– Мине «прозаик» дип әйтмә, «шагыйрь» дип әйт.
Аңарчы мин аның белән бу турыда бәхәсләшкән идем инде.
– Сезне бит «Яшәү белән үлем арасында» дигән әсәрегез буенча беләләр, нишләп шагыйрь буласыгыз килә? – дип бәхәсләштем мин әллә ничә тапкыр.
– Юк, син «шагыйрь» дип әйт…
Алай, шагыйрьнең дәрәҗәсе прозаикныкыннан зуррак икән, дип уйлап йөри башладым мин.
Һәм шагыйрь Нәби Дәүлигә сүз бирдем.
Чили Президенты Сальвадор Альенде үлгән заман, матбугатның шул турыда шаулаган чоры иде. Без бит шулай: үз илебездә әллә ниткән полигоннар, атом заводлары шартлый, әллә кайларда забастовкалар була, ул кешеләрне аталар, лидерларын психушкаларга ябалар, әмма үз илебездәге ул хәлләр турында без – бихәбәр. Ул хәлләр турында пропаганда да, язучылар да – ләм-мим. Безгә бир син Конго, Чили, Вьетнам, Куба вакыйгаларын. Актык чутта Уганда, Гренада хәлләрен, кеп-кечкенә Даманский утравын, безнең игътибар шунда булырга тиеш, ил эчендәгесенә тыкшынма!
Нәби ага исә Сальвадор Альендега багышлап шигырь язган икән. Сәхнәдә ул шуны укый. Кунакханәләрдә без аның белән бер номерга керәбез, мин аның дикциясен рәтләргә тырышам. Юк, файдасыз… Әгәр инде син, Ходай кушып, Әлки якларында тугансың икән, синең дикцияңне бернинди лаборатория, бернинди логопед рәтли алмый. Менә хәзер дә Нәби агага сүз бирәм, ул теге шигырен укый башлый.
Сальвадор Альенде,
Син җирдә юк инде… –
дип башлана ул. Ләкин бит «Альенде»ны Әлкичә әйтә бу шагыйрь. Күпме репетициядән соң!
«Сальвадор Алэндэ», – дип башлый Нәби ага сүзен, шул вакытта үзе миңа карап елмаеп ала. Ул елмаюны астагы халык сизми, шигырь бит драматик эчтәлектә, аны мин генә тотып алам. Ул елмаюның эчтәлеге болай: йә, ярар инде, мин бит Әлки мишәре, миннән башкача булмый… Мин бит Балтач, Апастан түгел…
Азнакайга барып җитәргә ике-өч көн бар иде әле. Мәхмүт Хәсәнов берөзлексез безгә сөйләп торды:
– Ну, егетләр, Азнакайда миңа керәбез, Мәрьям апагыз шашлык кыздырып куячак. Анда минем малай бар, ну, күрсәгез гаҗәпкә каласыз инде: менә тәненең тиресе шулкадәр йомшак инде, менә ул дөньяда бер генә инде…
Азнакайда кичә уздырганнан соң, нефтьчеләр безне бик нык сыйладылар – патша өстәле дә алай булмыйдыр. Бер дә ашыйсыбыз-эчәсебез килмәсә дә, Мәхмүтнең кыставына чыдый алмыйча, аларга киттек. Килеп керүгә, теге малайны каршыбызга бастырып, муен тамырыннан кереп, арка тиресен сыпырып карады. Әтисенең шатлыктан күзләре яшьләнде, ул әле безгә, әле тын гына басып торган малаена мөлдерәтеп карап ала иде. «Смотрга» йомгак ясап, ул болай диде:
– Менә, егетләр, шундый да йомшак тиреле малай булса да булыр икән…
Һәм, зур кулын малаеның күлмәк астына тыгып, аркасыннан сөйде.
Мин игътибар иттем: монда бөтен нәрсә зур, куәтле, күп иде. Шашлык әзерләп йөргән җирдән генә Мәрьям ханым сөйләп алды: Мәхмүткә яраклы күлмәк-ыштан кибетләрдә бөтенләй күренми икән. Шуңа күрә кибеттә булган иң актык размерлысын алып, аларга клиннар, өстәмәләр ялгап мәшәкать чигә икән. Мәхмүтнең язу өстәле дә, язу колачы да зур, мәһабәт.
– Менә, егетләр, – диде ул, кәгазь тулы зур өстәлгә күрсәтеп. – Менә карагыз: бу роман бетеп ята, менә монысының яртысына җиттем. Менә балалар өчен өч повесть бетердем, тагын ике детектив повестемның уртасына килеп җиттем. Менә монысы – хикәя, әле бетеп җитмәгән, бер ай эчендә алты хикәя яздым…
Метрлы шампурлар белән шашлык килде, итләренең зурлыгы чәй чокыры кадәр иде, берәр кисәген шулай да ашадык, тәмле иде. Мәхмүт исә, без шул бер кисәкне җиңеп чыкканда, бер чыбыкны бушатып, икенчесенә тотынган иде.
Йомшак тәнле малайның тиресен тагын бер тапкыр сыпырып, хуҗаларга рәхмәт әйтеп таралыштык. Минем, бригададан аерылып, Казанга кайтып китәсем бар иде. Бу – 1973 елның 20 ноябре, ул көнне Вахитов районында безнең факультет партбилет алыштыра иде. Кичтән Азнакай вышкалары арасында буран уйный башлады, райкомның идеология секретаре булып эшләүче ханым миңа кат-кат әйтте:
– Ай-һай, Бөгелмәдән самолётлар очармы икән, бер-ике көн нигә иптәшләрегез белән йөрмисез? – диде. Мин, янәсе, төгәл коммунист, үз сүземдә нык тордым, һәм иртәнге өчкә миңа, Бөгелмәгә китү өчен, машина бирделәр.
Юлда җәяүле буран иде.
Бөгелмә аэропортына килеп җитүгә, мин машинаны җибәрдем. Бу зур хата булган, моның хата икәнлеген мин аэровокзалга килеп кергәч аңладым. Самолётлар инде ике көн очмый икән, моңа шаһит шыгрым халык һәм газета җәеп идәндә тәгәрәп яткан исәпсез балалар, инвалидлар. Мин үземнең капкынга эләккәнемне аңладым. Нишләргә? Сораша башлыйм: поезд кич кенә була һәм әллә кайлардан, әллә инде Ульяновск, Куйбышевларданмы әйләнеп, Казанга тәүлектән артык бара, ди. Аэропорт начальнигына кереп карасаң? Син кем соң? Очмаган самолётны ул сиңа каян алсын? Ярый, кенәгәңне күрсәтеп, мин Язучылар союзы әгъзасы дип әйттең, ди. Бөгелмә урысына шундый чаралар вакытында синең язучылыгың чүп кенә бит ул! Әнә анда нинди шәп битле, шәп киемле тук түрәләр буфетта болгар коньягы эчеп утыралар. Шулай да мин, үземнең теге кенәгәмне сузып, начальник янына кереп карадым. Мескен! Үземнең шул мескен хәлемне күз алдына китерсәм, әле дә елыйсым килә.
Читать дальше