Җиңел булмады Таибәнең бала чагы. Әтисе беркайда да эшләмәде. Кая гына урнашса да озак тотмадылар. Эчү аркасында аннан да, моннан да куылды. Эшләмәгәч, эчәргә кайдан тапты икән? Берсеннән-берсе вак балалар, саулыкка мантымаган әнисе… Өлкән бала Таибә мохтаҗлыкны бик иртә татыды. Әнисе иңенә яткан авырлыкны өлкән бала күтәреште. Кем кая куша, шунда ялланды, йомышка йөгерде. Эшкә әрсез иде. Бәләкәйдән мохтаҗлыктан чыкмагач, тормыш шулай булырга тиеш дип кабул итте. Бермәл хатын-кызларның сөйләшкәнен ишетте: «Әй… Менә бер бәхетсез җан иясе… Ходай нишләп аңа бу тиклем сылулык бирде икән? Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләр бит. Ниләр күрәсе бардыр бу мескеннең… Тәрбия күрмәгән бала ни… Әнә йөри бит атасы адәм көлдереп…» Кемдер яклашты: «Эшчән бала. Алай димәгез. Өйдәге хәерчелек кенә ким-хур итә…»
Кыз башын иеп кайтып китте. Кием-салымын барлады. Көзгегә күз салды. Бәхетле, бәхетсез… Юк, Таибә алай ук мескен түгел! Ул беркайчан кеше көлдермәячәк! Һичшиксез бәхетле булачак! Әтисе сыман, эштән чирканган, пешмәгән булса, тамак хакына ялланып, кече туганнарын карый алыр иде микән? Аның үткенлеге, әрсезлеге аркасында көн күрәләр бит. Әнисе үзе шулай ди. Хәтта аңа шул әрсезлеге аркасында аннан «чегән кызы» дип көлүчеләр бар. Ә, бәлки, өтеп-көйдереп алырдай шо- мырт кара күзе өчен шулай диләрдер? Әллә тормышлары, чынлап та, чегәннәрнеке сыман булгангамы? Һәрхәлдә, аның берәү алдында да куркып калганы юк. «Чегән» дип көлгәннәргә барып ябышкан чаклары да булды. Ул берәүгә дә баш бирергә җыенмый. Бирешми. Әллә шуңамы, кызлар да аны бик яратмады. Әй, уйнап үсәргә дә туры килмәде инде… Балалар ду кубып уйный, ә Таибә йомышка йөгерә. Буй җитә башлагач, ул үзенең сылу икәнен дә аңлады. Әйе, игътибар итәрләр иде аңа. Кызлар көнләште аның матурлыгыннан. Шулай да Таибәнең күңелендә тик бер генә кеше булды. Гаяз аннан бер сыйныф алдан укыды. Егетне армиягә озатты. Көтеп алачагына шикләнмәде. Тик менә шул әтисенең эчүе! Акылдан язып эчүе. Бар дөньясын туздырып эчүе!..
Таибә кич кайтып керүгә, әтисе бер дусты белән шап та шоп карта суга иде. Теге адәмнән отыла. Отылган саен ярсый, яман итеп кычкыра, сүгенә. «Давай! Тагын берне уйныйбыз. Мин берәүдән дә җиңелмим, шиш! Мине җиңүче юк!» Тагын уйныйлар. «Ал сыерымны, малымны. Җиңмичә туктамыйм!..» Тагы отыла, тагы ярсый. «Ал, кызымны бирәм. Тик мәгәричен хәзер түлә!» – «Сөбханалла, бу бит хур кызы. – Теге исерек күзен чекерәйтеп кызга төбәлә. – Алам, хәзер үк алып кайтып китәм. Бичә белән аерылышканга хан заман…» Исерек әтисе хихылдап көлә. «Нишләвең бу, әти? Оятсыз!» Таибә әтисенә ташлана. Дусты аны ерткыч җитезлеге белән эләктереп ала. «Әти!» Әти кеше идәнгә сузылып төшкән. Әллә аңын югалткан, әллә йокыга талган… «Җибәр, дим, хәшәрәт!» Теге адәм актыгы отыры ярсыды. «Хәсис, кем баласы икәнеңне бел. Тының чыкмасын! Мин сине сатып алдым! Минем кәләш!»
Таибә шулчак буш шешәне эләктерде дә исерекнең башына кундырды. Ыһылдаган тавыш ишетелде. Теге адәмнең башы салынып төште. «Үтердем!» Коты очкан кыз тышка атылды. Качарга! Кая качарга! Эчүче әти китергән бәхетсезлектән качып котылып буламыни? Юкмыни соң бернинди дә котылу юлы?! Инде әти йортына әйләнеп кайту юк… Юк!..
– Таибә?
Каршысында Талип басып тора иде. Хәле беткән кыз кинәт җиргә утырды.
– Нәрсә булды, Таибә?! Авырыйсыңмы?..
– Мине үз әтием кабергә тыгачак…
– Нәрсә булды? Куып чыгармагандыр?
Таибә җавап урынына кычкырып елап җибәрде. Моңа кадәр берәүгә дә күз яшен күрсәткәне юк иде.
– Таибә! Таибә, ишетәсеңме? Мин сине берәүдән дә җәберләтмәм! Таибә.
Шулай диде дә егет кинәт туктап калды.
– Таибә, әйдә, мин сине алып кайтам. Беркем дә сиңа авыр сүз әйтмәячәк. Беркем дә кырын карамаячак!
– Нәрсә дисең, Талип?!
– Мин сине яратам бит, Таибә. Күптән, бик күптән!..
Таибә аңа караган килеш өнсез калды. Талип аңа мәхәббәт сүзе сөйли. Берәү белән дә аралашмаган, берәүгә дә күтәрелеп карамаган, хәтта ниндидер дәрәҗәдә пошмас күренгән Талип аңа кинәт шундый сүзләр әйтсен әле! Бүген шул кеше бөтенләй икенче кыяфәттә басып тора. Кызны саклар, яклар өчен бөтенесен дә эшләргә әзер? Ләкин Талипка ул һәрчак битараф булды. Нишләп бүген юлына чыкты соң? Әллә тормыш авырлыкларыннан, гаделсезлекләрдән яклаучы зат ул микән? Таибәгә беркем дә, беркайчан да мондый сүзләрне әйткәне булмады. Хәтта җан сөйгәне Гаязның да. Ул хәзер еракта. Аннан ярдәм юк. Таибәнең хәлен аңлаган, аңа йөрәген бирергә әзер кеше берәү. Ул каршыда. Артык җанны бәхетле итәр өчен мөлдерәмә караган якты күзләр… Таибә кулын сузды. Талип аны капыл күтәреп алды. «Йа Раббым, нәрсә эшләдем мин!» Кыз ычкынырга тырышты. Ләкин егетнең бәхет белән янган күзләренә карагач, бары «аһ» дигән иңрәү авазы гына чыгарды.
Читать дальше