йөргәнме? Тукайның халык алдында нибары дүрт-биш тапкыр чыгыш ясаганлыгы мәгълүм. Моны мин хәзер шулай уйлыйм. Ә теге вакытта?
1973 елда шулай бригада белән нефть районнарында йөрдем. Нәби Дәүли, Барлас Камалов, Рөстәм Мингалимов, Кояш Тимбикова, Мәхмүт Хәсәнов һәм, Әлмәткә килгәч, тагын берничә кеше катнашкан бригада иде ул. Бик гади генә кичәләр уздырганбыздыр дип уйлыйм. Хәтердә шулай да ике-өч истәлек калган. Боларның әдәбият тарихы өчен, бәлки, бер әһәмияте дә юктыр инде. Еллар – мизгелләр. Болар – булган хәлләр. Бер-ике кичәне мин алып бардым (бик тә провинциаль формада алып бардым), минем дә, Зәки Нурилар кебек, кызык сүзләр, каламбур әйтеп, залны көлдерәсе килә, хәзер шул рольдә үземне күз алдына китерсәм, маңгаем тирләп чыга. Провинциянең шул ягы бар: үзәктән килгән язучылар кичәсендә урындагы барлык әдип президиумга менеп утыра һәм, һичшиксез, чыгыш ясый. Нәби Дәүли минем янга утырган иде, берөзлексез тукып торды:
Читать дальше