• Пожаловаться

Фәрзанә Акбулатова: Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь

Здесь есть возможность читать онлайн «Фәрзанә Акбулатова: Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях присутствует краткое содержание. ISBN: 978-5-298-03933-8, категория: foreign_contemporary / на башкирском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале. Библиотека «Либ Кат» — LibCat.ru создана для любителей полистать хорошую книжку и предлагает широкий выбор жанров:

любовные романы фантастика и фэнтези приключения детективы и триллеры эротика документальные научные юмористические анекдоты о бизнесе проза детские сказки о религиии новинки православные старинные про компьютеры программирование на английском домоводство поэзия

Выбрав категорию по душе Вы сможете найти действительно стоящие книги и насладиться погружением в мир воображения, прочувствовать переживания героев или узнать для себя что-то новое, совершить внутреннее открытие. Подробная информация для ознакомления по текущему запросу представлена ниже:

Фәрзанә Акбулатова Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Башкортстан Республикасы яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты язучы Фәрзанә Акбулатованың әлеге китабында урын алган повестьлар һәм хикәяләрдә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфыйгы сынала. Сез бу китапта милли хасият, милли үзаң төшенчәләренә якын килерсез. Башкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын-кызлар белән очрашырсыз.

Фәрзанә Акбулатова: другие книги автора


Кто написал Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь? Узнайте фамилию, как зовут автора книги и список всех его произведений по сериям.

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Фәрзанә Акбулатова

Мәхәббәт

Повестьлар Дилбәр Сабантуй гөрли Колгаларга эленгән төрле төстәге - фото 1

Повестьлар

Дилбәр Сабантуй гөрли Колгаларга эленгән төрле төстәге чүпрәкләр җилфердәп - фото 2

Дилбәр

Сабантуй гөрли. Колгаларга эленгән төрле төстәге чүпрәкләр җилфердәп әллә кайдан ук бәйрәмгә чакыра. Мәйдан шау-гөр килә. Кемнәрдер үз машинасында, кемнәрдер матаенда… Җәяү атлаучыларның исәбе-саны юк.

Дилбәр күптән инде монда. Иртән атасы белән килеп төшкәндә, халык болай ук түгел иде әле. Кай арада җыелып өлгергәннәрдер… Талип абый «Жигули»ен куйган арада, Дилбәр җәһәт кенә үзләре өчен урын әзерләде. Тармак ботаклы юан агач астына ашъяулыгын җәйде, ризыкларны чыгарып тезде. Капкалап алганнан соң, әтисе дусларын эзләп китте. Дилбәр исә корыла башлаган тирмәләр ягына юл тотты. Кайсы авыл, нинди хуҗалык икәнен күрсәтеп язулар элеп куйганнар. Болары тирмә ярышына әзерләнә. Икенче урында дәртле гармун моңы яңгырый. Җыр-биюләр… Ду кубалар. Ярыш алдыннан репетиция уздыралардыр. Кыз аларга бераз карап торды да ары атлады. Аңа нәрсәгәдер әзерләнергә дә, каядыр ашыгырга да түгел. Дилбәр монда нибары тамашачы гына. Бара торгач, күзенә Күктау кызлары чалынды. Ялгыз йөрүе күңелсез, шуларга кушылырга кирәк. Дилбәрнең әллә ни танышлары да юк шул. Педучилищены тәмамлагач, былтыр Күктау башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Анысы үзе яшәгән Мирас авылыннан ни- бары өч чакрым ераклыкта. Бәләкәй генә бер авыл, халкы әйбәт болай. Укытучы дип, үзен яратып, хөрмәт итеп торалар. Балалар саны да әллә ни күп түгел. Барысы да ачык, илгәзәк. Мирас мәктәбендә урын булмады шул. Күрше авылда эшләгәч, әтисен мәшәкатьләргә туры килә. Талип агай кызын иртән эшкә алып барып куя, кич белән килеп ала. Кышкы бураннарда гына Дилбәр Ләйлә инәйләрдә 1 1 Инәй – ата-анадан олырак хатын-кыз һәм аларга эндәшү сүзе. яшәп торды. Нәкъ шул чакларда авыл кызлары белән ныклап дуслашып китте шикелле. Аларга ияреп, кичке уеннарга да чыккалады. Хәтта берничә мәртәбә якын авылларга концерт та алып бардылар. Ата йортында яшәү рәхәтрәк тә бит… Бер уйласаң, Мирас та Дилбәрнең туган авылы түгел. Талип абый йортын шунда салуны хуп күрде. Ата йорты Мираста дисә дә, Дилбәрнең анда әллә ни катнашкан кешеләре булмады. Бәлки, шуңа анда якын дуслар таба алмагандыр. Икенче яктан, кыз илгәзәк түгел, кеше белән аралашуны өнәми. Үзеңә генә йомылып яшәмә, дип әтисе дөрес тә әйтә. Тик холыкны син дигәнчә генә үзгәртеп булса икән…

Күктау кызлары белән сөйләшә-сөйләшә йөри торгач, көннең төшкә авышканы да сизелми калды. Бермәлне янәшәсендә торган Гайшә аның кулыннан эләктереп алды.

– Дилбәр, әнә сине әтиең чакыра.

Әтисе кул болгап тора шул. Кыз, ашыгып, аның каршысына чыкты.

– Нәрсә, әти?

– Кызым, бар әле син… – Әтисенең тавышын микрофон гүләве басты. Дилбәр урык-сурык кына «Курай?.. Самат… алып бар…» дигән сүзләрне ишетеп калды. Әтисе күрсәткән якка карады. Ике абый басып тора. Берсенең кулында курай. Икенчесенең кулы буш. Самат дигәне шулдыр. Дилбәр әтисе сузган курайны тотты да аңа таба юнәлде.

– Саулармысыз! – Исәнләшкәннән соң, көр тавыш белән сорады: – Кемегез Самат агай була?

Абыйлар бер-берсенә карашты.

– Самат? Кайсы авылдан?

Кыз да аптырап калды.

– Әтием Талип исемле. Менә… Самат агаеңа бир, дигән иде. – Кыз кулындагы кураен болгап ук куйды.

Шулчак янда гына торган бер егет ялт итеп аның каршысына килеп басты. Шаян елмайды.

– Мин Самат! Саматларга курай бүләк итәсеңме? Самат көен уйнап ишеттеримме?

Аптырап киткән Дилбәр арткарак чигенде.

– Курыкма, сылу! Мин бит шаярттым гына! Әхтәм абый, бу кыз сиңа килгән ләбаса. Тик нишләптер, Самат белән бутап куйды. Бушка түгелдер бит…

– Йә-йә, оялтма кызымны. – Әхтәм абый да сүзгә кушылды. – Мин, ни, аңламый торам шул… Син, балам, Талип кордашның кызы буласыңмыни? Әле генә. Азаматны уйнап төшкән идем сәхнәдән. Бу кураем чатнаган. Рәхмәт, кызым, рәхмәт…

Хәзер Саматның янында торган егет сүзгә кушылды:

– Агай, рәхмәтне син әйтергә тиеш түгел. Бу курайга Самат кына рәхмәтле, чөнки… Чөнки, дип… бу сылуны минем дус янына нәкъ шушы курай алып килде.

– Куй, син дә шаяртма, Кәбир. – Әхтәм абый аны тиз генә бүлдерде. – Талип кордаш бик усал ул. Ишетә күрмәсен. Әнә үзе дә бу якка килә. Сез торганга…

Дилбәр, ашыгып, Күктау кызларына таба атлады. Шул арада теге ике шаян егет аны куып та җитте.

Читать дальше
Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё не прочитанные произведения.


Отзывы о книге «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь»

Обсуждение, отзывы о книге «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.