– Союз кенәгәгез кайда? – диде регистратурадагы хатын. Мин кыенсынып тордым: кызганыч бит, мин малай-шалайда бар ул кенәгә, ә менә илленче еллардан бирле радионы, сәхнәне тоткан, татар кызларының күңел түрен биләгән Мәхмүттә юк. Нәрсә дияр инде бу? Бигрәк тә минем алда. Хурлык бит…
– Мин аны өйдә онытканмын, – диде ул тыныч кына. Грузин хатыны вакланып тормады, үзенең амбар кенәгәсенә «член СП» дип язып куйды.
Мин Гаграга үземнең бертуган абыемны алып килгән идем. Нәзерем бар иде. Тарихы болай. 1945 елның язында безнең гаскәрләр Польша, Германия җирләренә барып кергәч, абый миңа сугыштан, калын конверт эченә салып, дәфтәр җибәргәләде. Малайлар, каты калын сары кәгазьне ертып, дәфтәр теккәндә, мин бик затлы герман кәгазенә яза идем. Ара-тирә ул конверт эченнән затлы кара унлыклар чыга иде. Шул вакытта ук уйлый идем, үскәч, кеше булгач, абыйга бу яхшылыгын түләрмен дип. Һәм мин аны менә үз гомерендә беренче тапкыр диңгезгә алып килдем. Беренче көнне үк аларны – ике фронтовикны таныштырдым. Мәхмүт диңгез буендагы караңгы, ямьсез бер катлы йортка урнашты, аныкы белән чагыштырганда, безнеке, әлбәттә, әйбәтрәк иде. Гаградагы Иҗат йорты (хәер, ник андагысы гына?) – безнең җәмгыятьнең көзгесе. Анда өч корпус булып, шуның төп корпусындагы урамга караганнары – СССР дигән күпмилләтле халык вәкилләренә: татар, кумык, чуаш, удмурт язучыларына, Мәскәү язучыларының кызларына, кияүләренә, каенаналарына. Диңгез буендагы бер катлы корпусныкы да шулай: урамга караганнары – уртакул язучыларга (Мәхмүт шунда эләккән иде), диңгезгә караганнары – Мәскәү язучыларына. Ләкин алда, диңгез буенда, тагын бер корпус бар. Ике катлы, затлы… Анысы – гел Мәскәүнең түрә язучыларына һәм аларның гаиләләренә. Ни хикмәт, ул затлы корпусның үз эчендә дә традиция бар: урам якка караган бүлмәләр, гәрчә аларны автобус тавышыннан мәһабәт эвкалиптлар каплап торса да, икенче категория булып исәпләнә. Ә диңгезгә караган бүлмәләр инде… Беренче катның лоджиясеннән аяк атлап чыксаң – пляж. Синең бүлмәңнән унбиш метр ераклыкта – дулкын. Икенче каттагы да югарырак категориядә, чөнки Кара диңгез өстендәге бөтен кояш синеке, балалар белән килгән булсаң, син, язу өстәлеңнән аерылмыйча гына, аларның ничек йөзгәнен, нәрсә эшләгәнен карап-карап аласың, еракта, зәңгәр офыкта, аксыл төтен өрфиясен сузып ак теплоходлар узганын күрәсең, оҗмах шушы – дөньяда шуннан да артык гүзәллек, рәхәтлек була алмый. Ләкин, монда эләгү өчен, син СССР Язучылар союзының идарәсе, Литфонды тирәсендәге иң зур кеше яки шуның кияве, килене булырга тиешсең. Әйтик, С. Михалков килене яки Алим Кешоковныкы (Литфонд председателе иде бугай). Кая ул безгә анда эләгү…
Шулай иҗат көннәре башланды, мин төшкә кадәр бераз эшләп алам да пляжга чыгам, караңгы бүлмәсеннән Мәхмүт ага да кәефсез генә чыгып килә. Сизеп торам: ул нәрсәдәндер канәгать түгел. Дөрес, урамнан узган автобус, «Беларусь» тавышларына мин дә инде менә ике төн йоклый алмыйм, минем дә кәеф шәп түгел. Ике көн буена мин инде Иҗат йорты директоры янына ике тапкыр кердем, «Диңгез ягыннан бүлмә бирә алмассызмы?» дип. Юк, булмый. Юк, мөмкин түгел. Хәер, ник булсын инде? Мин кем аның өчен? Күреп торам бит: аның өстәлендәге телефоннан, мин кергән саен, Мәскәү тавышы ишетелә: елмаеп сәламләүләр, каршы алу мәсьәләләре, кайсы бүлмә, самолёт нинди рейс белән, нинди төстәге «Волга» Адлерга килеп торыр һ. б. Шушы шартларда син, әйе, әйе, Казан артының «несчастный» камыл басулары турында, бозау арканы, сыерга бирелә торган башак һәм аның тагарагы турында язып ятучы татар малае, син кем? Директорның, бәлки, Мәскәүдә, килгәндә кирәк була калса дип, өч-дүрт бүлмәле квартира аласы бардыр, кызын аспирантурага, киявен ЦКга этәрәсе бардыр, тагын әллә нинди эшләр бардыр. Шуларны уйлап, мин үземнең йокысыз төннәремә күндем, риза булдым. Эшем акрын гына бара, тагын ни җитми? Әнә фронтовик Мәхмүт агай бөтенләй караңгы бер бүлмәдә әле… дип уйлап, беркөнне пляжга чыксам, чишенсәм, кояш нурына рәхәтләнеп бер киерелсәм… өстән тавыш. Борын тавышы:
– Хәерле көн! Мин инде унике чакрым йөзеп килдем.
Мәхмүт ага, шат елмаеп, корпусның диңгезгә караган ягында, икенче каттагы лоджиядә басып тора. Ах, Мәхмүт… Менә сиңа «Союз әгъзасы кенәгәсен онытып» калдыру!
Шуннан икенче тормыш, икенче Мәхмүт башланды. Боларны күрү, өйрәнү минем өчен өр-яңа бер дөнья иде. Мәсәлән, мәсәлән…
Казахча түгәрәк сакал үстергән юан тәбәнәк Мәхмүт калын гәүдәсен шортысына тутыра да, Гаграның урамына чыгып, болай да тар тротуарыннан «Гагрипш» ресторанына таба йөгерә. Баш пеләш, гәүдә юан, тән кояшта янган, хикмәтле сакал. Бер көн йөгерә бу, ике көн йөгерә, менә бервакыт участковый тотып моңа кисәтү ясый, чөнки Мәхмүтне күреп алган автобус шофёрларының авария ясаулары мөмкин – Гаграда урам бик тар, ә Кавказда тизлек тә зур, машина да чамасыз.
Читать дальше