* * *
Талип абый үз дөньясын ныгыту белән мәшгуль. Ул якын-тирәсендә үзенә кирәкле кешеләрне генә күрә, шулар белән генә аралаша, калганнары аны кызыксындырмый. Үзе әйтмешли, файдасыз нәрсәгә вакыт әрәм итми, гомер болай да кыска.
Менә ничә ел инде йорт-каралтысын ныгыта. Ике катлы йорты авылда әллә кайдан күренеп тора. Шундый зур бакча ясады. Мондый бакча берәүдә дә юк. Анда бөтенесе дә үсә. Шулай булырга тиеш тә. Нигә тырышмаска да, нигә әле үк хәстәрен күрмәскә – оныклары шушында яшәячәк бит! Әйе, Аллаһы боерса, дип өстәргә кирәк. Дилбәренең бәхете булса, әйбәт кияүгә чыгар, оныклар бүләк итеп куандырыр. Талипның үзенә хәзер әллә ниләр кирәкми. Уңмады ул. Уңмаган юлдан кума, диләр бит, хак сүз. Шулай да алга карап яшәргә кирәк. Шәхси тормыш килеп чыкмады дип, дөньяга кул селтәргә ярамый. Киресенчә, дөньяның үзенә ябышырга! Уңмаганның хакын икенче юл белән каерып алырга! Талип бәхетне читтән эзләүнең мәгънәсезлеген дә яхшы аңлый. Менә шуңа Себер ягыннан күченеп кайтты. Кайтты да дөньясын ныгытырга кереште. Саулык бар чакта эшләргә дә эшләргә? Әле агачлар яшь, үсә бирсеннәр, елның-елында җимешне дә мулрак бирәчәкләр. Димәк, киләчәккә карап яшәргә кирәк. Китапларда еш язылганча, якты киләчәккә. Башкалар белән аралашырга вакыт тапмады Талип. Теләге дә булмады. Менә шуңа ул – Күктауның беренче бае. Иртә торганның гына тормышы бәрәкәтле. Бәрәкәтле тормыш Дилбәре өчен. Үзенә килгәндә, башта кызын урнаштырыр. Берәр әйбәт, уңган хатын очраса, үзе дә… Хәер, бу хакта әле түгел.
Тормышы тыныч дәвам итә иде, үзе ниятләгәнчә. Тик… Беркөнне аяз көндә яшен суктымыни! Таштүбә авылыннан Гаяз мәрхүмнең улы Дилбәргә килеп йөрүен ишеткәч, чак телдән язмады. Бер агарды, бер күгәрде, шуннан йодрыгы белән өстәлгә тондырды: «Булмас!»
Таштүбә егетен үз куллары белән буып ташлардай булып ярсыды. Әгәр дә шушы мәлдә кызы да өйдә булган булса, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, әйтүе кыен. Бәхетенә күрә, Дилбәр өйдә юк чакта ишетелде бу хәбәр. Аның каравы бөтен ачуы Раилә инәсенә төште. Талип энесе күзе аларып килеп кергәч үк, эшнең шаяру түгеллеген сизгән иде. Ни өчен икәнен белгәч, үзе дә басыла төште. Талип энесе исә аның алдында йодрыгын уйнатты. «Дилбәрне беркая да чыгармыйсың! Башың белән җавап бирәчәксең!..»
Моның нәкъ шулай булачагына шик юк. Апасы, төкереген көч-хәл белән йотып, чак-чак баш какты. Талип чыгып киткәч, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып ябышты. Бер тәлинкәне төшереп ваткач кына, утыргычка лып итеп утырды да үкереп еларга кереште.
Берничә сәгатьтән шат елмайган Дилбәр кайтып керде. «Әтием кайда?» – «Урманга китте. Диләнкесен карый. Хәзер кайтып җитәргә тиеш. Балам, бүген син аның күзенә чалынмаска тырыш». – «Нишләп?» Раилә инәсе ничек аңлатырга белми ыгы-зыгы килгән арада, әтисе дә кайтып керде. Урманга китеп барган җирдән кул селтәде дә кире борылды. Кызын күреп, чынын ачыкламый торып кулыннан һич эш бармасын аңлаган иде.
– Әти! – Дилбәр, гадәттәгечә, ачык елмаеп, әтисенә каршы атлады. Шуннан җыерылган кашны, усал карашны күреп шып туктады.
– Син әйт әле миңа, бу якка Таштүбәдән килеп йөргән кеше бармы ул, юкмы?!
– Әти…
– Нинди йолкыш килеп йөри?
– Ул йолкыш түгел, әти…
– Бер тапкыр да күземә күренмәсен, ишеттеңме?! Бер генә тапкыр да!
– Тукта, әти, син мине тыңла…
–Тыңламыйм!
– Син бит аны бөтенләй белмисең!..
– Әйттем – бетте! Токымы корысын! – Ярсыган ата кызына таба килә башлады. – Телләшмә.
Дилбәр – куркудан бигрәк, аптыраудан авызын ачкан килеш катып калды. Әтисен мондый куркыныч хәлдә беркайчан да күргәне юк иде. Раилә инәсе ялварулы карашын энесенә төбәп ишарәләде: «Тынычлан, тынычлан! Зинһар, тынычлан, ул бөтенесен дә аңлар!..»
Талип абый ишекне шарт ябып чыгып китте. Күзләрен тасрайткан Дилбәр инәсенә төбәлде: «Нәрсә булган ул әтиемә? Нишләп акылдан язган шикелле кылана?!» – «Сөйләве бик авыр, балам». – «Сөйлә, аңлармын. Туңбаш түгелмен ләбаса». – «Балам, сиңа килеп йөргән егетнең әнисе – әтиеңнең беренче хатыны». – «Булмас!» – «Нәкъ шулай! Яратып өйләнгән иде. Сөйлисем дә килми… Шул хатын аркасында әтиең Себер якларына чыгып китәргә мәҗбүр булды».
Дилбәр, ышанырга теләмәгәндәй, инәсенә караган килеш торды, кашын җыерды, җай гына икенче якка борылды. Тагын инәсенә төбәлде. Раилә әби хәсрәтле карашын һаман аннан алмаган иде. Дилбәр йөгереп чыгып китте.
* * *
Менә ул Күктавына китеп бара. Җәяүләп кенә. Әтисе урманга-мазар киткәндә, җәяү йөрергә туры килә. Өч чакрым зур ара түгел. Табигатькә сокланып, саф һава сулый-сулый барып җиткәнеңне сизми дә каласың. Кинәт артта мотоцикл тавышы ишетелде. Кызның йөрәге жу итеп китте. Ул! Димәк, арттан эзләп килә. Инде ничә көн күренми качып калган иде. Әле кая яшеренергә соң? Кыз, ярдәм эзләгәндәй, тегеләй-болай каранды. Ачык урын. Качар җир дә юк бит, ә!
Читать дальше